Алабуга нуры

Гошер сәдакасы

Гошер - су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү.

Көз айлары җитү белән, бакчаларда мул итеп уңыш өлгерә. Шул уңышның бер өлешен ятимнәргә, мескеннәргә, мохтаҗларга үзебездән өлеш итеп бирү ислам динендә яхшы гамәл булып санала һәм гошер дип атала.

Гошер - су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү ул. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): "Авыл хужалыгы культураларыннан жыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлешен сәдака итеп бирелергә тиеш", - дигән.

"Аллаһы Тәгалә "Ибраһим" сүрәсенең 7 нче аятендә: "Мин биргән нигъмәтләргә шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр", - дип әйтте. Димәк, бакчаларыбызда үстереп алган әйбәт, ашарга һәм утыртырга яраклы бәрәңгенең уннан бере безнеке түгел. Без аны мескеннәргә, ятимнәргә, гарип-горабаларга, тол хатыннарга, мохтаҗларга бирергә тиеш. Әгәр шулай эшләмәсәк, без малыбызнын Аллаһы Тәгалә кушкан өлешен чыгармаган булабыз. Кайбер кешеләр: урлаганым юк, хәрам ашамыйм, - ди. Әмма бәрәңгенең гошерен чыгармаса, ашаган ун бәрәңгенең берсе - хәрам, аңа тиешле түгел, ятим-мескеннәр өлеше була бит.

Тирә-юнебездә фәкыйрьләр, караучысыз калган ярдәмгә мохтаҗ өлкән кешеләр, ятим-ятимәләр, балалар һәм картлар өчен интернат-йортлар барлыгын истә тотып, аларга да өлеш чыгару зарур. Шулай итсәк, без Аллаһының рәхмәтенә һәм разыйлыгына ирешербез, ди дин белгечләре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 29 март 2018 - 11:59
    Кар суына юл ачкан – ташудан качкан
    Чын яз апрель башында көтелә, анда инде сулар агачак. Су басуга кагылышлы фаразларны “эшлекле сишәмбе”дә ТР Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең Алабуга районы буенча башлыгы Николай Доронин хәбәр итте.
    97
    0
    0
Ночной режим