Алабуганың Җәмигъ мәчетендә дин нигезләре дәресләре үткәрелә
Әби-бабайлардан яисә әти-әниләребездән күчкәндер инде, көндәлек тормышыбызда, Аллага ышанабызмы, юкмы, Аның исемен еш телгә алабыз. "Йә Аллам!", "Алланың рәхмәте!" дигән сүзләрне әйтми калган кеше юктыр.
Коръәндә Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме телгә алынган икән. Бу турыда мин Җәмигъ мәчетенә дин нигезләре дәресенә баргач белдем.
- Без Аллаһының исемнәрен чикли алмыйбыз, - ди мөгаллимә Раушания ханым. - Аның һәр исеме безнең үз-үзебезне тотуыбызга тәэсир итәргә тиеш. Изге китапта язылган исемнәренең мәгънәсенә килгәндә, алар Аллаһының сыйфатларына туры килә. Мәсәлән, Кәрим - юмарт, Рәүф - миһербанлы, Шәкүр - мәрхәмәтле, Гафур - гафу итүче һ. б.
Бу төркемгә дин нигезләре һәм гарәп телен беренче ел өйрәнүчеләр җыелган. Егермеләп хатын-кыз, күбесе яшьләр, кичке сәгать алтыга мәдрәсәнең уку бүлмәсенә җыелды. Башта алар Мөхәммәт пәйгамбәр тормышы турында фильм карады. Аның алдыннан моңа кадәр алган мәгълүмат буенча фикер алыштылар. Икенче дәрес лекция формасында үтте, ул үткән материалны кабатлаудан һәм сорауларга җавап бирүдән башланды.
Биредә, мәктәптәге кебек үк, өйгә бирелгән биремнәрнең үтәлеше тикшерелә. Әле октябрьдә генә укый башлауларын исәпкә алсак, бик тиз өйрәнгәннәр, дип сокланып тыңлап утырдым алдагы дәрестә. Ни өчен, дисәгез, һәр сүздә әле калын, әле нечкә авазларның ничек чиратлашуы, сузыкларның кайсы урында кыска, кайда озын әйтелеше яисә тартыкларның борынлашуы - һәммәсе җентекләп өйрәнүне таләп итә. Гарәп теленең үзенчәлекләренә төшенү бер хәл, кагыйдәләрне истән чыгармас өчен, игътибар белән дәреслек материалын кат-кат укырга кирәк. Яңа хәрефләр белән танышу да бик кызыклы. Гарәп телендә бер үк хәрефнең сүз башында, уртасында, ахырында төрлечә язылышын оныттырмаска, бөтен хәтер эшкә җигелә.
Мәдрәсәгә балалар да укырга йөри, быел 15 бала җыелган. Ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым укыган кебек, кызлар һәм малайларның дәресләре дә аерым. Биредә тагын Галимә абыстай һәм Чаллыдан Фәрит хәзрәт Мөдәррисов белем бирә. Һәр төркемнең үз мөгаллиме. Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, мәсәлән, ир-атларны һәм олы яшьтәге апаларны укыта. Аның дәресләре иртәнге сәгать тугызда башлана. Мин дә аларның берсендә булдым. Видеотапшыру буенча вәгазь тыңлаганнан соң, олы яшьтәге апалар укучы өстәле артына утырды. Өй эшләрен тикшергәндә ничек дулкынланганнарын, тырыша-тырыша җавап биргәннәрен күрсәгез иде! Хата китсә, аны ачыклап, кагыйдәсен искә төшерәләр. Дөресләп, яңадан укыйлар. Резедә, Наилә, Флүрә апа кебекләр башкаларга ярдәм итәргә дә әзер: тотлыгып торучыга шундук әйтеп җибәрәләр. Хәлим хәзрәт аларны кисәтә, һәркем үзе җавап бирергә тиеш бит. Әйе, юкка гына: "Белем алу - энә белән кое казу", - дип әйтмәгәннәр шул.
- Белем зур, баш кечкенә, - ди Венера апа. Ул арада иң кызыксынучаны, күрәсең, бер дәрес эчендә әллә ничә сорау биреп өлгерде. 28 хәрефнең кай төштә ничек укылышына кагыйдәләр -минем өчен бөтенләй "кара урман". Кайчандыр институтта укыган гарәп графикасы нигезләреннән минем башта бик аз мәгълүмат калган булып чыкты. Әллә мәдрәсәгә йөри башларга инде?
Зөлфия ПРИМАКОВА
фото интернеттан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев