Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Хаҗ алдыннан иммунизацияне Татарстанның җиде медицина оешмасында үтеп булачак

Хаҗиларга виза алу өчен төп таләп - вакциналаштыру турындагы халыкара сертификатлы булу.

Татарстан буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Роспотребнадзор) хаҗ алдыннан иммунизация үтеп булган медицина оешмаларының исемлеген бастырып чыгарды.

Согуд Гарәбстаны Корольлегенә Россия хаҗилары августта килә башлаячак. Хаҗиларга виза алу өчен төп таләп итеп вакциналаштыру турындагы халыкара сертификат булу куелган. Аны республиканың җиде шәһәрендә алырга мөмкин, дип билгеләп үтә идарәнең матбугат хезмәте.

Казанда аны 7нче шәһәр сырхауханәсе бирәчәк. Шулай ук халыкка иммунизация Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә, Әлмәтнең 3нче шәһәр сырхауханәсендә, Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә, Буа үзәк район хастаханәсендә, Бөгелмә районы үзәк хастаханәсендә һәм Чистай үзәк район хастаханәсендә үткәрәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев