Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Корбан гаете көнне Татарстандагы төп бәйрәм чаралары Болгарда җәен ишекләрен ачкан “Ак мәчет”тә узачак

"Татарстан - яңа гасыр" каналыннан трансляция дә иртәнге сәгать тугызда "Ак мәчет" тән күрсәтелә башлый

Корбан гаете көнне Татарстандагы төп бәйрәм чаралары Болгарда җәен ишекләрен ачкан "Ак мәчет"тә узачак. "Татарстан - яңа гасыр" каналыннан трансляция дә иртәнге сәгать тугызда "Ак мәчет" тән күрсәтелә башлый.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте узган атнада Корбан бәйрәменнән трансляция Казандагы "Мәрҗани" мәчетеннән биреләчәк, дип хәбәр иткән иде. Бүген исә төп чараларның башка мәчеттә узачагы билгеле булды.
Корбан гаете көнне барлык мәчетләрдә иртәнге намаз - иртәнге сәгать 6:30 да, вәгазь 7:15 тә, 8:00 дә бәйрәм намазы башлана.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең казыйлар советы мөселман илләренең астрономия обсерваторияләре фәнни тикшеренүләре нигезендә, хәнәфи мәзхәбе мәктәбе өйрәтүләре буенча ясаган исәпләүләрдән Зөлхиҗҗә аеның беренче көне 2012 елның 16 октябренә, Корбан бәйрәменең беренче көне 25 октябрьгә туры килә. Шулай ук Корбан бәйрәме бу көнне Башкортстанда, Россиянең күпчелек төбәкләрендә, Төркиядә һәм башка илләрдә уздырыла.
Татарстан Республикасында 2012 елның 25 октябрендә Корбан бәйрәме рәсми рәвештә ял көне булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев