Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Мөхтәрәм мөселман кардәшләребез! Корбан гаетен бәйрәм итү Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы мәчетләрендә 25 нче октябрьдә иртәнге 07.00 сәгатьтә башлана.

Мөселманнар гает көнендә мәчеткә килеп гает намазын укыйлар, садакалар бирәләр, аннары туганнарының вә дусларының хәлләрен беләләр.

Әлбәттә, Корбан гаетендә хәленнән килгән мөселманнар гает намазыннан соң Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен корбан чалалар. Корбанны 25 октябрьдә чалырга өлгермәсә, 26, 27 октябрьдә бугазларга мөмкин. Ләкин 27 октябрь кояш батканнан соң бугазлау дөрес булмас.

Корбан итен өч өлешкә бүлү мөстәхәб (мактаулы гамәл): бер өлеше − мохтаҗларга, икенчесе − кунакларны хөрмәт итү өчен, өченче өлеше − үз гаиләсенә.

Тәшрикъ көннәрендә 24, 25, 26, 27, 28 октябрьдә һәр фарыз намазы артынча тәшрикъ тәкбирләрен әйтү ваҗиб (28 октябрь ахшам намазыннан соң әйтмибез).

Аллаһ Тәгалә чалган корбаннарыгызны, биргән садакаларыгызны вә кылган башка изгелекләрегезне кабул кылсын!

Мәчетләребезгә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев