Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Файдалы укулар

Алабуганың Җәмигъ мәчетендә бер атналык рухи-сәламәтләндерү дәресләре тәмамланды.

Алабуга мөхтәсибәте оештырган укуларга 50 кеше йөрде. Аларның күбесе – кызлар. Җиде көн дәвамында мәктәп укучылары бай программа үтте: Корьән нигезләрен үзләштерде, сурәләр укыды, әхлак һәм дини дәресләр тыңлады, Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормыш тарихы белән танышты. Дәресләрдән тыш, балаларны экскурсияләргә алып бардылар, шәһәребезнең истәлекле урыннарын күрсәттеләр.

Кызлар вакытларын файдалы үткәрде. Монда алар киемгә сәдәп тагарга, кунакларны каршылау тәртибенә дә өйрәнде. Балалар көн саен саф һавада булып, төрле ярышларда катнашты.

Бер атналык укуларның тәмамлануын тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр. Укучыларга татлы бүләкләр тапшырылды, Сабан туендагы кебек уеннар оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев