Мендәр мамыгы
Зәйнулла хәзрәт өстеннән бертуктаусыз шикаять язалар. Шуннан соң аны төрмәгә утырталар. Күпмедер вакыт узгач, шикаять язучы кеше авырый башлый.
Нинди генә табибларга мөрәжәгать итеп караса да, аны дәвалый алмыйлар. «Шикаятьләр язган өчен бирелгән җәзадыр», - дип, ул Зәйнулла хәзрәттән гафу үтенергә уйлый.
- Мин сине гафу итәм, - ди Зәйнулла хәзрәт. - Тик бер шартым бар.
- Бер генәме? - дип сөенә ул.
- Бер генә… Өеңдәге зур мендәрне алып чык та, шуның мамыгын урам буйлап тарат…
Шикаятьче әлеге үтенечне тиз арада башкарып, хәзрәт янына юнәлә.
- Бик тиз эшләгәнсең, - Зәйнулла хәзрәт. - Җиңел булдымы?
- Бер дә авыр булмады.
- Хәзер тараткан мамыкны җыештырып ал инде. Җыеп бетерә алсаң гафу итәм, - ди хәзрәт.
- Аны ничек җыеп бетерермәк кирәк? - дип сорый шикаятьче, аптырап.
- Сүзне дә чәчүе генә җиңел… -ди Зәйнулла хәзрәт.
Хөрмәтле дустым, шуны онытма: тел ярдәмендә уйлаганыңны башкаларга аңлата алуың - иң зур нигъмәтләрнең берсе. Аның Аллаһ тарафыннан кешегә бирелгән нинди зур бүләк икәнлеген төшенү өчен телсезләрнең хәлен аңлау җитә. Тел - пычак мисалындагы корал кебек. Пычак ярдәмендә яхшы эшләр эшләү белән бергә, начарлык та кылып була. Табиб кулындагы пычак кешене үлемнән коткарырга мөмкин, әмма шул ук пычак вәхши кешенең кулында булса, ул аның белән йөзләгән кешенең канын түгә ала. Кул җәрәхәте бик тиз төзәлә, әмма тел белән ясалган җәрәхәт кайбер вакытта мәңгегә төзәлми. Бигрәк тә бүгенге заман кешеләре бер-берләренә кыенлык китерүдә элеккеге дәвер бәндәләреннән күпкә уздыралар. Бик сәер кешеләр барлыкка килде. Бер-берләренә авырлык китереп, бер-берләренең хәсрәтләрен күреп, ләззәт алып шатланалар. Аларның бер төркеме мәгънәсез сугышлар оештырып, кеше каны түгә. Икенче бер төркеме исә кешеләрнең кимчелекләрен эзләп уңга, сулга, бөтен җиргә аларның җитешсез якларын сөйләп йөрүләре белән рәхәтләнә.
Кешегә авыр сүз әйтеп, аны рәнҗетү өчен күп көч кирәкми, әмма рәнҗеткән кешенең гафу итүен алу өчен, күпме генә көч түксәң дә, кайбер вакытта бернинди нәтиҗәгә ирешә алмыйсың. Гайбәт һәм кешеләрнең кимчелекләрен сөйләп йөрү, дуңгыз ите ашап, аракы эчүдән дә яманрак эш булып санала. Аллаһы Тәгалә изге китабында гайбәт сөйләүне һәм кешенең кимчелеген фаш итеп ләззәтләнүне үлгән кешенең итен ашау белән чагыштыра. Көннәрнең берендә пәйгамбәребез (с. г. в.) вәгазь сөйли торган мөнбәренә менеп, каты тавыш белән эндәште:
«Әй, теле белән генә иман китереп, күңелләренә иман нуры кермәгән бәндәләр! Мөселманнарга зыян китермәгез, аларның кимчелекләрен эзләп йөрмәгез. Берегез мөселман кардәшенең кимчелеген эзләп йөрсә, Аллаһ та ул бәндәнең кимчелеген эзләр. Һәм ул кая гына качса да, аны табып, оятка калдырыр»
Әй, сөекле дустым! Гайбәт сөйләүне, кешеләрнең кимчелеген тикшереп, сөйләп йөрүне иң зур гөнаһлардан сана. Гайбәт сөйләүгә караганда телсез калуым хәерлерәк дип уйла. Мендәр мамыгы мисалында сүзләрне анда-монда туздырма. Таратуы җиңел булса да, җыештырып алуы мөмкин булмас, теләгең бик көчле булса да.
Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев