Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Коръән Гиннеслар китабына кертелде

Татарстандагы иң зур басма Коръән Гиннеслар китабына кертелде. Казанга Гиннес рекордлары китабы комиссиясеннән сертификат килде.

ТРның тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фондына Гиннес рекордлары китабы комиссиясеннән "Гиннесның дөньякүләм рекордлары сертификаты" килде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сертификатта "Дөньядагы иң зур басма Коръән: аның биеклеге - 2 метр (6 фут 6,74 дюйм), киңлеге - 1,52 метр (4 фут 11, 84 дюйм) һәм калынлыгы - 0,17 метр (6, 69 дюйм). «ARC Group s.r.I» компаниясе (Италия), осталар Неджан Братасевеч, Андрей Чернатич (Словения) һәм Мауро Лоче (Италия). тарафыннан эшләнгән. Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фонды (Россия) тарафыннан 2011 елның 17 ноябрендә Кол-Шәриф мәчетенә (Казан, Татарстан Республикасы) тапшырылды", - дип язылган.

Коръән басмасы Кол Шәриф мәчетендә язга кадәр торачак. Аннан соң китапны Болгарга күчерәчәкләр. Биредә ул Идел буе Болгарлары тарафыннан 922 елда исламны дәүләт дине буларак кабул итүгә багышланган Истәлек билгесе бинасына урнаштырылачак.

Эксклюзив Коръәнне бастыру инициативасы белән "Акибанк" ачык акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе Илдар Галәветдинов чыккан иде. Идея республиканың "Яңарыш" фонды ярдәме һәм "Яңарыш" фонды попечительләр советы рәисе, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең шәхсән булышлыгы белән тормышка ашырылды.

Әлеге Коръән, үзенең уникальлеге һәм сәнгати яктан югары дәрәҗәдә эшләнеше аркасында, РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан мәдәни кыйммәт дип танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250