Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Коръән кушканча яшик

Морт авылы мәдәният йортында быел да “Мөслимәләр җыены” узды. Ул әдәп-әхлак темасына багышланды.

Әдәп-әхлак темасы киң кырлы, шулай да, җыен барышында мөслимәләрнең гаиләдә, җәмгыятьтә тоткан урыны; үсеп килүче буыннарда игелек, әхлак, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, гаилә нигезләренә хөрмәт тәрбияләү; аш-су, милли киемнәрнең сакланышы, әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләрне яшь буынга тапшыру, йолаларны саклау һәм бүгенге тормышка кайтаруны тасвирлаган матур үрнәкләр төрле күргәзмәләрдә, мастер-классларда, вәгазьләрдә чагылыш тапты.

Мөслимәләр билгеләнгән вакыттан да иртәрәк җыелды. Алабуга шәһәреннән килгән мөслимәләр өчен кибеттән матур-матур яулыклар, заманча тегелгән мөселман күлмәкләре дә сайларга мөмкинчелек туды. Тирән эчтәлекле күргәзмәләр оештырылган иде. 2019 ел тәфсир елы итеп игълан ителгән иде, шуңа да Ногмани, Кулиев, Батулла тәфсирләре янында әле яңа гына Татарстан мөселманнарының Диния нәзәрәте тарафыннан бастырылган “Кәләм Шәриф Мәгънәви тәрҗемә” Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәсе белән дә танышырга мөмкин иде.

 

Нәсел агачыңны белү – изге бурыч

Шәҗәрә – туганлык элемтәләре, нәсел агачы, бабаларыңның әллә ничә буынга кадәр исемнәрен белү дигән сүз. Элек-электән нәсел тамырларын барлап, шәҗәрә төзү – гадәти күренеш булган. Шәҗәрә аркылы халык үзенең ата-бабалары дәвамчысы булуын төшенгән. Ислам дине буенча, һәрбер татар кешесе, җиде буынга кадәр әтисе, әнисе ягыннан булган әби-бабаларының исемнәрен тәртибе белән белеп, дога кылырга тиеш. Бу күргәзмәдә Фәния һәм Равил Галиевләрнең шәҗәрәләре зур игътибарга лаек булды. Шулай ук Айзат һәм Булат Сәлимовларның ун буын бабаларын әйтеп төзелгән шәҗәрәләре дә кызыксындырды. Алсу Рахманованың төзегән альбомы, Рәис ага Кәримов төзегән шәҗәрә дә мәгълүматка бик бай. Әйе, нәсел агачыңны белү, эзләү – барыбызның да изге бурычы. “Үлгәч тә искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр” – дигән борынгы акыл ияләре. Барыбыз да китап яза алмый, ә менә нәселебезне дәвам итүчеләргә күркәм тәрбия биреп һәм аларга мирас итеп нәсел шәҗәрәсен язып калдыра ала. “Кавемен белгән диненнән, теленнән, милләтеннән ваз кичмәс”, – дигән борынгылар.

 

Күргәзмәләр

Авылыбызның күренекле дин әһелләре күргәзмәсендә Мотыйгулла Ишалов, Хәбибрахман Мәсагутов, Зәйнәгебетдин Нәҗметдинов кебек белемле муллаларның язмышы белән тирәнтен танышырга мөмкин иде. Кызганыч, алар репрессия корбаннары булган. Аларның исемнәре халык күңелендә саклана. Шунда ук 1860 елларда төзелгән мәчет рәсеме һәм аның манарасын кисеп төшергәч, еракка төшеп, бу көннәргә кадәр сакланып калган мәчет ае белән дә танышырга мөмкинлек туды. “Яулыклар тарихы”, “Әби-бабай мирасы”,”Охшаган китабыңны үзең белән ал” дигән күргәзмәләр янында да мөслимәләр озаклап тукталды. Оста куллы авылдашыбыз Мәрзия Минһаҗева Алабуга шәһәрендә яшәвенә карамастан, үз эшләреннән зур күргәзмә оештырган иде.

 

Җыен кунаклары

Сүзне Коръән сүрәләре белән хаҗия, мөгәллимә, үзебезнең авылда гына түгел, янәшә-тирә авылларда да бик күп шәкертләр тәрбияләгән, үзенең вәгазь-нәсыйхәтләре, хикмәтле сүзе, һәрьяклап уйлаган төпле киңәшләре белән авылдашларыбызның җаннарын сихәтләндерүче Бәхиҗә абыстай башлап җибәрде. Коръән сүрәләре укуны кыз балалар Айгөл Әхмәтгалиева, Зәмирә Шәйгалләмова һәм Зәринә Гыйльмуллиналар дәвам итте.

Быелгы җыенда күрше Илмәт, Юраш Һәм Дөм-Дөм авылы мөслимәләре дә катнашты. Шулай ук җыеныбызны хөрмәтләп, Алабуга районы һәм шәһәре мөслимәләренең эшен оештыручы Лилия ханым, Җәмигь мәчете каршында оештырылган мәдрәсә мөгаллимәләре Гүзәл һәм Альбина ханымнар да, мәдрәсә шәкертләре Илмира һәм Әлфия ханымнар да килде. Мөслимәләр җыенына авылыбызның мөхтәрәм кешеләре: җирле үзидарә рәисе Фаиз Фәйзрахман улы һәм авылыбызның “Рөстәм” мәчете имам-хатибы Хәйдәр абый чакырулы иде. Морт авылыннан хаҗия Фәния апа “Җәмгыятьтә әдәплелек кануннары буенча яшә” темасына вәгазь сөйләде. Яшьләрнең гаилә моделе әти-әниләре үрнәгендә корыла, ир белән хатын булып яшәүләренең беренче көннән үк үз әтисе һәм әнисенең кылган гамәлләрен кабатлый, оясында ни күрсә, очканында шул булыр! Болар бәлкем, Коръәнне яттан белерләр, хәдисләрне дә уятып сорасаң җавап бирерлек дәрәҗәдә өйрәнерләр, әмма иң мөһиме Ислам әхлагы юк, ә аны каян аласы? Фәкать иманлы ата-анадан, әби-бабайдан, туганнардан, ягьни гаиләдән.

“Мөслимә гыйлем алуда югары сәләткә ия” – дигән темага, сүзне Илмәт авылыннан килгән хаҗия Гөлсу ханым дәвам итте. Имам Газали хәзрәтләре: “Әгәр кеше үз күңелен тикшереп, аны төзәтү өчен эшләсә, һичкемне тикшерергә вакыты калмас иде”, – дигән. Нәфесебездән акылны өстенрәк куеп, аны гыйлем белән ныгытып, һәрнәрсәгә иман күзлегеннән карасак, һәр нәрсәдә Аллаһның хикмәтенә тап булырбыз.

Шөкер итү яхшы холык сыйфатларының иң мөһиме, дип башлады сүзен Дөм-Дөм авылыннан килгән Ләлә ханым. Шөкер итү – кешенең үз хәленнән канәгать булып, Аллаһыга рәхмәтләрен белдерүедер. Шөкер итү – Аллаһыны олылаудыр. Аллаһы биргән санаусыз нигъмәтләрнең кадерен белеп, аларны начар эшләр өчен түгел, бәлки Аллаһ юлында, Аллаһыга хезмәт итүдә кулланудыр.

Бәхетле гаилә – җирдә җәннәтнең чагылышы ул. Иң хәерле гаилә – ирнең дә, хатынның да үз урынында булганы, – дип шактый гына мисаллар белән дәлилләде үзенең чыгышында Юраш авылыннан килгән Әлфидә апа.

Морт авылыннан Гөлфинә ханым башкаруында “Ялгыз ана” мөнәҗәте һәркемнең күңел түрендәге кылларын нечкәртеп җибәрде.

Мөселманнарның сөннәт буенча киенү рәвеше турында сөйләгәндә, Морт авылыннан Флера апа:

– Кием мәсьәләсендә шәригатебез буенча без хатын-кызларга куелган таләп бик зур, чөнки хатын-кызларыбыз – милләтебезнең киләчәге, милләтебезне дәвам итүчеләр. Хатын-кызларыбыз урамда теләсә нинди кыяфәттә йөреп, үзләренә бозык энергия туплап, аннан соң ул энергияне үзләренең туачак балаларына күчерсәләр, безнең милләтебезнең киләчәге юк, менә шуңа да сәламәт балалар тумый, – дип кисәтте.

 

Ике чынбарлык

Әдәп темасын дәвам итеп, каберләрне зиярат кылу мәсьәләсендә, Морт авылы мисалында, тәҗрибә уртаклашу булды. Зиратлар алар шул авыл җирлегендә яшәүчеләрнең көзгесе. Аларның торышына карап, шул авыл кешеләренең әдәп-әхлагы турында фикер йөртергә мөмкин. “Мин сезгә каберләрне зиярат итүне тыйган идем, хәзер исә рөхсәт бирәм, чөнки каберләрне зиярат итү Кыямәт көнен искә төшерә” (хәдис Тирмизи һәм Мөслим). Кеше һәрвакыт ике чынбарлык: яшәү теләге һәм үлемнең котылгысызлыгы арасында яши. Кешенең ике төп киңәшчесе бар: аларның берсе сөйләп торган киңәшче – ул Коръән китабы, ә икенчесе сөйләшми торганы – үлем. Менә шушы сөйләшми торганыннан дәрес, гыйбрәт алсыннар өчен элек зиратларны авыл, шәһәр уртасына урнаштырганнар икән.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләЛаһу галәйһи үә сәлләм) әхлагы – Коръән иде. Бу тема җыенның иң югары ноктасы булгандыр, чөнки безнең яшәү рәвешебез – Коръән кушканча булса гына киләчәгебез өметле. Пәйгамбәребез галәйһис сәлләм әйтә: “Аллаһ сезнең дә, рәҗәгезгә дә, байлыгыгызда да карамый. Ул сезнең күңелләрегезгә карый”, – дип вәгазьләде Морт авылыннан Әлфирә апа. Димәк, без күңел сафлыгы белән генә Аллаһка якын булабыз. Әле бу өлкәдә һәркайсыбызга иксез-чиксез эшлисе бар. Кызганыч ки, без бүген күңелебезне сафландырасы урынга, байлык, дәрәҗә артыннан куып, үзебезне дә харап итәбез, дингә дә зыян салабыз.

 

Аллаһыбыз матурлыкны ярата

Йомгаклау сүзе белән Алабуга мөслимәләр оешмасын җитәкләүче Лилия ханым чыгыш ясады. Безнең динебез хатын-кызның хакын бик югары куя. Әлхәмдүлилләһ, гаиләләребездә тәрбияле, хәерле мөгамәлә кору өчен Аллаһ Сөбеханә вә Тәгалә Коръәнне иңдерде, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләЛаһу галәйһи үә сәлләм) сөннәтенә ияреп, бик күп әҗер-савапларга ирешү юлын күрсәтте. Әйе, Коръәни Кәримебездә тормышның һәммә четерекле якларына да җаваплар күрсәтелгән.

Мөслимәләр аралашуны түгәрәк өстәл артында дәвам иттеләр. Өстәлгә нәкъ элекке гореф-гадәт буенча токмачлы аш, бәрәңгеле ит куелды. Мөслимәләр гөбәдия һәм башка тәм-томнар белән сөтле чәй эчтеләр. Җыенның бу өлеше дә хикмәтсез үтмәде. Классташым киң күңелле Асия Шамил кызы узган елдагыча табагы белән күпереп пешкән мич коймагы алып килде.

Бер хәдистә әйтелгәнчә: Аллаһ матур һәм матурлыкны ярата. Әгәр без иманның иң олы әхлакый ноктасына җитеп, күңелләребез матур була икән, иншә Аллаһ, безнең тирә-юньдә яхшылык һәм гүзәллек, гаделлек хөкем сөрер. Мөслимәләр җыенында катнашкан һәркемгә, Аллаһның рәхмәте булсын. Гамәлләребездән Аллаһ разый булсын. Һәммәбез Аллаһыга шөкер кылып яшик.

Кадрия СӘЛИМОВА, Морт авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

6

7

5

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев