Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Дини бәйрәмнәр

2018 елда мөселманнар өчен дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

22 март – Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кич – Рәгаиб кичәсе дип атала. Мөхәммәд пәйгамбәрнең әти-әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә кушылуын искә алу кичәсе дә.

 

13 апрель – Мигъраҗ кичәсе. Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккә шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә ашуы.

 

30 апрель – Бәраәт кичәсе, ягъни “ләйләтул-Бәраәт”. Бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган изге көн.

 

16 май – изге Рамазан ае һәм Ураза башланган көн.

 

10 июнь – Кадер кичәсе – Рамазан аенда иң кадерле кичә.

 

15июнь – Ураза гаете.

 

20 август – Гарәфәт көне. Хаҗ кылучылар тарафыннан Мәккә янындагы Гарәфә тавына бару һәм тау итәгендә намаз уку көне. Ураза тоту сөннәт бу көнне.

 

21 август – Корбан гаете. Мөселманнарның иң зур бәйрәме. Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме, ул 3 көн дәвам итә. Бу көн Татарстан Җөмһүриятендәге барлык календарьларда кызыл төс белән билгеләнгән.

 

22, 23, 24 август – Тәшрикъ көннәре. Бу көннәрдә мөселманнар, фарыз намазларын укыганнан соң, Аллаһы Тәгаләне мактап махсус сүзләр әйтәләр.

 

11 сентябрь – Һиҗри календарь буенча яңа ел башлана.

 

20 сентябрь – Гашура көне. Аллаһы Тәгалә тарафыннан пәйгамбәрләргә рәхмәт күрсәтелгән көн. 19, 20 яки 20, 21 сентябрь көннәрендә ураза тоту киңәш ителә.

 

19 ноябрь – Мәүлид бәйрәме. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне. Әлеге изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә һәм өйләрдә вәгазьләр, салаватлар укыла, хәер-садака өләшенә, Пәйгамбәребезнең тормышы турында сөйләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев