Бергә булыйк, бердәм булыйк
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим Быелның 13 октябреннән Алабугадан ике дистә мөселман изге урынга Хаҗга юнәлдек. Юлыбыз 7 мең чакрым. Юл газабы... дигән гыйбарәне сизмәдек тә кебек.
Анда безне бертуганнар кебек кабул иттеләр. Җитәкчеләребез Мәскәүдән Рәҗәп һәм Алабугадан Мидхәт хәзрәтләре безне әтиләребез кебек хәстәрләп, кирәк урында ярдәм итеп, киңәшләшеп кенә тордылар. 16 ноябрьдә Раббыбызның рәхмәте белән бөек гамәлебез - Хаҗ кылып Алабугага аяк бастык. Әйтерсең лә без мең-мең чакрымлы юлларны узмаган...
Һәркемнең күңеле шат, гаҗәеп канәгать. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң шул. Ихлас кылган гамәлләребез кабул булса иде...
Хаҗда мөэмин-мөселманнар җыелды, үз итеп бу изге җирләрне...
Көн саен күрешеп булмый ла, күңелләр сөенә; без күбәү, без яшибез, без - динле мөселман. Күңелләр киң, барыбыз бергәләп утырдык... Уйларны күзләрдән укырлык, Раббыбыз ихластан кабул ит, без бергә берләшеп мең яшик.
Алабуганың Мидхәт Хаҗи хәзрәтләре җитәкчелегендә 2012 елгы хаҗда булган төркем исеменнән
Зирәк хаҗия Садыйк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев