Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Ихлас һәм дөрес намаз

Газиз дин кардәшләрем! Аллаһы Тәгалә Көръәни-Кәримдә боерган: "(Рәсулем Мөхәммәд), үзеңә вәхи ителгән Китапны (Коръән аятьләрен) укы һәм намаз кыл. Хактыр ки, намаз бит бозыклыклардан, акылга һәм шәригатькә сыймаган нәрсәләрдән саклый. Аллаһны зикер иту, әлбәттә, гыйбадәтләрнең иң әһәмиятлесе. Аллаһ сезнең ни эшләгәннәрегезне белә" ("Ганкәбүт", 45 нче аять).

Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә намазны һәртөрле оятсызлыкларны, фәхешне, начарлыкларны булдырмый калырга ярдәм итүче чара итеп белдергән. Моңа hәp мөселман ышанырга тиеш. Ләкин кайбер мөселманнар намаз да укый, яманлык кылуларын да дәвам итә.

Шушы аять иңдерелгәннән соң сәхәбәләрнең берничәсе Пәйгамбәребез сәлләллаһу галәйһи вәсәлләмнән сораган: "Әй, Аллаһның Рәсүле, Аллаһы Тәгаләнең әлеге аятенә, әлбәттә, ышанабыз. Әмма бер егет бар. Ул биш вакыт намазын да үти, төрле начарлыклар да кыла. Моны ничек анларга?" Аллаһ рәсүле сәлләллаһу галәйһи вәсәлләм әйткән: "Киләчәктә ул яманлыклардан тыелыр".

Намаз кылуын дәвам иттергән яшь ир тора-бара, чыннан да, һәртөрле яман­лыклардан да арынган.

Шул рәвешчә, әлеге егет үзен һәртөрле яманлыклардан коткарган. Бүгенге мөселманнарның кайберләре исә, намаз укый торып та начарлыклардан арына алмый. Нигә болар намаз ярдәмендә тәрбияләнми икән? Моңа кем гаепле?

Бу очракта гаеп бары тик үзебездә генә. Без намазны Аллаһ һәм Аның Рәсүле кушканча укыйбызмы? Барлык кагыйдәләрен дә үтәп кылабызмы намазны? Җаныбыз-тәнебез белән бирелеп укыйбызмы? Әллә тәнебез намаз кылганда, жаныбыз башка җирдә буламы? Яисә тәнебез дә намазда хилафлык кыламы?

Намазны үз теләгебез, хис-тойгыларыбызга, кәефебезгә карап укырга ярамый. Без намазны Аллаһы Тәгалә кушканча һәм Рәсүлебез (с.г.в.) өйрәткәнчә укыр­га тиеш. Ягъни намазны Аллаһның ризалыгына ирешерлек итеп кылырга кирәк. Димәк, намаз укыганда аның барлык кагыйдәләрен дә үтәргә, хәрәкәтләребезне дә дөрес ясарга, намаз эчендәге сүрә-аятьләрне һәм догаларны да дөрес укырга, җаныбыз һәм акылыбыз белән дә Аллаһка юнәлергә тиешбез.

Бервакыт Пәйгамбәребез сәлләллаһу галәйһи вәсәлләм мәчеттә утырганда, бер мөселман, аның янына килеп ике рәкәгать намаз укыган. Аллаһ Рәсүле: "Тор да яңадан укы намазыңны, дөрес булмады", - дигән. Бу кеше торып, ике рәкәгать намазын яңадан укыган. Пәйгамбәребез (с.в.г.) аңа тагын да: "Тор, намазыңны яңадан укы, тагын дөрес булмады", - дигән. Әлеге мөселман торган да: "Әй Рәсүлүллаһ! Мин белгән намаз шушы була. Әгәр дөрес түгел икән, миңа намазны дөрес итеп укырга өйрәт. Тиешенчә укырмын мин дә", - дип үтенгән. Шул вакытта Аллаһның Рәсүле сәлләллаһу галәйһи вәсәлләм әйткән: "Аягүрә торып, ният әйткәндә һәм аять-догалар укыганда, җаның иминлек белән тулсын. Рөкугъка яки сәҗдәгә киткәндә дә, утырып дога кылганда да күңелең хозурлансын".

Җәмәгать, намаз укыганда як-якка, аска-өскә карарга, артык хәрәкәтләр ясарга ярамый.

Пәйгамбәребез сәлләллаһу галәйһи вәсәлләм әйткән: "Нәрсә турында уйлыйлар, намаз укыганда карашларын күккә (яки өскә) юнәлтүчеләр? Бу гамәлләрен калдырсыннар яки аларның карашларын (күзләрен) алачаклар", - ди (Бохари). Икенче хәдистә Пәйгамбәребез сәлләллаһу галәйһи вәсәлләм болай ди: "Гәишә анабыз р.г. Пәйгамбәребез сәлләллаһу галәйһи вәсәлләмнән намаз укыганда башларны як-якка бору турында сораган. Пәйгамбәребез сәлләллаһу галәйһи вәсәлләм әйткән: "Бу шайтанның намаз укучының намазын урлавы дигән" (Бохари).

Аллаһы Тәгалә Көръәни-Кәримдә әйтә: "Хак мөэминнәр гәзабтан котылып, мәңгелек сәгадәткә ирештеләр. Алар намазларын хошугъ белән укыйлар, Аллаһудан куркып, кечерәяләр". (Мөэминнәр, 1-2).

Шулай итеп, намаз нигезләренең һәркайсын күңелне хозурландырырлык итеп башкаруга тәгьдил-и әркәән диләр.

Рухый тәгъдил-и әркәән дип - мөселманның намаз кылганда Аллаһ каршында торгандагыдай хисап тотуына, үзен Аллаһ хозурында булгандагыдай хис итүенә әйтәләр.

Намазны сөю тойгысы белән укырга кирәклекне аңлату өчен хәзрәт Җәләлетдин Руми болай дигән: "Мөселман кешесе, намаз укырга дип, аягүрә басып ният әйткәндә кулларын күтәрә. Бу моның: "Дөнья хәлләрен читкә этәрәм", - дип әйтүе була. Ибраһим пәйгамбәр үзенең улы Исмәгыйльне Аллаһ өчен корбан итәргә теләгәч: "Аллаһу әкбәр! Аллаһ - иң бөек зат!" - дигән. Мөселман да тәкъбир әйткәндә: "Мин нәфесемне Аллаһ юлында корбан итәм", - дип әйтә. Кулларын колакка тидергәндә: "Мин дөнья хәлләрен артта калдырам. Аллаһның хозурында булам", - ди.

Хөрмәтле җәмәгать! Әлбәттә, намазны хошуглык белән уку, беренчедән, үзебездән торса, икенчедән, безнең тирә-юньдәге кешеләргә дә бәйле. Мәсәлән, мәчеттә. Мәчеткә бөтен кеше дә намаз укырга килә. Кызганыч, мәчеттә дә комачаулаучылар җитәрлек: кайберәүләр сөйләшеп утыра, кайберәүләрнең телефоннары шалтырый, яисә бала-чагалар. Олы кешеләрнең комачаулауларына килгәндә, бу әлбәттә, әдәпсезлек, башкаларны хөрмәтләмәү. Әмма, бал-чагага килгәндә, алар өчен ата-аналары җавап бирә. Әгәр балалар намаз, вәгазь вакытында кычкырып йөри, тавышлана икән, ул бар кешегә дә комачаулык итә. Кешенең игътибарын икенче әйбергә юнәлтә, намаз укучы буталырга мөмкин. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) әйткән: "Мәчетләрегезне сабыйлардан, диваналардан, сату-алу эшләреннән, низаг-талашлардан, тавыш күтәрүдән саклагыз".

Әгәр Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) тыйган икән, димәк аның зыяны бар. Динебездә сәбәпсез бер әйбер дә тыелмый. Без мәчетләргә балалар алып килүне тыймыйбыз. Әмма алар акны карадан, яхшыны яманнан аера белерлек булырга тиеш. Җәмәгать, хөрмәт итик бер-беребезне, кардәшләребезнең намаз укуын, сак булыйк мөселман кардәшләребезне ачуландырудан, намазларын бозудан!

Хәзрәти Гали (Аллаһ аннан разый булса иде) намаз кылганда, тәнендәге төкләре тырпаер, үзе кечерәйгәннән кечерәя бара торган булган. Аннан ни өчен үзен болай тотуын сорагач: "Раббымның хозурында хисабымның авыр булачагын тойдым. Җир ярылса, шул җир тишегенә кереп китәр идем хәтта", - дигән.

Мөхтәрәм мөселманнар! Сезгә Гали ибне Хөсәен ибне Галине (Аллаһның рәхмәтендә булса иде) искә тешерәсем килә. Ул дүртенче хәлифә һәм Пәйгамбәребез сәлләллаһу галәйһи вәсәлләмнең кияве Гали ибне Әбу Талибның (Аллаһ аннан разый булса иде) оныгы булып тора. Гали ибне Хөсәен тарихта күбрәк Зәйнул Гәәбидиин исеме белән билгеле. Бу исем "гыйбадәт кылучыларның зиннәте" дип тәрҗемә ителә. Аның Аллаһка булган гыйбадәте башкаларның гыйбадәтеннән нык аерылып торган.

Ул hәp намазны калтыранып, тетрәнеп көткән. Кешеләр: "Ни өчен син намазны шулай калтыранып көтәсең?" - дип сораган. Ул болай дип җавап биргән: "Әллә белмисезме, мин бит Бөек Раббым, барлык нәрсәләрнең патшасы булган Аллаһы Тәгалә каршына басарга әзерләнәм". Зәйнул Гәәбидиин төнге намазлар укыганда, күз яшьләрен агызып, әлеге доганы кылган: "Йә Раббым, кешеләр йоклап китте, йолдызлар юкка чыкты. Син генә Мәңге Тере һәм Бөек зат, Син беркайчан да йокламыйсың. Минем серләремне беләсең һәм Син гөнаһларны Гафу итүче. Йә Раббым, Үзеңнең рәхмәтеңне һәм тынычлыкны иңдерсәң иде, мине Үз рәхмәтеңнән читләштермәсәң иде".

Зәйнул Гәәбидиин әйткән: "Кайберәүләр Аллаһка Аннан куркып гыйбадәт кыла. Дөреслектә, бу - коллар гыйбадәте. Икенчеләр исә, Аллаһка бары тик савап өмет итеп кенә гыйбадәт кыла. Бу - сәүдәгәрләр гыйбадәте. Аллаһның шундый бәндәләре бар, алар Аллаһка Аны яратканга һәм Аңа шөкер иткәнгә гыйбадәт кыла. Дөреслектә, бу - изгеләрнең һәм азат кешеләрнең гыйбадәтедер".

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Мөселман кешесе намазны ашыгып, уйламыйча кылмас. Аллаһ каршында булуын даими хис итәр. Ләкин кеше дөнья хәлләрен, төрле вакыйгаларны һәм эшләрне исенә төшерергә мөмкин. Бу очракта, акылына килгән дөнья нәрсәләре турындагы уйларга бирелмичә, һаман да Аллаһ хозурында булуыңны онытмаска кирәк. Намазны бирелеп һәм ихластан уку тиешле.

Аллаһ Раббыбыз булган хата-кимчелекләребезне төзәтеп, намазларыбызны дөрес, ихлас һәм иминлек белән укуларыбызны насып әйләсен. Амин.

Хәлим хәзрәт ШӘМСЕТДИНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев