Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Хаҗга юл тоттылар

19 алабугалы-мөселман хаҗ сәфәренә юл тотты.

Сәфәргә җыенучылар изге урыннарга киткәнче, Әл-Кадыйр мәчетенә җыелып, хаҗ тәртипләре, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча үгет-нәсыйхәт алды.

Әйтергә кирәк, хаҗ сәфәре рухи яктан да, физик яктан да авыр санала, аеруча өлкән яшьтәгеләр өчен. Ул айдан артык вакытны ала. Хаҗ кылу вакыты тәмамланганда, изге җирдә Корбан бәйрәме үткәрелә. Хаҗ кылу - кыйммәтле сәфәр. Шуңа күрә аны хәленнән килгәннәр генә үти ала. Ара ераклыгы да зур түземлек, ныклык таләп итә. Алабугадан Мәккәгә кадәр 7 мең чакрым. Алар Казаннан поезд белән кузгалып, Мәскәүдән Иорданиягә кадәр очкыч белән, аннан соң Мәккәгә автобус белән барачак. Сәфәрчеләр ноябрь урталарында әйләнеп кайтачак.

Гөлназ Гайни

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев