Алабуга нуры

Бурычлар һәм мөселманнар

Бүгенге көндә кешеләр арасында иң начар күренешләрнең берсе - бурычлардан баш тарту яки аларны кире кайтармау, үтәмәү куренешләре киң таралып бара. Шулар исәбенә алиментлар түләмәүне дә кертергә була. Мәчеткә йөреп, бер намазын да калдырмаучы, сәдакалар бирүче ихлас мөселманнар да шундый хәлдә калырга мөмкин. Бүгенге җомга вәгазендә район имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт...

Мөселманнарның иманнарында ныкларының дүрт төрле сыйфаты Аллаһ каршында аларның дәрәҗәсен күтәрә, ул сыйфатлар: әдәплелек, тугрылык, гаделлек һәм батырлык. Гаделлек - мөселманнарның иң бөек сыйфатларыннан берсе. Гаделлектә аның дине чагыла һәм бу сыйфат аның иманлы икәнлеген дәлилли. Гаделлек - мөселманнарның ихтыяр көчен чагылдыра. Гаделлек бар өстенлекләрнең дә зурысы, күңел тынычлыгы чыганагы. Юньсезлектән һәм хәрәмнән үзен тыеп тора алмаган кеше намаздан ни алырга мөмкин? Әнес ибне Малик (Аллаһ аңардан риза булса иде) болай дигән: "Аллаһның Рәсүле безгә сүз яки вәгазь белән мөрәҗәгать иткәндә һәрвакыт шулай дип әйте иде: "Гадел булмаган кешедә иман юк, килешүгә тугры булмаган кешедә дин юк". Мәймүн ибне Михраннан (Аллаһ аны ярлыкаса иде) Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) шундый сүзләрен тапшыралар: "Динле кешегә дә, динсез кешегә карата да өч төрле шарт үтәлергә тиеш. Алар: гаделлек, килешүгә тугрылык һәм туганлык мөнәсәбәтләре".

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: "Дүрт сыйфатка ия булган кеше чын монафикъ (ике йөзле) булыр, ә ул сыйфатларның берсенә генә булса да ия булган кешедә (аннан арынмый торып) монафикълыкның чагылышы булыр. Бу сыйфатлар: ул кеше ялган сөили; вәгъдә бирсә - үз вәгъдәсен боза, үтәми; әгәр нинди дә булса килешү төзегән булса, килешүне боза яки аның буенча бәхәс, дәгъва алып бара; шуның белән мөнәсәбәтләрен боза, гөнаһка бата".

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) күрсәткән бу сыйфатлар бурычларын түләүдән баш тарткан кешеләргә тулысынча туры килә: алар ялган сөйли, вәгъдәләрендә тормый, килешүләрне боза... Бу вакытта проблема шунда: мона­фикълыкның бер-ике сыйфаты үзләрендә барлыгын танысалар да, алар аны: "Бу зур проблема тугел", - дип кабул итә, аларны башка игелекле гамәлләр белән капларга ниятли. Алар: "Хәзерге тормыш авыр әле", "Гөнаһсыз кеше булмый" кебек сүзләр белән үзләрен тынычландырырга тырыша һәм табышларын киметмәс өчен, бурычларын түләргә теләми.

Кеше үзенең бурычларын түләмәсә, бу бурычларның нинди бурычлар булуына карамастан: эш урыны, ата кеше вазыйфалары, аның үз өстенә алган яки башка төрле бурычлар булуына карамастан, ул шуның белән башкаларның милкен һәм хокукларын "ашый", аларның Аллаһы Тәгалә биргән хокукларын кыса. Мондый кеше җирдә фетнә тарата дип әйтсәк тә, бер дә артык булмас, чөнки аның бу гамәлләреннән бар кешегә зур зыян килә һәм, иң беренче чиратта, Мөхәммәд (с.г.в.) өммәтенә дә. Бернинди акланулар, сылтаулар да аны Аллаһы Тэгаләнең җәзаларыннан коткарып кала алмый. Шуңа күрә кешеләр белән мөнәсәбәтләргә җиңел карарга ярамый. Кемдер башка берәү, намаз укып, сәдака биреп, һәм шул гамәлләре белән җәннәткә эләгергә теләп, Аллаһка ялвара, әмма, шул ук вакыт­та, аның оҗмахта булмавына сәбәп булырлык гамәлләрен бетерү өстендә эшләмәсә, моны акылсызлык дими ни дисең? Аның дәлилләрен, ялваруларын Aллah кабул итмәячәк.

Без бар гомеребез буена шушы фани дөнья нигъмәтләре өчен үз хокукларыбызны даулыйбыз. Шуның белән бер-беребезгә булган бурычларыбызны, хокукларыбызны онытып та җибәрәбез. Ә бит безгә тормышыбызның нәкъ менә шул өлкәсендә күбрәк тырышлык күрсәтергә кирәк. Безнен, бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булуыбыз бары тик шуңа бәйләнгән. Безгә бу очракта Аллаһ Рәсүленең (с.г.в.) сахабәсе Муазга биргән нәсыйхәте ярдәм итәчәк: "Сиңа шуны васыять итәм: иманлы бул, ялган сөйләмә, килешүләргә тугры бул, ышаныч күрсәтсәләр, аны акла, хыянәт итмә, күршеләреңне сакла, ятимнәргә мәрхәмәтле бул, сөйләшкәндә ягымлы итеп сөйләш, очраган кешеләргә сәлам бир һәм тәкәбберлек сыйфатларыннан саклан".

Килешүләргә тугры булу hәм вәгьдәлерне үтәү - безнең бурычларыбыз. Килешүләр кем белән генә төзелгән булмасын - шул ук бурычлар ул, аларны үтәргә кирәк. Килешүләрне бозу - диндә монафикълыкның бер билгесе. "Мин барысына да үз көчем белән ирештем, башкаларда минем эшем юк, алар алдында минем бернинди дә бурычларым юк, алар үзләре тырышсын", - дип, үзеңнең байлыгың яки югары вазыйфада булуың белән тәкәбберләнергә, масаерга ярамый. Чынлыкта исә, болар барысы да Аллаһ хөкемендә, кемгәдер нәрсә дә булса бүләк итү яки аны нидәндер мәхрүм итү - Аның ихтыярында.

Без тормышта көн саен ниндидер килешүләр, шартнамәлер төзибез, алар - сату-алу, алмашу, үзара ярдәмләшү яки хезмәттәшлек килешүләре. Ләкин безнең тормышыбызда Аллаһ каршында кабул иткән тагын бер килешү бар, ул - никах, ир белән хатын арасындагы гомерлек шартнамә. Корьән телендә ул "Әл-Гакыд" дип атала hәм "бәйләү", "төенләү", "килешү төзү", "сүз бирешү" дигән мәгьнәгә ия. Без барыбыз да никахның hәp ике якка да нинди хокуклар hәм бурычлар йөкләвен беләбез. Мин аларның бу килешү өзелгән очракта да дәвам итә торганына - бары берсенә генә тукталып үтәсем килә. Никах җепләре өзелгәч, балаларның кайсы якта калу мәсьәләсе, гадәттә, әни кеше файдасына хәл ителә (әлбәттә, ул аңа тиешле тәрбия бирергә сәләтле булган очракларда). Бу вакытта балаларның мәнфәгате күз алдында тотыла. Ләкин, шәригать буенча, аларны бу очракта да әтиләре тәэмин итәргә тиеш. Моңа әти кеше үз акчасының бер өлешен бүлеп бирергә тиеш булуы турында Корьәни-Кәримдә дәлил бар:

"Шәригать буенча, аналарның ашау-эчүе, киенүе баланың атасы өстеннән булырга тиеш. Бер кеше дә көче җитмәгән эш белән йөкләтелмәс, мәгәр көче житкәне белән генә йөкләтелер. Баласы аркасында анасын рәнҗетү, бала өчен атасын рәнҗетү булмасын" ("Бәкара" сүрәсе, 233).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) болай дигән: "Бар тәкъва гамәлләр дә, чынлыкта, ният белән башкарыла". Аннан тыш, мондый хәдис тә бар: "Мөселман кешесе үз гаиләсенә сарыф иткәннәрнең барысы да, Аллаһ ризалыгы өчен булса, сәдака буларак кабул ителер".

Әгәр хатын-кыз казыйга (шәригать хөкемдарына) мөрәҗәгать итсә, шәригать суды үз вазыйфаларына салкын караган әти кешене алимент түләргә мәҗбүр итәчәк. Илебезнең суд системасы да үзенең кечкенә гражданнарының мәнфәгатьләрен яклый. Aллаһ ризалыгын алу өчен үзенең ата бурычын, үз балаларын тәэмин итүне башкарырга теләмәгән әти кешегә, бу очракта, беренчедән, алар­ны мәҗбүри башкарырга туры киләчәк, икенчедән, бу гамәлләре аны җәмгыять һәм үз балалары каршында бер дә бизәмиячәк. Диндә "алимент" дигән төшенчәнең һәм моның өчен билгеләнгән ниндидер билгеле бер (конкрет) сумманың булмавы үз балаларыңның язмышы өчен җваплылыктан баш тартуга нигез булып тора алмый. Аның урынына динебездә "нәфәка" (тәэмин итү өчен чыгымнар) дигән төшенчә бар һәм аның буенча әти кеше балаларына нормаль яшәешне тәэмин итәрлек күләмдә акча түләп торырга тиеш. Бу очракта баланың ризыкка, киемгә, көнкүреш хезмәтләренә, хаҗәтләре һәм кирәкле булган башка барлык ихтыяҗлары да исәпкә алына. Шуның өстенә, шәригать буенча, әти кеше балаларын барлык очракларда да тәэ­мин итәргә тиеш, хәтта ул эшсез булса да, хәтта аңа моның өчен бурычка керергә туры килсә дә. Ягъни, әти кешенең үз балаларын тәэмин итү бурычы бернинди шартларда да юкка чыкмый.

Мөхтәрәм меселманнар! Үз догаларыбызда Мөхәммәд (с.г.в.) өммәтенә Раббыбыз белән, Аның коллары белән һәм дә үзара мөнәсәбәтләрдә Аллаһы Тәгаләдән нәсыйхәт бирүен сорыйк! Мәрхүмнәргә җеназа намазы укыганда, Аллаһ Рәсүленең (с.г.в.) иң беренче сораган соравы "Аның бурычлары бармы?" дигән сорау булган һәм, әгәр дә аның бурычлары булса, ул аның якыннарыннан бу бурычларны кайтаруларын сораган. Әйдәгез, бүгеннән бурычларыбыздан котыла башлыйк, чөнки мәңгелек тормышыбызда Раббыбызның рәхим-шәфкатен алырга безгә нәкъ менә алар киртә булып торачак.

Аллаһы такъваларга - күтерелергә, гөнаһлыларга - гөнаһларыннан арыныр өчен мөселман өммәтенә аң һәм камил акыл бирсә иде! Амин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: