Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабугада Корбан бәйрәмен ничек билгеләп үтәчәкләр?

Быел бәйрәм 11 август (якшәмбе) көнне билгеләп үтеләчәк.

Корбан гаете Алабуга шәһәрендә кояш чыкканнан соң, 04 сәгать 30 минутта башланып китәчәк, һәм 5 сәгатьтә Гает намазы белән төгәлләнәчәк. Гает намазы укыганнан соң, корбан чалу башланачак. Корбан чалу өч көн дәвам итәчәк, ягъни 11,12,13 август көннәрендә кояш баеганчыга кадәр башкарыла. Алабугада Җәмигъ мәчете күп еллар дәвамында корбан чалуны оештыра. Моның өчен анда барлык шартлар да тудырылган. 

Корбан гаете көнне, гадәттәгечә, балалар, мөселманнар өчен Корбан бәйрәме үткәреләчәк. Ул Алабуга шәһәренең Җәмигъ мәчетендә уздырыла. Чара 11 август көнне сәгать 14.00 башланачак. Монда балаларга, әти-әниләргә уеннар, ярышлар, бүләкләр каралган. 

Изге бәйрәм күңелләрегезгә иман нуры, йортларыгызга тынычлык алып килсен. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев