Кадер кичәсе
Ислам динендә Кадер кичәсе (Ләйләт әл Кадр) бик олуг, изге кичәләрдән исәпләнә. Быел ул 14 нче августтан 15 нче августка каршы кичкә туры килә.
Бу кичәнең олуглыгы вә дәрәҗәсе мең айдан да хәерлерәк дип Коръән кәримнең 97 нче сурәсендә: "Дөреслектә, Без Коръәнне иңдердек кадер кичәсендә. Син беләсеңме, нинди кичә ул кадер кичәсе? Кадер кич, мең айдан да хәерлерәк. Бу кичтә, фәрештәләр вә Җәбраил галәйһиссәләм иңәр (җиргә), Раббыларының әмере белән һәр эштә тынычлык булыр. Таң атканчы дәвам итәр бу кичә", - әйтелә.
Кадер кичәсенең башка кичәләр арасыннан сайланып алынуының сәбәпләре турысында галимнәребезнең фикерләре күптер. Бу сурәдә кадер кичәсенең олуглыгын раслап, кадер кичәсе дигән сүз 3 мәртәбә искә алынган. Бу кичәнең дәрәҗәсе дөрестән дә олы, чөнки бу кичәдә Аллаһы Тәгалә Мөхәммәт с.г.в.не пәйгамбәр итеп сайлый. Җирдә ящәүче бар халык өчен олуг бәйрәм итәрдәй Коръән иңә башлау вакыты , 610 нчы елның Рамазан аеның соңгы (бәлки 27 нче кичәдер) кичәләренең берседер ул.
Мең айдан да хәерлерәк дип әйтү бу кичәдәге эшләнгән изгелекнең мең ай эчендә кылынган якшылыкларга караганда хәерлерәк икәне, ягъни сәваплырак икәне аңлашыла. Фәрештәләрнең җиргә иңүләре Аллаһның бу кичәдә кешеләргә мәрхәмәтлелеген күрсәтә. Гөнаһларның гафу ителүе, дога кылучыларның догалары кабул ителәчәге аңлашыла.
Кадер кичәсенең билгеләре: бу кичтә артык җилле, болытлы, тынычсыз һава торышы булмас. Төнге күктән йолдызлар атылмас. Шул төн арты кояш нурсыз пакъ тулы ай кебек чыгар икән.
Кадер кичәсе, бер шиксез, елга бер мәртәбә Рамазан аенда гына була. Рамазан аеның, чыннан да, кайсы кичәсендә булганын бер Аллаһ Үзе генә белә. Шулай булса да, пәйгамбәр аркылы ул кичнең ай ахырында булуы хакында берничә хадистә белгертә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Кадер кичәне Рамазан аеның сонгы ун кичәсе арасыннан эзләгез", - дигән. Башка бер хадистә: Кадер кичәсен айның соңгы ун кичәләренең бүленми торган санга туры килгәне арасыннан эзләгез, дип әйтелгән. Пәйгамбәр (с.г.в.): "Кадер киче 27 нче яки 29 нчы кичтер. Бу кичәдә фәрештәләрнең саны җирдә булган вак ташлардан да күбрәк булыр", - дип әйткән.
Галимнәрнең кайберләре 97 нче сурәдә ул дип кичәне белгерткән сүз 27 нче сүз булганлыктан, кадер кичәсе дә Рамазан аеның 27 нче кичәседер дип әйтәләр. Мөселман илләрендә дә гадәткә кергәнчә, 27 нче кичә кадер кичәсе итеп билгеләнә. Мөселманнар бу кичләрдә, бәйрәм көннәрендәге кебек, мәчетләргә барып, намазлар кылып, садакалар биреп, Аллаһка догалар кылып уздыралар. Ураза тоткан кешеләр Рамазан аендагы ахыргы ун кичнең һәрберсенә игътибарлы булалар.
Республика мәчетләрендә бу нисбәттән 14 нче августтан 15 нче августка каршы кичтә төрле чаралар уза.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 14:24Алабугада тарифлар үзгәрәчәк1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.1600
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.44300
-
28 июнь 2022 - 11:45Волонтеры АО «Транснефть — Прикамье» помогли в организации всероссийского праздника, посвящённого Дню молодежи в Казани Центральным местом проведения мероприятия стал парк «Урам».16000
-
28 июнь 2022 - 10:3326 июньдә Алабугада Яшьләр көнен билгеләп үттеләр Бәйрәм Яшьләр стадионында — Шишкин буаларында үтте.15000
-
28 июнь 2022 - 09:01АО «Транснефть — Прикамье» обеспечивает надежность функционирования производственных объектов АО «Транснефть — Прикамье» завершило плановые работы на производственных объектах в Пермском крае, Республиках Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Свердловской и Кировской областях.14900
-
29 июнь 2022 - 13:30Алабугада салкын су һәм ут булмаячак 17.00 сәгатькә кадәр су һәм ут булмаячак дип хәбәр итәләр.12800
-
28 июнь 2022 - 18:01Татарстан буенча Росгвардия идарәсе контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итү турында игълан итә Тулырак мәгълүматны 8 (843) 231-44-48 телефоны буенча белергә мөмкин.12400
-
29 июнь 2022 - 09:40Алабугада Спас ярминкәсе август аенда узачак 5 августтан 7 августка кадәр узачак XV Спас ярминкәсенең рәсми сайты эшли башлады.10500
-
29 июнь 2022 - 10:40Алабугада Яшьләр көнендә 3 меңнән артык кеше булды Шәһәр халкы һәм кунаклар өчен кызыклы һәм бай программа оештырылган иде.9700
-
30 июнь 2022 - 15:10Ринат Мөхәммәдиев: «Кесә китаплары бүгенге көндә популярлык казана» Бу — кечкенә, кесә форматындагы басмалар.9000
-
30 июнь 2022 - 10:00«Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» Строительная компания ООО Специализированный застройщик «Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» на берегу озера Средний Кабан в Приволжском районе Казани.7400
-
30 июнь 2022 - 13:01Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» китабын тәкъдим итү чарасы үтте Китап «Казан утлары» журналы редакциясе һәм «Татмедиа» җәмгыяте белән берлектә бастырып чыгарылган.7100
-
30 июнь 2022 - 08:30Ел башыннан бирле дәүләт автоинспекторлары Алабугада 200ләп исерек шоферны тоткарлаган Шуларның 31е исерек килеш руль артына кабат эләккән.6900
-
30 июнь 2022 - 11:00Алабугалыларны «Спортлы җәй-2022» гә чакыралар Чаралар җомга көннәрендә Гуляй паркта уза.6700
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.6700
-
30 июнь 2022 - 09:40Автоматизация агробизнеса: как это происходит В Республике Татарстан стартовала программа поддержки автоматизации СХТП.6600
-
30 июнь 2022 - 12:30Алабугалылар өчен ял паркында кино күрсәтәчәкләр Халык ачык һавада «Кире» фильмын карый алачак.6300
-
28 июнь 2022 - 08:02С 29 июня Росреестр Татарстана и МФЦ переходят на безбумажный документооборот Что изменится для татарстанцев при подаче документов на оформление недвижимости.5600
-
1 июль 2022 - 11:00Алабугада аттестатлар һәм алтын медальләр тапшыру тантанасы үтте Ул шәһәр мәдәният сараеның паркет залында узды.3200
-
1 июль 2022 - 10:00Она мечтала с детства стать врачом Ещё в школе знала, что будет лечить детей! И речь о враче-педиатре Елабужской ЦРБ.3100
-
1 июль 2022 - 09:20АО «Транснефть — Прикамье» модернизировало систему пожарной безопасности в Удмуртском РНУ АО «Транснефть — Прикамье» завершило работы по модернизации системы пожарной безопасности офиса Удмуртского районного нефтепроводного управления.2900
-
1 июль 2022 - 14:05Җәй көне зелпене ашап калырга кирәк Аның яфрагы, җимеше һәм кайрысы да файдалы икән.2100
-
1 июль 2022 - 15:15Матурлык яратучы районнар рейтингы билгеле булды «КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнарда урам концертлары уздырачак.1700
-
1 июль 2022 - 14:24Алабугада тарифлар үзгәрәчәк 1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.1600
-
1 июль 2022 - 12:00Алабугалылар Санкт-Петербургта яшәүчеләргә бәйрәм бүләк итте 25 июньдә Ленинград өлкәсендәге Всеволожск районының Энколово авылында кыр эшләре тәмамлану уңаеннан халык күңел ачты.1500
-
1 июль 2022 - 16:55Кырымның «Ак Барс» ял базасында Татарстаннан килгән балаларны каршы алырга әзерләнәләр Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең «Ак Барс» исемле сәламәтләндерү комплексы кунакларны каршы алды.1300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика