Алабуганың Җәмигъ мәчетендә ифтар ашы
Исламның без яшәгән территориядә генә дә мең елдан артып киткән тарихы бар. Җәмгыятьтәге үзгәрешләр аркасында, дин тәрбиясендә шактый гына өзеклек килеп чыкса да, татарларда дини бәйрәмнәр, дини йолалар берникадәр дәрәҗәдә һәрвакыт сакланып килде.
Октябрь инкыйлабына кадәр дини белем алып калган кешеләр, мәчетсез булсалар да, мөселманча исем кушу, никах уку, соңгы юлга озату тәртипләрен оныттырмадылар. Күп кенә йолалар, гореф-гадәтләр буыннан-буынга күчеп, безнең татарлыгыбызны күрсәтеп торучы бер дәлилгә әйләнде. Заманалар тагын үзгәрде. Мәчетләр торгызылып, дини эшчәнлек киң җәелә башлады. Бу бик уңай күренеш. Диннең кешене тәрбияләүдә әһәмияте әйтеп бетергесез. Мөселманча тәрбия - ул иман тәрбиясе.
- Иман - уңай хисләр җыентыгы, - ди Галимә абыстай, Җәмигъ мәчете мөгаллимәсе. - Иман белән көфер - капма-каршы сүзләр. Аллаһы Тәгалә безнең килүебезне теләгән, ул безне иманлы тормыш өчен яраткан. Кешегә Аллаһ ихтыяр көче биргән.
Әйе, үзендә ихтыяр көчен тойган адәм көфер эшләрдән тыела. Андыйларны без иманлы, тәрбияле кеше дибез. Рамазан ае мөселманнарның тәнен генә сихәтләндереп калмый, рухларын да ныгыта. Бу айда начар гамәлләрдән генә түгел, кешегә ямьсез уйлардан да тыелу кирәк. Гомумән, ислам дине Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер итеп яшәргә өйрәтә. Эшне бисмилла әйтеп башлау, "Аллага шөкер!" дип әйтү күпчелек татарда гадәткә кергән. Бу сыйфат безгә әби-бабайларыбыздан күчкән. Рамазан аенда тоткан ураза вакытында авыз ачу турында, мәсәлән, кечкенәдән ишетеп үстек. Татар җәмәгатьчелегендә аны хәзер гарәп сүзе белән ифтар дип тә атыйлар. Без күргән, ишеткән, аңлап бетермәгән нәрсәләрнең асылын, мәгънәсен мәчетләрдә төшендерәләр.
Балигъ булган, акылы камил, тәне сау-сәламәт мөселманнар, ният кылып, уразага керешүгә икенче атна китте. Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсәгә көн саен теләгән кеше кичке вәгазьгә җыела. Шуларның берсенә мин дә бардым. Ул көнне Галимә абыстай тәкъдир турында сөйләде. Һәркемдә аны дөрес күзаллау булсынга, тормыштан мисаллар китереп, Коръәндә язылганнарны бәян итеп, кат-кат аңлатты. Кыскасы, бу дөньяда бар нәрсә дә Аллаһ әмере белән эшләнә. Кешенең күрәчәге аның тәкъдиренә язып куелган. Берәр кайгы яисә афәт килә икән, бу шулай тиеш. Яхшы гамәлләребез белән без үз хәлебезне жиңеләйтәбез.
Вәгазьдән соң ике мөлаем мөэминә мине кунак итеп, ифтар ашына чакырды. Мәчеткә кергәндә, олы яшьтәге әби-апаларны гына күрермен дип ялгышканмын, яшь хатыннар, кызлар бик күп. Араларында балалар белән килгәннәре дә шактый. Матур киемнәрдән, шат күңел белән аралашалар. Бәйрәмчә рух күтәренкелеге сизелеп тора. Су һәм җимешләр белән авыз ачтылар. Намаз укылды. Шуннан соң ифтар ашына җыелдылар. Өстәл мул әзерләнгән.
- Көн саен шулай, - диделәр. Ифтар ашын үткәрергә теләүчеләр күп икән: табынга дип әзерләгән ашамлыклар алар хисабыннан.
Медицина күзлегеннән караганда, берничә җимеш кабып кую канны шикәр белән баета. Баш миенең туклану үзәге азык кабул итәргә әзерләнә башлый. Кирәгеннән артык азык кабул ителмәсен өчен, тоткарлану процессы башлана һәм ул 20 минут дәвам итә. Кичке дога өчен нәкъ шул вакыт җитә. Организмга көне буе ураза тотканнан соң шулай җиңелрәк. Аннан соң инде табынга куелган төп ашлардан авыз итәргә мөмкин. Өстәлгә итле-яшелчәле ашлар, салатлар, аз күләмдә баллы ашамлыклар куела. Майлы, тозлаган-каклаган ашамлыклар рөхсәт ителми. Тиз әзерләнә торган азыклар бигрәк тә (алардан, ураза вакытында гына түгел, бөтенләй ваз кичсәң, тагын да яхшырак), чөнки андый азык бавыр һәм бөер эшчәнлеге өчен зарарлы.
Мәчет ашларын аш-cу белгече әзерли. Шунысына игътибар иттем: мәчеткә йөрүчеләрнең һәммәсе ачык йөзле, кешеләргә игътибарлы. "Бер гаилә кешеләре кебек", - дип уйлап куйдым мин. Ифтар соңында абыстайдан элгәре ике бала Коръән сурәләрен укыды. Малайның исеме Әбделбасыйр, кызның исеме Айшә булып чыкты. Апалы-энеле Еникеевләр икән.
- Мәчет төзелеп эшли башлаганнан бирле иң беренче башлап йөрүчеләрнең балалары, Аллага шөкер, әти-әниләре үрнәгендә догалар өйрәнде, иманлы балалар булып үсәрләр, иншаллаһ, - дип сөенә Галимә абыстай. - Мәчет ишекләре һәркем өчен ачык. Теләгән һәммә кеше дин гыйлемен өйрәнә ала.
Менә тагын бер ифтар ашы тәмам, дога кылып, сый-хөрмәттән риза булып таралыштылар. Тоткан уразалары, кылган догалары кабул булсын, дип телик.
Зөлфия ПРИМАКОВА
Автор фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 10:30Алабугалылар үзләренә кирәкле автобус маршрутын онлайн күзәтеп тора алачакБу аларга автобусны тукталышта басып көтеп торганчы, ул килеп җиткән вакытка гына чыгарга мөмкинлек бирәчәк.1800
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.51500
-
28 февраль 2021 - 14:30«Алабуга нуры» редакциясе башлап җибәргән «Алабуга гүзәле» фотопроекты дәвам итә Проект кысаларында газетада СССР чорындагы Алабуга гүзәлләренең фоторәсемнәре басылачак.8100
-
1 март 2021 - 16:00Алабуга шәһәрендә беренче тапкыр мөселманнар арасында волейбол ярышлары узды Бәйгедә республиканың 5 район командасы катнашты.6900
-
28 февраль 2021 - 12:27Алабугада соңгы тәүлектә 2 кешедә коронавирус инфекциясе расланган Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган.6800
-
28 февраль 2021 - 11:00Рөстәм Нуриев алабугалыларны шәхси сораулар буенча кабул итте Кабул итүгә килүчеләр хастаханәгә белгечләр һәм җиһазлар җитмәүгә зарланды.6100
-
28 февраль 2021 - 09:00Алабугада ике авыр җинаять теркәлгән Икесе дә элемтә һәм «Интернет» челтәре аша кылынган мошенниклык фактлары буенча.6000
-
28 февраль 2021 - 16:22Россиядә яңа үрнәктәге хезмәт кенәгәләре кертеләчәк Аларны ике елдан куллана башлыйлар.5100
-
1 март 2021 - 09:00Март аенда һава торышы үзгәрүчән булачак Термометрның терекөмеш баганасы 15 градустан түбәнрәк төшәргә мөмкин.5100
-
1 март 2021 - 11:031 марттан яңа юл билгесе барлыкка килде Россиядә 1 мартта камераларны күрсәтә торган «Фотовидеофиксация» яңа юл билгесе барлыкка килде.4800
-
2 март 2021 - 19:33Татарстанда коронавирустан 5 кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 1 мартка COVID-19дан үлүчеләр саны 343 кешегә җиткән.4800
-
1 март 2021 - 12:02Казанның 177нче гимназиясе укучылары Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котладылар «Шатлык» балалар хоры төшергән клипны уку йортының Инстаграммында күрергә була.4500
-
1 март 2021 - 12:30Татарстанда тагын 52 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.4400
-
1 март 2021 - 15:00Алабугада 1400дән артык кеше коронавирустан прививка ясаткан Бүген тагын 100 яңа вакцина дозасы кайтты.4400
-
2 март 2021 - 16:45Солы печеньесы Кичке чәйгә тәмле һәм тиз әзерләнә торган тәмлүшкә рецепты.4400
-
1 март 2021 - 13:34Татарстанда иртәгә 0 градуска кадәр җылыта Җылыту көндезге сәгатьләрдә сизеләчәк.4200
-
1 март 2021 - 16:00Ркаил Зәйдулла язучы Марат Кәбировның «Киллер» әсәренә бәя бирде Халык шагыйре фикеренчә, «Киллер» әсәре җиңел, әмма аның нигезендә мәңгелек фәлсәфә ята.3900
-
1 март 2021 - 14:15Алабуга урамнарына һәм тыкрыкларына исемнәр бирелде Яңа исемнәр белән Гринландия, Студеный ключ һәм Колосовка микрорайоны урамнары аталды.3800
-
2 март 2021 - 13:10Алабуганың яшь теннисчылары мактау пьедесталында Өстәл теннисы буенча «Ак яшен» ачык турниры Мамадышта үтте.3400
-
2 март 2021 - 07:30Татарстанның авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар Бәйгедә авыл мәктәпләренең 5-10 сыйныф укучылары катнаша ала.3300
-
1 март 2021 - 08:00Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала Бушлай кушымтаны Google Play, App Store һәм Windows Store аша күчереп алырга була.3200
-
2 март 2021 - 09:35Модель Ирина Шейк үзенең ветеран әбисе белән горурлана Ирина кечкенәдән аның белән бик якын була.3100
-
2 март 2021 - 10:34ТР Экология министрлыгы башлыгы татарстанлыларның сорауларына туры эфирда җавап бирәчәк Эфир 13.30 сәгатьтә башлана.3100
-
2 март 2021 - 15:30Алабуганың Боз сарае бәйгедә катнашырга чакыра «Единая Россия» спорткомплексы бассейнда 10 шөгыльләнүгә абонемент бүләк итә.3000
-
28 февраль 2021 - 13:30Алабуга районында авыл хуҗалыгы техникасын язга әзерләү төгәлләнеп килә Февраль ахырына 190 тракторның 177 се язгы кыр эшләренә әзер.2900
-
2 март 2021 - 09:22Алабугада исерек килеш руль артына утырган шоферга карата җәза билгеләнде Ир-ат исерек килеш икенче тапкыр тоткарлана.2900
-
2 март 2021 - 08:30Алабугада Май чабу бәйрәменең их яхшы карачкысын сайлаячаклар Май чабу бәйрәме символы матур, позитив һәм кабатланмас булырга тиеш.2800
-
2 март 2021 - 14:30«Түбән Кама» милли паркы үзенең юбилеена видеоконкурс игълан итте Анда теләгән һәркем катнаша ала.2800
-
2 март 2021 - 11:302 март — халыкара шырпы көне Кешенең тормышын утсыз күз алдына китерү дә кыен. Ул салкында җылыта, кайнар ризык әзерләргә булыша, яшәгән җиребезне матуррак һәм уңайлырак итә.2700
-
3 март 2021 - 09:39Татарстан музыка мәктәпләре илкүләм проект кысаларында 106 миллион сумлык уен кораллары алган «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Чаллы курчак театры тулысынча төзекләндерелгән.2700
-
3 март 2021 - 13:47Татарстанда ялларга суык һава торышы вәгъдә итәләр Җомгага кадәр җылы булачак.2700
-
2 март 2021 - 16:10Яз көне россиялеләрне кыскартылган өч эш атнасы көтә Беренче кыска эш атнасы инде тиздән килеп җитә.2500
-
2 март 2021 - 13:18Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» катнашында плей-оффка открыткалар чыгуны анонслады Открыткалар хоккей клубын һәм татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән.2300
-
3 март 2021 - 12:55Татарстанда коронавирус йоктыруның 49 яңа очрагы расланган Алабугада яңа авыручылар теркәлмәгән.2300
-
2 март 2021 - 13:21Татарстанда коронавирус йоктырган 32 кешене хастаханәгә озатканнар Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 53 яңа очрагы ачыкланган.2200
-
3 март 2021 - 09:00Алабугада «Һөнәре буенча иң яхшысы — 2021» һөнәри осталык муниципаль конкурсы уза Быел компетенцияләр саны артты. Узган ел алар 15 булса, быел – 26.2100
-
3 март 2021 - 11:00Алабугада эшсезлек дәрәҗәсе 3 процентка кимегән Республика буенча гомумән алганда эшсезлек кимү күзәтелә.2100
-
3 март 2021 - 08:15Алабугалыларны Масленицаны билгеләп үтәргә чакыралар Халык күңел ачулары Ленин мәйданында узачак.1900
-
3 март 2021 - 10:30Алабугалылар үзләренә кирәкле автобус маршрутын онлайн күзәтеп тора алачак Бу аларга автобусны тукталышта басып көтеп торганчы, ул килеп җиткән вакытка гына чыгарга мөмкинлек бирәчәк.1800
-
3 март 2021 - 15:16Шәһәр прокуратурасы Алабуга предприятиеләрендә хезмәт шартларының куркынычсызлыгын тикшерде Бу хакта ТР Прокуратурасы сайтында да хәбәр ителә.1700
-
3 март 2021 - 15:45Бүген Казанда Язучылар берлеге съезды узды Татарстанда соңгы дүрт елда 46 язучы вафат булган.800
-
3 март 2021 - 16:00«Түбән Кама» милли паркының табигать музее бәйге игълан итә. Конкурс Бөтендөнья кыргый табигать көне уңаеннан оештырыла.800
-
3 март 2021 - 16:30Алабугада озак вакытлы карау системасы турында сөйләштеләр Алабуга районы озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проектында икенче ел катнаша.800
-
3 март 2021 - 16:55Алабуга спортчысы көрәш буенча Татарстан Беренчелегендә призер булды Ярыш нәтиҗәләре буенча 40 кг.га кадәр авырлык категориясендә Фазлыйов Данияр бронза медаль яулады.800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика