Алабуга нуры

Гашура уразасын берничә көн тотсаң, тагын да хәерлерәк

Аллаһы Тагәлә үзенең хикмәте белән кайбер айларны яки көннәрне башкаларыннан фазыйләтлерәк, өстенрәк куйган. Әлбәттә, ул вакытларда кылынган кайбер гамәл-гыйбадәтләребез дә саваплырак, гөнаһларбызның кичерелүенә дә сәбәп була.

Тормышыбызда да шулай, билгеле бер вакытта, язда кырларга, бакчаларга орлык чәчәбез, ә җәй ахырларында, көз башында уңышларны җыеп алабыз. Менә бу дөньяда да билгеле айларда аерым гыйбадәтләр кылып, ахирәт тормышына орлыклар чәчәбез, уңышларын исә кыямәт көнендә әҗер-савап рәвешендә җыеп алачакбыз, Аллаһ теләсә.

Мөхәррәм ае — шундый айларның берсе. Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Рамазан аеннан соң ураза тотарга иң хәерле ай — мөхәррәм ае», — дип әйткән (Мөслим риваяте, 1163). Хәдистән аңлашылганча, ул ураза тотарга саваплы булган аерым айлар рәтенә керә һәм шуңа да безгә фазыйләтне кулланып калырга кирәк. Бу айда тагын бер үзенчәлек бар, ул — Гашура көнендә ураза тоту, әлеге ураза үткән ел гөнаһларының гафу ителүенә бер сәбәп булып тора.

Пәйгамбәребез (с.г.с.)нән Гашура көнендә ураза тоту торында сорагач, ул: «Үткән ел гөнаһларының гафу ителүенә сәбәп була», — дип әйткән (Мөслим риваяте, 1162). Гашура көне — мөхәррәм аеның унынчы көне. Менә шул көнгә ирешеп, аны ураза тотып гыйбадәттә үткәрсәк, моның нәтиҗәсе бер еллык гөнаһларыбыздан чистарынуга илтә. Бу безгә бүген бигрәк тә кирәк, чөнки фетнәле, бозыклык күп таралган вакытта яшибез, шул сәбәпле, хәтта аңлап бетермичә дә, ә кайбер вакыт үзебез белә торып та гөнаһлар кылабыз. Ә начар эшләребезне сөртер өчен күбрәк хәерле, изге гамәлләр кылу мөһим.
Хәерле эшләр эшләп, гамәл-гыйбадәт кылып кына күңелләребезгә рәхәтлек, калебләребезгә тынычлык табып була. Ыгы-зыгылы тормышта күңел тынычлыгы бигрәк тә кирәк. Аллаһка якынаеп, күбрәк динебез кушканча яши башлап кына моңа ирешеп була. Димәк, аерым фазыйләткә ия булган көннәрдә аеруча тырышыйк. Әмма шунысын да искәртү кирәктер: галимнәр әйтүенчә, бу көнне ураза тоту безне бары тик кечкенә гөнаһлардан гына арындыра. Әгәр дә зур гөнаһлардан чистарасыбыз килсә, тәүбә кылырга кирәк.

Гашура уразасын берничә көн тотсаң, тагын да хәерлерәк. Мәсәлән, Мөхәррәм аеның тугызынчы һәм унынчы көннәрендә, чөнки Пәйгамбәребездән (с.г.с.) гашура уразасы турында сорагач: «Аллаһ теләсә, киләсе елга тугызынчы көнендә ураза тотачакбыз», — дип әйткән (Мөслим риваяте, 1134). Ләкин Пәйгамбәребез, бу хәдисне әйткәннән соң, киләсе елга кадәр яшәмәгән, вафат булган. Галимнәр исә бу хәдискә нигезләнеп, Гашура уразасын берничә көн, ике яки өч көн итеп тотсаң, хәерлерәк була, диделәр. Ягъни Мөхәррәм аеның тугызынчы, унынчы яки унынчы, унберенче көннәрендә, ә мөмкинчелек булып, өч көнендә дә тотсак, тагын да яхшырак. Бу көннәрне уразада үткәреп, Аллаһны ешрак искә алып, зикер-тәсбихләр әйтеп, гөнаһлардан арынып, тормышыбызны яхшы якка үзгәртеп, ике дөнья бәхетенә ирешергә дип максат куеп, шул максатларыбызга ирешергә насыйп әйләсәң иде, йә Раббым Аллаһ. Әмин.

Раил Фәйзрахманов.

Чыганак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: