Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабуганың Җәмигъ мәчетендә Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазы укылды

Бүген — 9 июльдә Татарстан мөселманнары Корбан гаетен бәйрәм итә. 

Корбан гаете — бөтен мөселман дөньясы өчен зур бәйрәм. Бүген иртән-иртүк яше-карты мәчеткә ашыкты. Биредә кечкенә балаларны да, өлкән яшьтәгеләрне дә күрергә була иде. Алабугалылар гына түгел, авыллардан, күрше шәһәрләрдән килүчеләр дә бар.

Җәмигъ мәчетендә барлык мөселманнарны район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм үзе исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов котлады:
- Матур, изге, Корбан гаете бәйрәме белән сезне барыгызны да котлыйм.

Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов бәйрәм вәгазе укыды:
 - Нинди зур бәйрәмгә ирештек. Шушы мизгелдә Татарстанда, ә көн дәвамында бөтен дөньяда мөселман дин кардәшләребез мәчетләргә җыелып шушы бәйрәм намазын үткәрәчәкләр. Аллаһы Раббыбыз шушы вәгазьләребезне, намазларыбызны бәракәт кылса иде. Намаздан соң өйләребезгә, башка әзерләнгән урыннарга барып, корбан чалырга, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә язсын.

Аннары мөселманнар бәйрәм намазын укыдылар, хөтбә, Раббыбызны зурлап тәкъбир әйттеләр. Намаздан соң кайбер мөселман кардәшләребез корбан чалу урынына уздылар. Биредә корбан чалу өчен барык мөмкинлекләр тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев