Алабуга нуры

Июль аена намаз вакытлары

Алабугалылар өчен июль аена намаз вакытларын тәкъдим итәбез.

Әссәләәмү гәләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәтүһ!

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:

Раббыгызның гафу итүенә һәм киңлеге күкләр һәм җир шикелле булган җәннәткә ашыгыгыз. Ул җәннәт Аллаһның газабыннан сакланучы тәкъва кешеләргә әзерләнеп куелды. Алар рәхәт вакытта да һәм зарар килгән вакытта да байлыкларын сарыф итәләр, ачуларын тоталар, кешеләрне гафу итәләр. Аллаһ изгелек кылучыларны ярата. Әгәр дә алар бик бозык гамәл, фәхеш эшләсәләр яки үзләренә карата гаделсезлек кылсалар, Аллаһны искә төшерәләр һәм Аннан гөнаһларын гафу итүне сорыйлар. Аллаһтан башка гөнаһларны кем гафу итә ала? Һәм алар үзләренең эшләгән гөнаһларын белә торып бер туктаусыз кылмадылар. Аларның бүләге Раббыларыннан гафу итү һәм асларыннан елгалар агучы җәннәт бакчалары булачак. Алар анда мәңге калачаклар. Нинди яхшы ул - гамәл кылучыларның бүләге. (Әли Гимран – 133 – 136) 

Аллаһы Тәгалә бу аяттә җәннәтнең зурлыгын кешеләргә күрсәтү өчен “аның киңлеге күкләр һәм җир шикелле” дип әйтә. Аяттән аңлашылганча, әгәр дә аның киңлеге күкләр һәм җир хәтле булса буе бөтенләй әйтеп бетергесез зур булып чыга. 

Җәннәт ул бик кыйммәтле урын. Шуңа күрә аңа ирешү өчен кеше гомере буе Аллаһка гыйбәдәт кылырга һәм Коръәндә әйтелгән аятләр белән яшәргә тиеш. Аллаһы Тәгалә бу аятләрдә: Ул җәннәт Аллаһның газабыннан сакланучы тәкъва кешеләргә әзерләнеп куелды”, – дип әйтә. Шул сәбәпле,  җәннәткә керергә теләүче һәр кешедә тәкъвалык, ягъни, җәһәннәм газабыннан саклаучы сыйфатларны өйрәнергә һәм шулар нигезендә гамәл кылырга тиеш. Алда укыган аятьтә, тәкъва кешенең кайбер сыйфатларын күрәбез. Аллаһы Тәгалә әйтә: 

1.Алар рәхәт вакытта да һәм зарар килгән вакытта да байлыкларын сарыф итәләр. 

Бу кешеләр нинди хәлдә булуларында карамастан байлыкларының бер өлешен Аллаһ юлында тоталар. Аллаһка буйсынырга аларга бер нәрсәдә комачауламый. Бу аяттә даимилекне күрсәтү өчен алар сарыф итәләр” дип хәзерге заман фигыле кулланыла. Шулай булгач, алар бу гамәлне бер тапкыр эшләделәр дә шуның белән туктадылар түгел, ә һәрвакытта да үзләренең байлыкларын Аллаһның ризалыгын өмет итеп, мохтаҗ кешеләргә һәм кирәкле урыннарга бирәләр. Әгәр дә кеше уйлый икән, байлыкны сарыф итү аны киметә дип, Аллаһы Тәгалә моның киресен әйтә: 

Нәрсәне генә сез сарыф итмәсәгез дә, Ул (Аллаһ) аны кире кайтара. (Сәбә – 39) 

Шулай булгач байлыктан сәдака бирү аны әзәйтми дә һәм юкка да чыгармый. Киресенчә, Аллаһы Тәгалә ул кешенең байлыгына бәракәт бирә, юкка чыгудан саклый. Пәгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи үә сәлләм) бу гамәлнең бик мөһим икәнлеген күрсәтеп: Җәһәннәм утыннан ярты хөрмә җимешен биреп булса да сакланыгыз”, дип әйтә. (Бухари, Муслим) 

2.Ачуларын тоталар. 

Ачу килү ул табигый хәләт, ләкин Ислам дине аны тышка чыгармыйча тыеп калырга куша. Әгәр дә тәкъва кешеләрнең нәрсәгә дә булса ачулары килсә, алар ачуга бирелеп нәрсәдер эшләмиләр, үзләрен кулда тоталар һәм аны күңелләрендә калдылралар. 

Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи үә сәлләм) әйтә: “Көрәшә белүе белән кеше көчле түгел, ә ачу вакытында үз-үзен кулда тотучы кеше көчле”. (Бухари, Муслим) 

Әгәр дә кеше ачуы чыккач үз-үзен кулда тотып калмаса, акылсыз эшләр эшләргә, үзенә һәм башкаларга зыян китеререгә мөмкин. Шуңа күрә Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи үә сәлләм) шундый ачуны басу өчен шундый киңәш бирә:  “Дөреслектә ачулану шайтаннан, ә шайтан уттан барлыкка яратылды. Ут бары тик су белән генә сүндерелә. Әгәр дә сезнең берегез ачулана башласа, тәһарәт алсын”. (Әхмәд, Әбү Давуд) 

3. Кешеләрне гафу итәләр. 

Ислам динендә кешеләрне гафу итә белү дә тәкъвалыкның бер сыйфаты булып тора. Бу аяттә “кешеләрне гафу итәләр” дигән җөмлә “үзләренә зыян китергән кешеләрдән үч алу мөмкинлеге була торып, аларны гафу итәләр”, - дигән мәгънәне аңлата. Аллаһның илчесе (салләллаһу галәйһи үә сәлләм) гафу итүнең фазыйләте турында шулай дип әйтә: “Кем дә кем җәннәттә үзенә йорт төзелүне һәм дәрәҗәсе күтәрелүне теләсә, үзенә начарлык кылган кешене гафу итсен, сораган әйберен бирмәгән кешегә ул сорап килгәч, бирсен һәм араны өзгән кеше белән аралашсын”. (Хәким)

Ибн Гәббәс әйтә: “Аллаһның илчесе әйтте: “Кыямәт көне җиткәч чакыручы (фәрештә) әйтәчәк: “Кайда кешеләрне гафу итүчеләр? Килегез Үзегезнең Раббыгызга һәм үзегезнең бүләкләрегезне алыгыз. Гафу итүче һәр мөселман кешегә җәннәткә керү тиеш булды”, – дип әйтте. 

Әл-Бәйһәкый китерә: “Бер вакытны Хүсәйн ибн Гәлигә тәһарәт алганда бер кол хатын аңа комган белән су салып тора иде. Шул вакытта аның кулыннан комганы төшеп китеп хуҗасының башын җәрәхәтләде. Хуҗасы (әрләү нияте белән) башын күтәргәч ул: “Дөреслектә Аллаһ: “Тәкъва кешеләр алар ачуларын тоталар”, – дип әйтә”. Хуҗасы аңа: “Мин ачуымны тоттым”, –– диде. Шуннан соң кол хатын: “Тәкъва кешеләр алар башкаларны гафу итәләр”, – дип әйтте. Моңа каршы Хүсәйн ибн Гәли: “Мин сине гафу иттем”, – диде. Бу кол хатын: “Дөреслектә Аллаһ изгелек кылучыларны ярата”, –диде. Шуннан соң Хүсәйн ибн Гәли: “Дөреслектә син Аллаһ ризалыгы өчен азат ителдең. Шуңа күрә син китә аласың”, – дип аны ирккә җибәрде. 

4. Аллаһтан гөнаһларны гафу итүне сорыйлар. 

Гөнаһ кылганнан соң үкенеп тәүбә итү, Аллаһтан кичерүне сорау да тәкъва кешенең бер сыйфаты булып тора.

Бу дөньяда бөтен кеше дә гөнаһ кыла. Аларның кайберләре гөнаһларны даими рәвештә кыла, ә кайберләре вакыт-вакыт нәфес теләгенә ияреп гөнаһлы гамәлләр эшли. Аллаһы Тәгалә бу аятьтә тәкъва кешеләрне сыйфатлаганда “һәм алар үзләренең эшләгән нәрсәләрен (гөнаһларын) белә торып бертуктаусыз кылмадылар”, – дип әйтә. Тәкъва кешеләр, башкалардан аермалы буларак, гөнаһ кылганлыкларын таныйлар һәм ул гөнаһларны бер туктамыйча даими рәвештә кылмыйлар. Әгәр дә алар нәфес теләгенә бирелеп гөнаһ кылсалар, шул ук минутта Аллаһы Тәгаләдән кылган гөнаһлары өчен гафу сорыйлар һәм тәүбә итәләр. 

Аллаһы Тәгалә гөнаһ кылып үкенеп йөргән кешеләрне юатып, шулай дип әйтә: “Кем дә кем начарлык эшләсә яки үзеңә карата гаделсезлек кылса, соңыннан Аллаһтан гафу итүне сораса, ул Аллаһны Гафу итүче, Рәхимле итеп табар”. (Нисә – 110) 

Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи үә сәлләм) гөнаһ кылган кешегә Аллаһы Тәгалә аны гафу итсен өчен шундый киңәш бирә: “Әгәр дә кеше гөнаһ кылганнан соң тәһарәт алып ике рәкагәт намаз укыса соңыннан Аллаһтан кылган гөнаһысы өчен гафу сораса, Ул аны гафу итә.”. (Әбү Давуд) 

Бу аятьләрдән соң Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә тәкъва кешеләр керәчәк җәннәт бакчаларын сыйфатлый: 

“Аларның бүләге Раббыларыннан гафу итү һәм асларыннан елгалар агучы (җәннәт) бакчалары (булачак). Алар анда мәңге калачаклар. Нинди яхшы ул – гамәл кылучыларның бүләге”. 

Бу аятьтә “Аларның бүләге” дигән гыйбәрә ул алда санап узылган югары әхләкый сыйфатларга ия булган кешеләргә әйләнеп кайта. Шулай булгач җәннәткә керү өчен һәр кешедә рәхәт вакытта да һәм зарар килгән вакытта да байлыгының бер өлешен сарыф итәргә, ачуын тотарга, үзенә зыян китергән кешеләрне гафу итәргә һәм Аллаһтан кылган гөнаһлары өчен гафу итүне сорарга тиеш. Шул вакытта гына ул Аллаһы каршында тәкъва кеше була һәм җәннәткә керә. 

Аллаһы Тәгалә алда әйтелгән аятьләр белән гамәл кылып, Кыямәт көнендә барчабызны да Фирдәвес җәннәтләренә кертсен! Әмин!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: