Изге бәйрәм – Корбан гаете җитә
Корбан гаетенә санаулы көннәр генә калып бара. Быел бәйрәм 11 август (якшәмбе) көнне билгеләп үтеләчәк. Аңа әзерлек эшләрен мөселманнарыбыз бер ай элек үк башлап җибәрделәр инде. Корбан бәйрәме, аны уздыру тәртибе турында тулырак сөйләвен сорап, Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдиновка мөрәҗәгать иттек.
Корбан чалу – Аллаһы Тәгаләнең әмере. Аллаһы Тәгалә Коръәндә “Кәүсәр” сүрәсендә: “Аллаһ ризалыгы өчен намаз укы һәм корбан чал”, дип әмер итә. Корбан чалу вәҗиб гамәл, ягъни кеше мөмкинлеге булып та, моны үтәмәсә, гөнаһ булып санала. Мөхәммәд Пәйгамбәребез (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм) хәдисләрендә ел саен корбан чалынды ди. Аның шундый хәдисе дә бар: “ Саран кешеләрдән иң начары – корбан чалуны башкарырга тиеш булып та, бу эшне башкармаучы”, дип әйтә.
–Хәлим хәзрәт, Корбан бәйрәменең асылы турында аңлатып үтегез әле.
– Корбан бәйрәме – ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе, ул быел 11 августта үткәреләчәк. Гомумән,“корбан” сүзе гарәп теленнән “Аллаһка якынаю” дигән мәгънәне белдерә. Корбан чалып, без Аллаһы Тәгалә каршында булган бурычыбызны үтибез, булганына шөкер итеп, аңа шушы изге гамәлебез, гыйбәдәтебез белән якынаябыз. Гомумән, Аллаһ кушкан һәр изге гамәл аңа якынайта, ә гөнаһлар безне аңардан ерагайта. Менә бу корбан чалу йоласы тарихы белән Ибраһим һәм Исмәгыйль пәйгамбәрләргә барып тоташа, шул заманнардан бирле ул үтәлеп килә. Корбан гаете – Мәккәдә хаҗ йолаларын үтәүне тәмамлануын аңлата. Зөлхиҗҗә аеның унынчы көне – Корбан гаете көне, ул быел 11 августка туры килә. Хаҗ гамәлләренең бетүе Корбан гаете көне белән билгеләнә. Ике көн алдан хаҗилар хаҗ гамәлләрен башлыйлар һәм 10 зөлхиҗҗә көнне корбан чалып, хаҗ гамәлләрен тәмамлыйлар. Ә инде хаҗга бара алмаган кешеләр, мөмкинлекләре булса, корбан чалырга тиеш. Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне – Гарәфә көне. Бу Мәккәдәге хаҗиларның Гарәфә тавында һәм үзәнлегендә дога кылулары. Хаҗга бармаган кешеләр өчен, бу көнне Ураза тоту – бик зур изге гамәл булып санала. Пәйгамбәребез (салләЛлаһу галәйһи үә сәлләм) бер хәдисендә: “Гарәфә көнендә ураза тоткан кешегә Аллаһ үткән һәм киләсе елның гөнаһларын гафу итәр дип өметләнәм”, ди. Шуңа ул саваплы булып санала.
– Корбан чалу кемгә тиешле?
–Корбан чалырга мөселман булган, бәлигълык яшенә җиткән (дин күзлегеннән караганда, бәлигълык якынча 14-15 яшьтә) һәм үзенең малы, корбан сатып алырлык акчасы (нисаб) булган һәр кеше корбан чалырга тиеш. Димәк, әгәр мөселман кешесендә 20 мең сум акча бар икән (төп кирәк-яраклар һәм түләүләрдән тыш), ул корбан чалырга тиеш.Кайбер кешеләр моны дөрес аңлап бетерми, кемнәрдер мин былтыр чалдым, быел чалмасам да була дип ялгыш фикер йөртәләр. Кайберәүләр былтыр улыма чалдым, быел кызыма чалам диләр. Ә аларның кызлары яки уллары бик кечкенә яшьтә була. Әлбәттә, алар исеменнән корбан чалырга була, әмма бу мәҗбүри түгел. Кеше беренче чиратта үз исеменнән чалырга тиеш. Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк: бу гомергә бер тапкыр яки биш елга бер үтәлә торган гамәл түгел, ә ел саен башкарылырга тиеш. Гаиләдә артык 20 мең сум акча бар икән, ир кеше гаилә яки үз исеменнән корбан чалуы зарур. Әгәр бала үсеп, үз гаиләсен булдырса – ул бу эшкә үзе җаваплы. Балалар өчен гакыйка корбаны чалырга була. Ул – бала тугач чалына торган корбан. Гаиләдә кыз бала туса – бер, ир бала туса – ике сарык. Кемнәр безнең кул астында, кемнәрне ашатып-эчертеп торабыз, без шулар өчен генә җаваплы. Мәсәлән, бәлигълык яшенә җитмәгән балалар, картайган әти-әниләребез.
–Корбан ите ничек бүленә?
–Корбан итен өч өлешкә бүлергә киңәш ителә. Бер өлеше – мохтаҗларга, икенче өлеше – туганнарга, өченчесе – үзеңә. Ләкин бу мәҗбүри түгел. Хуҗа кеше тулысынча үзенә калдыра ала яки мохтаҗларга өләшеп бетерергә дә мөмкин. Корбан чалуның бер максаты – кеше Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәп, үзенең тирәсендәге мохтаҗларга ярдәм кулы сузу булып тора.
–Корбан чалуга нинди хайваннар рөхсәт ителә?
–Корбанга сарык, кәҗә, сыер һәм дөя чалалар. Сарык, кәҗә – бер кеше исеменнән, ә сыер һәм дөя – җиде кеше исеменнән чалына. Корбанга чалына торган малның җенесе нинди булса да ярый, ә менә яше төрлечә: биш яшьлек дөя, ике яшьлек сыер, бер яшьлек сарык яки кәҗә. Әгәр дә гәүдә зурлыгы белән бер еллык малга охшаган икән, ярты яшьтән алып бер яшь аралыгындагы сарык яки кәҗә булса да ярый. Корбан дөрес булсын өчен, корбан чалына торган хайваннарның тәннәрендә ниндидер җитешсезлек булырга тиеш түгел. Малның сау-сәламәт булуы мөһим. Мәсәлән, бер яки ике колагы киселгән, сукыр, аксак, койрыгы яртылаш яки тулысынча киселгән, тешсез, тумыштан койрыгы йә колагы булмаган яки бөтенләй ябык, авыру хайваннарны корбан итәргә ярамый, ягъни ул таза, матур,аның бөтен әгъзалары камил булырга тиеш. Колагы тамга өчен киселгән яки бераз тишелгән булса – рөхсәт ителә.
–Корбанлыкның сөякләрен, тиресен нишләтергә?
–Корбан чалынган хайванның тиресен сатарга ярамый, аны өйдә нинди дә булса әйбердә файдаланырга мөмкин. Башка кешегә файдалану өчен бирергә була, әмма исраф булып кына йөрергә тиеш түгел. Ә сөякләрен мөмкинлек туса, күмәргә кирәк. Ә шәһәр җирендә яшәгәннәрнең мондый мөмкинлеге юк диярлек. Мондый очракта, чүплеккә чыгарып ташларга мәҗбүрбез. Чүплектә ул барыбер күмелгән дип санала. Шулай булгач, күмү мәҗбүри түгел. Сөякнең бернинди изгеле дә юк.
–Корбанга чалына торган мал ничә сумга төшә?
– Корбан малының бәясенә килгәндә, алар төрлечә. Бу исә сатучысына, малның гәүдәсенә карый. Базарда сарык бәясе 5-7 мең тирәләре. Ә гәүдәсе зур булганы, 10 меңгә кадәр булырга мөмкин. Башка малларныкы (сыер, дөя) шулай ук төрлечә бәяләнә.
–Алабугада Корбан гаете кайчан башлана?
–Корбан гаете Алабуга шәһәрендә кояш чыкканнан соң, 04.30 сәгатьтә башланып китәчәк, һәм 05.00 сәгатьтә Гает намазы белән төгәлләнәчәк. Гает намазы иртәрәк укыла, чөнки корбан чалып өлгерергә кирәк. Шуңа күрә ул иртәрәк башлана. Гает намазы укыганнан соң гына, корбан чалу рөхсәт ителә. Корбан чалу өч көн дәвам итәчәк, ягъни 11,12,13 август көннәрендә кояш баеганчыга кадәр башкарыла. Төнлә белән корбан чалу рөхсәт ителсә дә, ул мәкрүх гамәл санала (киңәш ителми).
Алабуга Җәмигъ мәчете күп еллар дәвамында алабугалылар өчен корбан чалуны оештыра. Быел да бу гамәлне, йоланы үтәячәкләр, ул ниятләнелгән. Корбан гаетенә бер ай алдан, корбан чалырга теләүчеләрнең исемлеген җыя башлыйлар. Хәлим хәзрәт әйтүенчә, бүгенге көндә 100гә якын кеше язылырга өлгергән инде. Язылу Корбан бәйрәменә кадәр дәвам итәчәк. Исемлеккә язылганнар, изге бурычларын үти алачаклар. Моның өчен, мәчет территориясендә корбан чалуга барлык шартлар (уңайлыклар) тудырылган. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Корбан гаете көнне, гадәттәгечә, балалар, мөселманнар өчен Корбан бәйрәме үткәреләчәк. Ул Алабуга шәһәренең Җәмигъ мәчетендә уздырыла. Чара 11 август көнне сәгать 14.00 башланачак. Монда балаларга, әти-әниләргә уеннар, ярышлар, бүләкләр каралган.
Изге бәйрәм күңелләрегезгә иман нуры, йортларыгызга тынычлык алып килсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев