Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Изге Рамазан ае якынлаша

Быел ураза 24 апрельдә башлана. Беренче тәравих намазы 23 апрельдә укылачак.

Рамазан ае мөселманнарда иң күркәм ай булып тора. Бу вакытта һәр мөселман ураза тотып, догалар укып һәм игелекле гамәлләр кылып, Аллаһының ризалыгын алырга омтыла.

Рамазан аеның кайчан башланганын, фитыр сәдакасының күләмен, хәзерге вәзгыятькә бәйле рәвештә тәравих намазлары һәм ифтар мәҗлесләре үткәреләме-юкмы һәм башкалар турында Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов сөйләде.

Быел 24 апрельдә – уразаның беренче көне, 23 апрельдә, кояш баегач, ахшам намазыннан соң Рамазан ае башлана. Бу көнне беренче тәравих намазы укылачак. Тәравих намазы – Рамазан аенда гына ястү намазыннан соң укыла торган махсус намаз. 23 майда – уразаның соңгы көне, 24 майда – Ураза бәйрәме.

– Рамазан аенда түләнә торган фитыр сәдакасы бар. Бу – сөннәт гамәл. Фитыр сәдакасының күләме үткән елгы кебек 100 сумнан алып 600 сумга кадәр, ягъни кимендә 100 сум. Һәр кеше үзенең мөмкинлегеннән чыгып фитыр сәдакасының күләмен үзе билгели. Әгәр мөмкинлеге булса, бер гаилә әһеленнән 200 сум да, 300 сум да, 600 сум да бирелергә мөмкин. Фитыр сәдакасы мохтаҗларга, мескеннәргә, бурычлы кешеләргә бирелә. Елдагыча без аны мәчеттә җыячакбыз. Әгәр кеше шундый мохтаҗларны белсә, үзе дә тапшыра ала. Фитыр сәдакасын акчалата бирергә була, шулай ук әлеге акчага сатып алып ризык та бирергә мөмкин, – дип аңлатты Хәлим хәзрәт.

Рамазан аена керү өчен төп ният – Аллаһы ризалыгы өчен фарыз гамәлне үтәү – ураза тоту булырга тиеш. Үзен мөселман дип санаган һәр балигъ кешегә ураза тоту – фарыз.

Әлбәттә, сәламәтлекләре начар булган кешеләргә ураза тоту мәҗбүри түгел. Бу очракта сүз гомумән ураза тота алмаячак кешеләр турында бара, мәсәлән, бик карт кешеләр. Ә мин авырыйм дип ураза тотмаучылар да бар, хәтта авырулары үтә торган булса да, ди ул. Рамазан аенда авырып, ике-өч, дүрт айдан соң сәламәтләнсә, бу кеше уразаны барыбер тотарга тиеш. Кемдер көннәр озын булу сәбәпле ураза тота алмаска мөмкин, бу очракта көннәр кыскаргач (кыш көне) ураза тоту зарур. Шул вакытта гына ул кабул була.

– Авыру кеше уразасын савыккач каза кыла, әгәр инде авыруы башка вакытта да ураза тотарга мөмкинлек бирмәсә, бу очракта һәр тотмаган көне өчен фидия сәдакасы (1 мескенне ашату күләмендә акча) түләргә тиеш була. Быел фидия сәдакасының күләме – һәр калдырылган көнгә 200 сум. Бу сумманы хәер итеп, бер мохтаҗ кешегә, яки мәчеткә бирергә дә мөмкин. Мәчеткә бирелгән очракта, без аны мохтаҗларга тапшырабыз. Бу акча мескен фәкыйрьләрне ашату өчен тотылырга тиеш. Шулай ук аны кеше акчалата да, ризыклата да бирә ала.

Халык арасында коронавирус таралуны кисәтү буенча хакимият тарафыннан кабул ителгән чараларны исәпкә алып, быел мәчетләрдә ифтар мәҗлесе үткәрелмәячәк һәм тәравих намазын бары өй шартларында гына укырга мөмкин булачак.

– Бу карар Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Карары нигезендә кабул ителде. Вәзгыять яхшырган очракта ул үзгәрергә мөмкин, әлбәттә. Бу хәл күпләрне моңсуландыра, чөнки күп кеше тәравих намазларына һәм ифтар мәҗлесләренә сөенеп килә, аларны көтеп ала иде. Бу – Аллаһның бер сынавы, һәм без моны сабырлык белән, аңлап үткәреп җибәрергә, Аллаһы Тәгаләгә догада булырга тиешбез. Быел тәравих намазларын өй шартларында гына, гаилә әһелләре белән  укырга тиеш булабыз, – диде Алабуга районы имам-мөхтәсибе.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтының “Файдалы мәгълүмат” бүлегендә “Рамазан-2020: төп сораулар” сәхифәсе эшли башлаган. Биредә ураза башлану һәм тәмамлану, тәравих намазын уку вакыты һәм тәртибе, 2020 елда Рамазан аенда фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме, Ураза бәйрәмен билгеләү һәм башкалар мәсьәләләр буенча актуаль мәгълүмат урнаштырылган. Сәхифә Рамазан ае дәвамында эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев