Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Хиҗрәт һәм яңа ел

Мөхтәрәм мөэмин-мөселманнар! Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәраакәтүһ! Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән 25 октябрьдә һиҗри (мөселман) календарь буенча мөхәррәм ае, аның белән бергә яңа ел башланды.

Кешелеклелек тарихының иң бөек вакыйгасы, һичшиксез, Аллаһ илчесенең Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салләллаһу галайһи вәсәлләм) Мәккә-и Мөкәррәмәдән Мәдинә-и Мөнәввәрәгә һиҗрәтедер.

Чөнки Аллаһ илчесенең (с.г.в.) бу һиҗрәте - бөек динебез Исламның бөтен дөняга яңа бер тизлек белән таралуы өчен бер сәбәп иде. Шуңа күрә дә һиҗрәт качыш түгел - җиңү иде. Һиҗрәт - җиңүнең җәфа күренешле аксиомасы, дәгъваның хакимияте өчен сарыф ителгән энергия һәм Исламның тупарланып дәүләткә әйләнүедер.

Газиз мөэмин-мөселманнар, Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешелеклелекнең каралган күңелләрен яктырту, бозылган әхлагын төзәтү һәм хараб хәлдә булган фикерләрен яңадан тергезү өчен җибәрелгән Мөхәммәд (с.г.в.) һәм аның данлыклы әсхәбләрен һиҗрәт итәргә мәҗбүр иткән золым һәм кысырыклауларның мисалын кешелек тарихында табу авыр.

Күңелләренә иман орлыклары чәчелмәгән, күкрәкләрендәге көфер потларын вата алмаган Мәккә мөшрикләре Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) һәм аның сәхәбәләренә кулдан, телдән золымның иң бөеген, җәфаларның иң катысын таттырырга һич оялмадылар.

Әйе, мөшрикләр нәкъ бүгенге залимнар кебек үзләрен котылуга чакырган телләрне өзәргә, сузылган коткаручы кулларны кисәргә теләделәр. Ләкин хаклыкның җиңәчәге, ялганның бетүе, "Лә иләһа илләллаһ Мөхәммәд рәсүлүллаһ" сүзләренең өстен чыгуы тәкъдирләнгән иде. Бәлки шуны хис итеп, аңлаучылардан булган Хәмзә (радыаллаһу ганһү), бу бөек дин өчен шаһит ителеп, беренчеләрдән булып Кәгъбәтуллаһ янында мөшрикъләрнең олысы Әбү Җәһлнең йөзенә мөшрикъләр турында бөтен дөресен әйтүче булды.

Бәлки шуны хис итеп, аңлаучылардан булган Әбү Бәкр (радыаллаһу ганһү) бу бөек дин өчен Мәсҗид-ил Харам ишекләре алдында, Пәйгабәребезне яклап, аңын югалтканчыга хәтле кыйналды. Һәм аңына килгәч әйткән беренче сүзләре дә "Рәсүлүллаһка нәрсә булды? Ул ничек?" сүзләре иде аларның.

Наданлыгы тудырган ачуы белән рәсүлүллаһны (с.г.в) үтерергә тырышкан Гөмәр, Ислам нуры белән яктыртылып, хәзрәти Гөмәр (радыаллаһу ганһү) булды һәм күп кенә күңелләрне һәм җирләрне яулады.

Ул өен кораллы залимнәр чолгап алган вакытта, башына кылыч төшәр дигән бернинди уй-фикерсез Рәсүлүллаһ (с.г.в.) урынына өендә калучы Гали (радыаллаһу ганһү).

Кызган тимер белән җәфаланган, утлы күмер өстенә яткырылган, ләкин алай да йөрәгендәге иманының бер бөртеген дә югалтмаган Сухәйб (радыаллаһу ганһү).

Мөселманлыгыннан ваз кичүе өчен зәһәрле төтеннәр белән җәфаланып та, җәннәт исләрен тоючы мөселман Зөбәер (радыаллаһу ганһү).

Мөшрик җәфасыннан сукырга әйләнеп тә, "Потларыбыз сине сукыр итте" - дигән сүзләренә: "Валлаһи ялган һәм теләсә, мине Аллаһ яңадан күрә торган итәчәк" - дигән Зиннур (радыаллаһу ганһү) бер төн эчендә сәламәтләнүләре.

Сәхәбәләрнең һәммәсе дә бу җәфа аркылы үтте, ләкин берәве дә иманыннан ваз кичмәде.

Хәзер исә һәрберегез үз-үзегезне сорагыз: динем өчен бу җәфаларның берәрсе генә башыма килсә, кораллар күкрәгемә терәлсә, мин ни эшләрмен?

Хөрмәтле мөэмин-мөселманнар, менә шушындый бер дә туктамаган җәфалаулар сәбәпле, Аллаһ илчесе (с.г.в.) сәхәбәләренә Хәбәшистанга (хәзерге Эфиопия) һиҗрәт итәргә рөхсәт бирә. Бу беренче һиҗрәттән соң мөселманнарга яңа һиҗрәт йортлары буларак Мәдинә күрсәтелде.

Шулай итеп милади 622 елның Мөхәррәм аеннан башлап мөселманнар яшерен рәвештә Мәдинәгә һиҗрәт итә башладылар. Мөселманнар Аллаһ динен ачык рәвештә тоту өчен йортларын, малларын, суын эчеп, һавасын сулап туып үскән җирләреннән аерыла иде. Максат бөек иде. Исламның таралып, ишетелү максаты иде. Бу максат өчен җан да, мал да, мөлек тә калдырылырга тиеш иде һәм мөселманнар моны башкардылар.

Газиз мөэмин-мөселманнар, белгәнебезчә, мөселманнарның Мәдинәгә һиҗрәт итеп, анда туплануларына чик куя алмаган Ислам дошманнары, хәзер инде Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Мәдинәгә килеп, ул иман гаскәренең башына килә алмавы өчен һәртөрле чаралар эзлиләр иде.

Кайберәүләр Пәйгамбәребезнең тотып зинданга ябу, кайберләре ерак җирләргә сөргенгә җибәрелүе турында фикер әйтә башладылар. Әбү Җәһл исә Аллаһ илчесенең үтерелүе турында фикерен алга сөрде.

Әнфәл сүрәсенең 30 нче аят-и кәримәсендә әйтелгәнчә, бу планнар корылган вакытта, Аллаһ Сөбһәнәһү вә Тәгалә Пәйгамбәргә (с.г.в.) моның турында хәбәр итә һәм һиҗрәте турында сөенечле хәбәрен бирә:

"Ий Мухәммәд! Мәккә кәферләре сиңа хәйлә-мәкер кылган вакытларын хәтерлә! Алар җыелып киңәш иттеләр: "Мухәммәдне гомерлеккә төрмәгә бикләргә кирәк, йә шәһәрдән куарга кирәк, яки үтерергә кирәк", - дип. Шулай итеп, алар мәкерлек кылалар, Аллаһ аларга каршы көчле мәкерлек кылыр. Бит Аллаһ мәкер кылучыларның хәерлесе вә көчлерәге".

Шулай итеп, милади буенча 622 елның Рабигыль Әввәл аенда сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) Әбү Бәкр белән бергә Мәккә-и Мөкәррәмәдән аерылалар. Ардыручы, мәшәкатьле һәм могҗизалар белән алар Мәдинә-и Мөнәввәрәгә килеп җитәләр. Мәдинәдә Аллаһның соңгы шәригате булган Ислам көч алып, зурая һәм дәүләткә әйләнеп бөтен дөняга ачыла.

Исламның илле ике маддәлек беренче конституциясе һиҗрәттән соң туплана башлый. Мөселманнар арасындагы ярдәмләшү һәм кардәшлелек һиҗрәт белән тагын да ныграк тамыр җәя. Исламның беренче гыйбадәтханәләре булган Көббә һәм Мәсҗид-и Нәбәви дә һиҗрәт белән салына. Исламның беренче мәктәбе "Суффа" һиҗрәттән соң ачыла. Исламның икътисади, тиҗари һәм экономик принципларына нигезләнгән базарлар да һиҗрәттән соң гына эшли башлый. Болар бөтенесе - бөек Ислам динен дәүләт дәрәҗәсенә күтәрә. Шуңа күрә һиҗрәт - Исламның терелүедер.

Кадерле мөэмин-мөселманнар, сөекле пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бу һиҗрәте Гөмәр (радыаллаһу ганһү) хәлифәлеге вакытында Һиҗри календарьның беренче елы булып кабул ителде, ел башы итеп исә - Мөхәррәм ае санала башлады.

Ислам дине кыйммәтләрен онытканлыклары һәм һиҗри ел башы урынына милади ел башын бәйрәм итеп котларга теләгәннәре сәбәпле бәлалары тукталмаган мөселманнарга яңа еллары Мөхәррәм аенда башлануы турында тагын бер тапкыр хәтерләтергә артык булмас дип саныйм. Шулай булгач, мөселманнарның ел башы Мөхәррәм ае белән башлана. Мөселманнар яңа елга Мөхәррәм ае белән керәләр.

Мөхәррәм ае гади ай түгел.

1) Ул дүрт тыелган айның берсе. Шуңа бу айда кылган гамәлләр өчен җәзасы да, савабы да зурырак.

2) Ул Аллаһы Тәгаләнең ае дип аталды.

3) Бу ай рамазан аеннан соң ураза тотарга иң хәерле ай.

Пәйгамбәребез (с.г.в.), бер хәдис шәрифендә әйтә: "Рамазан аеннан соң ураза тотмакчы булсаң - Мөхәррәм аенда тот".

4) Мөхәррәм аеның унынчы көне Гәшүрә көне. Бу көнне ураза тоту зур савапларга ия. Пәйгамбәребез с.г.в.нән: "Гашура көнендә ураза тотсаң, нинди савапларга ирешергә була соң?" - дип сорагач, ул: "Узган елның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр", - дигән.

Мөхәррәм аеның шушы фазыйләтләрен истә тотып Аллаһ Раббыбыз барыбызга да өстәмә гамәл-гыйбәдәтләр кылып, әҗер-савабына ирешергә, гөнаһлардан пакъланырга насыйп итсә иде. Амин.

Хәлим хәзрәт ШӘМСЕТДИНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев