Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Быел Татарстаннан Хаҗ кылу өчен былтыргы кебек үк — 1800 кешелек квота бүлеп бирелгән

Былтыр да квота күләме шулкадәр иде.

Быел Татарстанга хаҗ кылу өчен 1800 кешелек квота бүлеп бирелгән. Былтыр, 2023 елда да квота күләме шулкадәр иде. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Утырыш Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары, РФ Хөкүмәтенең дини берләшмәләр мәсьәләләре буенча комиссиясенең хаҗ эшләре буенча вәкаләтле вәкиле Ильяс Умаханов рәислегендә мөфтиләр, Диния нәзарәтләре җитәкчеләре һәм Россиядәге хаҗ операторлары, шул исәптән, «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов катнашында Мәскәүдә узган киңәшмәдә шул хакта сүз барган.

Киңәшмәдә 2024нче елда хаҗ сезонына Россия өчен 25 000 квота бүлеп бирелүе искәртелгән. Квоталар, Нәзарәтләр арасында бүленеп, алар, үз чиратында, хаҗ оештыру өчен вәкаләтләрне аккредитацияләнгән хаҗ операторларына тапшырыла.

Хаҗ кылырга теләүче гражданнар һәм хаҗ операторлары арасында килешүләр тиз арада — шушы атналарда төзелергә тиеш, диелә сайтта. 2024нче елда хаҗны яңа үрнәктәге 10 елга исәпләнгән биометрик чит ил паспортлары булган кешеләр генә кыла алачак. Турист визалары буенча илгә кереп, хаҗ йолаларын башкаручы сәяхәтчеләргә штрафлар салыначак.

Хаҗиларның Согуд Гарәбстаны территориясенә керү вакыты — 2024нче елның 9нчы маеннан 10нчы июненә кадәр, ә илдән чыгу вакыты 2024нче елның 20нчы июненнән 21нче июленә кадәр дип билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев