Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Илмәттә Мәүлид кичәсе үтте

Узган атнаның якшәмбесендә, ягъни 17 ноябрьдә утызлап кешене җыйган Мәүлид кичәсе Илмәт мәчетендә гавамның өйлә намазын укуы белән башланып китте.

Авыл имамы Вәлиҗан хәзрәт Гатауллин Мәүлид кичәсенең пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләЛаһу галәйһи үә сәлләм)нең мөселман календаре буенча дөньяга килгән ае буларак мөселманнар арасында билгеләп үтелүен ассызыклап, мәҗлескә җыелучыларны үзләренең яшәү рәвешендә һәрьяклап аннан үрнәк алырга, фанилыкта күбрәк изгелекләр кылып калырга өндәде. Нинди авыр заманнарда да әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең күпчелеге динне ташламауларын, булганына шөкер итеп яши белүләрен үрнәк итеп китерде. Халыкны биш вакыт намазга басарга чакырды, ир-атларга җомга намазына йөрүнең фарыз (тиешле ягъни) икәнлеген исләренә төшерде.

Аннан соң сүз алган гомере буе Иске Юраш урта мәктәбендә балаларга белем биргән намаз иясе Суфия ханым Хөсәенова пәйгамбәр Мөхәммәд (салләЛаһу галәйһи үә сәлләм)нең милади белән 571 елда дөньяга килүен, 40 яшендә күккә менгерелеп Җәбраил фәрештә аша 23 ел буена аңа Аллаһтан изге Корьәннең аять-сүрәләре иңдерелүен мавыктыргыч итеп сөйләде. Ул дәһрилек заманнарында пәйгамбәребезнең фикердәшләре күп булмаса да, аларның каршылыклар алдында сыгылып төшмәүләрен, һаман саен үз сафларын ишәйтү өчен тырышуларын бәян итте.

Мөслимәләр тырышлыгы белән әзерләнгән мул ризыклы өстәлләр артында тәгам җыеп хушланган кешеләргә дини һәм дөньяви яшәү рәвешен бергә үрелдереп баруның муафыйк икәнлеген аңлатып язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фирдәвес Хуҗин нотык тотты.

 – Туган телне, милләтне һәм динне бергәләп тырышканда гына тиешле дәрәҗәдә сакларга мөмкин. Моның өчен, гамәл кылуның гади халык кулыннан килердәйләреннән берсе – милли матбугатка язылу. Алабуга районында татар телендә бердән-бер газета – “Алабуга нуры” чыга, һәм җәмәгать мәнфәгатьләренә беркайчан битараф булмаган кешеләр аңа языла ала, – дип искәртте Фирдәвес Хуҗин.

Илмәт авылы җирлеге идарәсе башлыгы Рәзимә Мингалиева чыгыш ясаучының әйткәннәрен хуплап, бу турыда шулай ук берничә сүз әйтте.

Ике сәгать дәвам иткән Мәүлид кичәсе гавамның кабат бергәләшеп икенде намазын укуы белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев