Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Аноним хәйрияче Чаллының «Җәмигъ» мәчетенә 30 миллион сум акча биргән

Чаллыда «Җәмигъ» мәчете төзелешенә ярдәм күрсәтә торган фонд агымдагы елның өченче кварталы өчен финанс хисабын урнаштырды.

 Өч ай эчендә 45 миллион сум акча җыелган, шул ук вакытта аның 30 миллион сумын исемен күрсәтергә теләмәгән хәйрияче биргән. «Челнинские известия» шул турыда яза, дип хәбәр итә Татар-информ.

Моннан тыш, «МЕД+» күп профильле медицина үзәге компаниясе 5 миллион сум акча күчергән, 2 миллион сум «КАМА» көнчыгыш-сәнәгать компаниясеннән килгән. Шәхси кертемнәр арасында иң күп акчаны Алик Алероев (2 миллион сум), Азат Габдуллин (1 миллион сум) күчергән.

Җыелган 34,3 миллион сум акча подрядчы, проектчы оешмалар хезмәтләре өчен түләүгә, төзелеш материаллары сатып алуга тотылган.

Аноним хәйрияче турында "Татар-информ"га Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелеше фондының Попечительләр советы рәисе Уел Хөсәенов сөйләде. Акчалар диаметры 19 метрлы бер зур гөмбәз һәм уртача зурлыктагы (диаметры 9 метр) ике гөмбәз төзүгә тотылачак. Манараларны да тәмамларга кирәк, моның өчен 600 куб бетон китәчәк. Бу эшләргә 55 миллион сум акча кирәк. Манаралар һәм гөмбәзләр бик биек, шуңа күрә мәчет янында кран эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев