Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Кол Шәрифтә никах ничек уза?

Туганымның никахы Кол Шәрифтә узачак дигән хәбәрне ишеткәч, иң элек аптырап калдым, ә ни өчен өйдә түгел? Казанга барып җиткәнче күпме юл газабы, өлкәннәр алҗып бетәр, дип уйлаган идем. Ә анда булып кайткач, Кол Шәрифтә узган никах чыннан да икенче икән дигән фикер калды. Никахлары гына гомерлек булсын.

Андый җиргә мөселман таләпләренә туры килердәй итеп киенеп бару да шарт бит әле. Киттем Алабуга буйлап шундый кием эзләп, күңелемнән Алабуганың һәр почмагын айкап чыксам да, бездә ул бары мәчеттә генә сатыла бугай, мин үзем шунда гына таптым. Анда да үземә яраклысы булмагач, Чаллыга барып алырга туры килде. Бу алабугалылар өчен яңалык та түгел инде, кием кирәк булган саен без гел Чаллыга чабабыз. Хәтта башка ябардай матур яулыклар да Алабугада берничә генә җирдә сатыла булып чыкты. Анысын да күлмәк белән бергә, шул ук Чаллыдан алырга туры килде. Югыйсә, ислам кануннарына туры китереп киенүчеләр саны арта, мәчеткә йөрүчеләр күбәя, алар кайдан киенә микән? Ниһаять, киемнәр дә әзер, никах көне дә җитте.

Изге юлда йөргәнгәме юл газабы, юл ераклыгы бер дә сизелмәде. Казандагы бөкеләргә эләгеп бигеләнгән вакыттан 10 минутка соңга калгач кәеф төшкән иде, ул да бик тиз онытылды. Безнең вакыт сәгать 11гә билгеләнгән булганга, Кремль тавына йөгереп кенә мендек. Үч иткәндәй, Кол Шәрифкә туры юлдан керә торган капканы да бикләп куйганнар. Тауга каршы тагын шәп кенә йөгереп алырга туры килде. Утырып арыган аяклар бик тиз язылды, әле без генә түгел өлкән яшьтәгеләр дә бер дә калышмый бар көчләренә өскә йөгерә. Карап торсаң әкәмәт инде, ләкин вакыт юк, никахка соңга калабыз. Безгә никах өчен нибары ярты сәгать вакыт каралган. Моны яшьләр кайтып әйтүгә үк, никах укырга шул кадәр генә вакыт җитә микәнни, дип күңел шикләнгән иде, әле аның да 10 минуты узып китте. Җомга көннәрендә монда яшь гаиләләр ярты сәгатьтән-ярты сәгатькә гаиләләрен никах белән терки икән. Ягъни вакыт ягы бик кысан. Хәлләр бетеп, кабаланып мәчеткә килеп кердек, анда мөләем гына бик тыныч апалар: "борчылыр сәбәп юк, сез ерактан килүчеләр, җитешәсез",- дип безне тынычландырдылар да, тәһарәтханәгә, кемнәрне никах укыла торган бүлмәгә озатып та куйдылар.

Инде барыбыз да йомшак келәмнәр җәелгән, тиредән эшләнгән затлы диваннар куелган бүлмәдә утырабыз. Уртада зур өстәл тора анда яшь парлар, аларның әти-әниләре, якын туганнар утыра, башкалар кырга куелган диваннарда һәм урындыкларда үз урынын тапты.

Казанның баш казые Рөстәм хәзрәт Зиннуров иң элек гаиләнең ныклыгы, аның нигезе, әти-әни, ир-хатын, балалар хакы, ислам нигезе, никахның әһәмияте хакында вәгазь укыды. Бу кадәрле вәгазь бик ялыктыргандыр дип уйлаганнар ялгыша, ул аны уен-көлке белән һәркемгә үтемле итеп, кыскалыкта осталык дип башкарып чыкты. Шушы вәгазьдә кирәкле һәр нәрсә әйтелде, гади һәм аңлаешлы булганга һәркемгә тиешенчә тәэсир итте. Аннары ата-ана, егет белән кыз ризалыгын алып, мәһерне тәкъдим итеп, никах догасын укыды. Менә шушы бөтен процесс нәкъ ярты сәгать дәвам итте. Монда һәркемнең күңеленә үтеп керердәй вәгазь дә никах та кергән иде.

Кызыксынучыларга шуны әйтәсем килә, Кол Шәриф мәчетендә никах укыту бушлай Бары бу мөһим тантананы мәңгеләштерү өчен фотографларга һәм видеооператорга гына түләргә кирәк. Атнаның җомгадан кала башка көннәрендә укылган никахларда, теләге булганнарга биредә үк чәйләп алу мөмкинлеге дә бар. Ә җомга көнне вакыт тыгыз булу сәбәпле, без җомга намазыннан соң "Azu" кафесына бардык. Бу Кол Шәрифтән ерак түгел урнашкан хәләл кафе. Анда татар милли киемнәреннән егет-кызлар хезмәт күрсәтә. Бик чиста, заманча җиһазланган, ашатулары да бик тәмле иде. Әлеге кафега алдан заказ биреп куйсаң, алар бер залны әзерләп, көтеп торалар икән. Кол Шәрифтә укылган никах менә шулай узды, никахны йортта укыту хәерлерәк икән, дип ишеткәнем бар иде. Сүз дә юк, килешәм, Коръән сүзләренең йорт стеналарына сеңеп калуы беркайчан да артык түгел. Моны истә тотып, икенче көнне безнекеләр дә өйдә якын туганнарны җыеп Коръән укытты. Кол Шәрифтә укылган никах, монда булганнарның күңелендә матур истәлек булып мәңгелеккә сеңеп калды.

Л.Зиннәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев