Алабуга нуры

Кыйбла

Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанып, Коръән кушканча яшәүче мөселманнар өчен бәрәкәтле ай - Изге Рамазан җитте. Бу уңайдан Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов безнең кайбер сорауларыбызга җавап бирде.

- Быел рамазан ае башлану кайсы көнгә туры килә? Кемнәр ураза тотарга тиеш?

- 26 майда кичен кояш баегач рамазан башлана, 27 майда иртән мөселманнар уразага керә. Сау-сәламәт, балигъ булган һәркем, тәвәкәллек итеп, Алла кушканча ураза тотарга ният кылып, бу гамәлне башкарырга тиеш.

- Ай буена иртә таңнан кояш батканчыга кадәр ризык капмый, су эчми түзәргә, тәмәке тартудан, якынлык кылудан тыелырга кирәклеген беләбез. Кеше ихтыярын сыный торган тагын нинди кагыйдәләр бар?

- Начар сүзләрдән тыелу, гайбәт сөйләмәү, яхшы гамәлләр кылу, һәрвакыт изге нияттә булу. Ураза тоту мөселманнарны Аллаһка якынайта, аларның рухи дәрәҗәсен арттыра. Кем иман белән, өмет белән һәркөн ният итеп ураза тотса, шуның гөнаһлары гафу ителә. Ураза тоту - гыйбадәтләрнең берсе, ул иртәнге сәхәр белән башлана, кичке ифтар (авыз ачу) белән тәмамлана.

- Берничә көн уразасын калдырган кеше башка вакытта ураза үти аламы?

- Авыру сәбәпле уразасын калдырган мөселман сәламәтләнгәч, мөсафир юлдан кайткач, ураза тотарга тиеш. Калаган уразаны башка айда да тотарга мөмкин, шуңа кадәр бу аның өстендә кала. Табиблар белешмәсе буенча җитди авыруы булган мөселманнар бар, бу очракта ураза тота алмаганнар өчен, мескеннәргә бирелә торган фидия сәдәкасы каралган. Бер көн ураза өчен - 200 сум.

- Фитыр сәдәкасы кайчан бирелә һәм аның күләме күпме?

- Фитыр сәдәкасы мохтаҗларга бирелә. Аны балигъ булган һәр мөселман үти. Ул Ураза гаетенә кадәр бирелергә тиешле. Фитыр сәдәкасы гаиләдәге һәр кеше башыннан исәпләнелә. Күләме быел да бер кешедән 100 сум. Фитыр сәдәкасы уразаны камилләштерә. Икенче максаты: мохтаҗларга бәйрәм шатлыгын тоярга булыша.

- Ураза тотып та, тискәре уйлардан арына алмаган кешенең уразасы кабул буламы?

- Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: "Ураза үзеңне ризыктан гына тыю түгел, ул начар гадәтләрдән, начар күренешләрдән дә саклану". Сүздә генә түгел, эшләре белән дә хак мөселман булганнарның тоткан уразалары кабул булсын.

Таң ата башлаганчы, ураза тотучылар сәхәр ашый. Ул бәрәкәтле санала, кешегә ураза тоту өчен җитәрлек көч бирә. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, сәхәр кылмаганнан кешенең уразасы бозылмый, әмма савабы кимрәк була, чөнки ураза тәртипләре үтәлергә тиеш. Кичен кояш баюга, авыз ачалар.

Ифтарны су йотудан һәм так сандагы яңа өлгергән яисә кипкән җимеш ашаудан башлыйлар, дога укыйлар.

Уразага кергәч, гадәттә, мәчетләребездә ифтар ашлары үткәрелә. Ифтар мәҗлесе аны оештыручылар исеменә һәм матди ярдәм күрсәтүчеләр исеменә атап дога кылу белән тәмамлана. Мөселманнарга авыз ачтыру өчен хәзер мәчетләрдә бөтен уңайлыклар да бар. Районыбызның имам-мөхтәсибе алабугалыларны ифтар мәҗлесләре үткәрергә чакырды.

Ихтыяр көче тәрбияләргә, кешенең эчке дөньясына игътибарны юнәлтергә, хәрәм уй һәм гамәлләрдән сакланырга, кылган хаталардан тәүбә итеп, Аллаһыбыз ихтыяры каршында тәкәбберлегебезне җиңәргә булыша, мәрхәмәтлелекне арттыра торган изге рамазан ае һәммәбезгә җан тынычлыгы биреп, күңелләребезне якты итсен иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: