Алабуга нуры

Мөхәммәт Пәйгамбәр касәсе, яки кавказча яулап алу

Сентябрь аенда Мөхәммәт Пәйгамбәр кулланган касә Лондоннан Грозныйга кайтартылды. 14 гасыр сакланган касәне Пәйгамбәр дәвамчылары аны ни өчен нәкъ менә Рамзан Кадыйровка бүләк итте икән?

Бу сорау бик күпләрне кызыксындырса да, аңа әле җавапны тиз генә алып булмастыр. Әмма шунысы шиксез, касәне кулга төшерү өчен, Чечня Президенты күп көч һәм акча түккән булырга тиеш. Хәер, гасырлар буе мөселман татарлар хисабына төзелгән Ярослав шәһәрендәге тарихи мәчетне төзекләндерүгә чеченнәрнең, аерым алганда, Рамзан Кадыйровның, шулай ук Мәскәүдә яңа мәчет төзелешенә дип дагстанлы Сөләйман Кәримовның 100 миллион сум акча бирүе шөбһәле уйларга этәрә. Чечня президентының чечен халкын Россиядә төп мөселман халкы итеп күрсәтергә теләве күптән мәгълүм. Шөһрәт яратучы кавказлылар белән таркау татарны һич чагыштырырлык түгел. Дин башында торган милләттәшләребезнең башкалар авызына карап торуы гына аңлашылмый. Башта Мәскәүдәге җәмигъ мәчеткә татарлар гына түгел, башкалар да йөри, алар татарча аңламый дип, вәгазь сөйләү, дини бәйрәмнәр русча алып барыла башлады, аннан милләттәшләребезгә анда урын "тарайды". Әйтүләренчә, күпләр хәтта намазга да йөрми башлаган. Үзәк матбугат чаралары хәбәр итүенчә, Равил хәзрәт Гайнетдин, Рамзан Кадыйров белән үтә дуслашып киткән, ахры, юкса тарихи мәчетне җимерергә ризалык бирмәгән булыр иде. Инде кавказлылар акча биреп, бүген үк үзләрен анда хуҗа итеп тоя икән, киләчәктә мәчетнең татар мөселманнарына тәтүе ай-һай икеле. Әйтүләренә караганда, бүгенге көндә алар Әсәдуллаев йорты янындагы беренче тарихи мәчетне дә үз кулларында тота башлаган. Әсәдуллаев йорты һәм ул мәчетнең стеналарында да ярыклар барлыкка килгән дигән хәбәрләр бар. Милләттәшләребез арасындагы таркаулык, ислам кануннарын тотучыларның азлыгы сәбәпле, татарның алардан да коры калу ихтималын арттырмый микән?

В.Винер

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
Ночной режим