Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Кешедән “Ураза тотасыңмы?” дип сорарга ярыймы?

Бу һәм башка сорауларга Алабуганың “Әҗмәл” мәчете имам-хатыйбы җавап бирде.

Изге Рамазан аенда мөселманнарга нинди вазифалар йөкләнә? Ураза тоткан кешегә нәрсәгә игътибарлы булырга кирәк? “Әҗмәл” мәчете имам-хатыйбы Фәрид хәзрәт белән ураза хикмәтләре турында сөйләштек.

Ураза гарәп телендә “сыйәм” дип тәрҗемә ителә. Ә гарәпчәдә бу сүз нәрсәдән дә булса тыелып торуны аңлата. Ел буена кеше теләгән ризыгыннан авыз итә, ә Рамазан аенда ураза тоткан очракта, ул нәфесен тыя, ә ифтар һәм сәхәр вакытында ризыкның кадерен белеп ашый. Аллаһы илчесе Мөхәммәд (галәйһиссәләм) болай дигән: “Рамазан аенда, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешергә теләп, чын күңелдән ураза тоткан кешенең элек кылган гөнаһлары кичереләчәк”. Рамазан ае — кешеләргә туры юл күрсәтүче. Бу сынау көннәрендә һәр кеше дә чистарынырга, уйланырга, теләкләреннән баш тартып, үзен-үзе җиңәргә тиеш.

— Фәрид хәзрәт, Рамазан аеның үзенчәлеге нәрсәдә?
— “Рамазан аенда Аллаһыдан кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кылучы Коръән иңдерелде. Сезләрдән Рамазан аена ирешкән һәрберегез ураза тотсын,” — ди Раббыбыз 2 сүрәнең 185нче аятендә. Димәк, Изге Рамазан — ул иң элек Коръән ае, шушы өстенлек аны башка айлардан аерып тора. Бу мөбарәк айда үзеңне Аллаһ сүзләрен өйрәнүгә, мәгънәләрен төшенүгә багышларга кирәк. Шулай ук бары тик Рамазан аенда таравих намазалары укыла. Ә Рамазанның иң зур бүләге — 1000 айдан да хәерлерәк булган Кадер киче. Шушы кичәне гыйбадәт белән үткәрсәң, гомер буе гыйбадәт кылган саваплар языла.

— Беренче тапкыр ураза тотучыга нинди киңәшләр бирер идегез?
— Аллаһ Раббыбыз ураза турында: “Адәм баласының эшләгән һәр хәерле гамәле үзе өчен... Ә ураза бары тик Минем өчен генә, аның әҗерен дә Үзем бирермен,” — дигән. Бу гыйбадәт Аллаһ каршында олуг дәрәҗәдә һәм Раббыбыз ураза тотучыга бихисап әҗерләр әзерли. Моны аңларга һәм һәрчак истә тотарга кирәк. Без уразабызны Аллаһка бүләк итәбез, бары тик Аның ризалыгы өчен генә тотабыз. Шул нияттә нык торырга кирәк. Һәм бүләкнең сафлыгын кайгыртырга. Ашау-эчүдән генә тыелып калмыйча, начар уйлар йөртүдән, яман эшләр кылудан, гайбәт, ялган, буш сүзләр сөйләүдән, кешеләргә зыян китерүдән, тавыш-гауга чыгарудан туктау мөһим. Ураза-бүләгебез иң күркәм, иң камил булырга тиеш.

— Уразаны ничә яшьтән тотарга ярый?
— Бәлигълык яшенә җиткән, аек акыллы, сәламәт булган һәр мөселман кешесе ураза тотарга бурычлы. Рамазан аенда ураза тоту — исламның бер нигезе. Ураза тотып, фарыз гамәлен үтәгән өчен, кешегә зур саваплар була, ә инде тотмаса, гөнаһ языла. Кайбер балалар әле бәлигълык яшенә җиткәнче рухи һәм физик яктан әзер булалар һәм җиңеллекләр белән уразаларын тоталар. Кече яшьтәге балаларыбызны, үз теләкләренә карап, иртәрәк өйрәтә башларга мөмкин (мәсәлән, башта яртышар көн генә тотсалар була). Кеше уразаны никадәр иртәрәк тота башласа, үз теләкләренә хуҗа булырга шулкадәр иртәрәк өйрәнә.

— Кешедән “Ураза тотасыңмы?” дип сорарга ярыймы?
— Моны сорауның максатыннан, аралаша торган кешенең кем булуыннан чыгып һәм ситуациягә бәйле рәвештә карарга кирәк. Ә инде “Ураза тотасыңмы?” дигән сорауга җавап бирүгә килгәндә, шундый фикерләр. Ураза тоту ул — кешеләргә күренми торган аерым бер гыйбадәт. Сорашмасалар, риядан сак булу өчен, аны әйтеп йөрү кирәк түгел. Ләкин кешеләргә үрнәк булу, исламны аңлату йөзеннән белдерергә дә була. Ә инде: “Син Ураза тотасыңмы?” — дип сорау бирсәләр, без, әлбәттә, алдый алмыйбыз, ләкин “әйе, мин ураза тотам” дип масаеп әйтү ярамый. Бу очракта “Әлхәмдүлилләһ, Аллаһка шөкер, уразадамын” дибез.

— Ураза вакытында, ачу чыгып, катырак сүз әйтсәң, нишләргә?
— Гомумән, без катырак сүзләр әйтүдән сакланырга тиешбез. Без бит алдан ук Аллаһы Тәгаләгә күркәм уразабызны бүләк итәргә ният кылдык. Рамазанның асылы да шул: ураза бездәге шәһвәтләрне, шайтани көчләрне йөгәнли, нәфескә хуҗа булырга өйрәтә. Катырак сүз әйткән очракта, уразаның бәрәкәте югала. Тик шулай да ялгыш әйтелсә, шул ук минутта ихлас тәүбәләр әйтеп, Аллаһтан гафу сорарга тиешбез. Вакытында туктап, гаепне танысак, Ул кичерер һәм тоткан уразаларны кабул итәр, ин шәә Аллаһ.

— Сәхәр һәм ифтарда нәрсәләр ашарга хәерле?
— Хәләл, сәламәт ризык ашарга, җитәрлек күләмдә су эчәргә. Сөннәткә килгәндә, Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләм өч хөрмә җимеше белән, хөрмә булмаса, су белән авыз ачкан. Шуңа күрә бүген ифтарлар гадәттә 3 хөрмә белән бер стакан саф судан башлана. Алар булмаса, башка пешмәгән ризыклар (җиләк-җимеш, яшелчәләр) белән ачу хәерле. Ашаган вакытта, артык майлы, кызган ризыклар ашамагыз, алар организмга авырлык китерергә мөмкин. Ураза вакытында без үзебезне күп ашаудан тыярга тиешбез, ягъни көнозын ашамыйча, кич кояш баеганнан соң, кеше әллә ничә тәлинкә аш ашап куйса, ашказанын тутыру турында гына уйласа, уразаның мәгънәсе югала. Сәхәр һәм ифтар вакытларында чамадан узмыйча гына ашыйк.

— Ураза вакытында онытылып ризык капсаң, нишләргә?
— Чыннан да, кеше ихластан онытылып ризык кабып та, ашап та алырга мөмкин. Сөекле Пәйгәмбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең бу турыда шундый хәдисе бар: “Әгәр кеше ураза вакытында онытылып ашаса яки эчсә, уразасын дәвам итсен, чөнки Аллаһ Үзе аны ашатты һәм эчертте.” Ризыкны капкан вакытта исебезгә төшсә, ашаудан шунда ук туктап, авызда булган ризыкны кире чыгарырга кирәк, йотарга ярамый. Инде искә төшкәч, йотсак, ураза бозыла, Рамазан үткәч, каза итеп, янәдән ураза тотарга кирәк булачак.

— Тота алмаячагыңны белеп, ураза тоту гөнаһмы?
— Кеше үзен начар хис итсә, сәламәтлеге какшаган булса, яисә картлыгы җитеп зәгыйфьләнсә, аңа ураза тоту дөрес булмый, чөнки Аллаһы Тәгалә үзегезгә зыян китермәгез дигән. Узып китә торган чир булса, сәламәтлеге яхшыргач, кеше Рамазаннан соң авырган көннәре өчен уразасын тотып бетерергә тиеш. Бу аның бурычы. Ә ураза тотарга комаучаулаучы даими хроник чиргә ия булучылар яки нык картайган кардәшләр фидия сәдакасы биреп, ураза савапларына ирешә ала. Ураза тота алмаган кеше уразаның һәр көне өчен бер мохтаҗ кешене ашатырга тиеш. Бүгенге бәяләрдән чыгып, фидия сәдакасы 300 сум итеп билгеләнгән. Аны мохтаҗ кешенең кулына яки мохтаҗларны ашата торган берәр оешмага бирергә мөмкин. Мәсәлән, шәһәрнең 6нчы микрорайонында мохтаҗларны ашату урыны булдырылды. 4нче микрорайонда урнашкан безнең “Әҗмәл” мәчетендә дә атнага ике көн мохтаҗларны ашатабыз, ризыклар таратабыз. Фидия сәдакалары җитди сәбәпләр буенча ураза тота алмаган кешеләргә ураза саваплары эшләргә мөмкинлек бирә, ин шәә Аллаһ.

— Йөклелек вакытында ураза тоту ярыймы?
— Йөкле һәм бала имезә торган хатын-кызларга ураза тотмаска рөхсәт ителә. Аллаһы Тәгалә аларга шундый җиңеллек биргән. Ләкин кайбер ханымнар бик көчле була. Әгәр дә ураза тоту авырлык китермәсә, тотарга ярый. Йөклелек яки бала имезү сәбәпле ураза тота алмаган ханымнар киләчәктә каза итеп тотып бетерергә тиеш.

— Ураза җиңел узсын өчен, аны күбрәк йоклап уздыру дөресме?
— Ихластан ниятләсәң, Аллаһка бар күңелең белән тәвәккәлләсәң, уразаның бер авырлыгы да юк. Киресенчә бәрәкәт, рәхәтлек сизәсең. “Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен өстенлекләрен, савапларын аңласалар, бөтен ел әйләнәсе Рамазан ае булуын теләрләр иде,” — дигән Пәйгамбәребез галәйһиссәләм. Рамазан ае — искиткеч бәрәкәтле, шәрәфле ай. Аның һәр мизгеле кыйммәтле. Аның һәр минутыннан без мәңгелек җәннәткә юл ала алабыз. Әгәр дә үзебезне кирәк булмаган эшләр белән мәшгуль итәбез икән, без ул форсатны, зур бәхетне югалтабыз. Гадәти айларда 7-8 сәгать йоклап, Рамазан айларында, ураза җиңел үтсен өчен, 10-12 сәгать йоклау дөрес түгел. Ләкин һәр Рамазан төнен гел йокламыйча уздыру да сәламәтлекне какшатырга мөмкин. Ислам динендә көндезге өйлә намазыннан соң 15-30 минут черем итеп алу гадәте бар — Пәйгамбәребез галәйһиссәләм шулай эшли торган булган. Әгәр мөмкинлек бар икән, бу сөннәт гамәлне үтәргә кирәк — тән дә ял итә, савап та языла. Елга бер генә килә торган мөбарәк Рамазан аеның кадерен белик, бәрәкәтен саклыйк, кардәшләрем. Аллаһ Раббыбыз белән элемтәләребезне ныгытучы ихласлылык ае итеп үтсен. Әәмин.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Тоткан Уразаларыбыз тәнебезгә, җаныбызга сихәт бирсен. Изге эшләр Рамазанда гына түгел, ә ел буена үтәлсен. Бу изге көннәрдә хөрмәтле мөселманнарыбызның тоткан уразалары Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев