Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабуганың Җәмигъ мәчетендә Корбан гаете намазы укылды

Бәйрәм намазына алабугалылар иртәнге сәгать 4.00кә җыелды.

Бүген, 28 июньдә мөселман дөньясы иң зур һәм иң изге бәйрәмнәрнең берсен билгели. Корбан гаете — бөтен мөселман дөньясы өчен зур бәйрәм.

Бүген таң белән райондашларыбыз мәчетләргә Корбан гаете намазын укырга ашыкты. Алабуга районы имам-мөхтәсибенең ярдәмчесе Ранис хәзрәт Сөнгатуллин бәйрәм вәгазе укыды. Аннары мөселманнар бәйрәм намазын укыдылар, хөтбә, Раббыбызны зурлап тәкъбир әйттеләр.

Алабуганың Җәмигъ мәчетендә барлык мөселманнарны район җитәкчесе исеменнән Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урнбасары Надир Курамшин котлады, барысына да сәламәтлек, игелек, уңышлар теләде.

Намаздан соң кайбер мөселман кардәшләребез корбан чалу урынына уздылар. Быел корбан чалырга 120ләп гариза бирелгән. Сарыкларны Чирмешән районыннан алып кайтканнар.

Әйтергә кирәк, мәчеттә корбан чалу өчен барык мөмкинлекләр тудырылган. Махсус урында, махсус өйрәтелгән кешеләр һәр мөселман өчен фарыз гамәлне башкарырга ярдәм итә.

Мәчет алдында теләгән һәркемгә хуш исле пылау тәкъдим иттеләр. Аны безнең районда эшләүче Үзбәкстан кешеләре пешергән. Алар әйтүенчә, пылауны алар 17 килограмм дөгедән пешергән. 

Шәһәрдә бәйрәм Гуляй паркта Гаилә бәйрәме белән дәам итәчәк. Ул 14 сәгатьтә башлана.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев