Алабуга нуры

Балалар өчен мөселман лагере

Мөфти хәзрәт Илдус Фәизов Казанда имамнарга таныклык тапшырганда ясаган чыгышында мөселман балаларына җәйге лагерьлар ачу мәсьәләсен күтәргән иде, чөнки алар балаларга белем-тәрбия бирүдә зур урын алып тора.

Җәмигъ мәчетнең имам-хатибы Азат хәзрәт Шәрипов Алабугада мөселман лагерен оештыру планын тәкъдим иткәч, Әҗмәл хәзрәт Саматов аңа фатиха биреп, бу гамәлне хуплады һәм ярдәм күрсәтте.

Әйтергә кирәк, Алабугада ел саен балалар өчен мөселман лагере оештырылып килә. Быел ул көндезге лагерь булып, 1 июньнән 7 июньгә кадәр эшләде.

Балалар иртәнге 9га лагерьга килгәндә, аларга иртәнге тәмле аш әзерләнгән була. Тамак ялгап алганнан соң, уку дәресләре башланып, Әбделвәли хәзрәт Климов, Ислам хәзрәт Гульҗанов, Илнар хәзрәт Шәрипов аларны ислам дине буенча иң мөһим белем нигезләре белән таныштырды. Мөселман баласы кече яшьтән үк тәһарат алу тәртибе, намаз яки ашаганчы һәм ашагач, мәчеткә кергәндә нинди догалар укырга кирәклеген белергә тиеш.

Лагерьда белем бирү максаты гына куелмады, ямьле җәй көннәрендә балаларның сәламәтлеген ныгытуга да зур игътибар бирелде. Шунлыктан төрле уеннар: футбол, теннис һәм башка хәрәкәтле уеннар оештырылды. Әлбәттә, динебез турында төрле танып-белү фильмнары да күрсәтелде. Балалар аларны, аеруча мультфильмнарны яратып карады.

Төрле уеннар, уку дәресләре белән төшке ашның җитүе сизелми дә кала: бу вакытка балалар өчен бисмилла әйтеп әзерләнгән ашлар, салат, җиләк-җимеш, соклар һәм бала организмы өчен мөһим булган элементлардан торган бәрәкәтле ризык әзерләп куелган була. Балалар аларны яратып ашаганнан соң, пешекче апаларына рәхмәт әйтеп таралыша. Ә өлкән апалары, алардан разый булып, ризыкны тагын да тәмлерәк пешерергә тырыша.

Лагерьда алган белемнәрне ныгытырга да кирәк ич. Шунлыктан намаз алдыннан тәһарат алу, Җәмигъ мәчеттә бергәләп намаз уку бала күңелендә әйтеп бетергесез уңай тәэсир калдыра. Бала күңеле ак кәгазь: күзләрендәге шатлык очкыннары әнә шул турыда сөйли, канәгать булулары йөзләрендә чагыла.

Лагерьдагы соңгы көн балалар күңелендә аеруча озак сакланыр. Бу көнне алар өчен бәйрәм өстәле әзерләнде һәм һәрберсе өйләренә бүләкләр алып кайтып китте.

Азат хәзрәт Шәрипов, имам-хатиб

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: