Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

"Җәмигъ" мәчетендә Корбан бәйрәме (фоторепортаж)

Корбан гаете чаралары иртәнге сәгатьләрдә үк шәһәрнең һәр мәчетендә иртәнге намаз һәм вәгазь белән башланды. Алабугада иң зур чара, һәр елдагыча, "Җәмигъ" мәчетендә үтте. Анда 500дән артык кеше килгән иде.

Мәчет эченә сыймаган мөселманнар урамда торып гыйбадәт кылды.

Иртән беренче яуган кар да сөендерде.

Мәчеткә җыелучылар алдында Ислам хәзрәт бәйрәм вәгазен сөйләде. Вәгазьне хәзрәт татар һәм урыс телендә укыды. Вәгазенең азагында Ислам хәзрәт мөселманнарга иминлек, саулык теләде.

Бәйрәм вәгазеннән соң, "Җәмигъ" мәчетенә җыелучылар бергәләп гает намазын укыды. Гает намазын имам-хатыйб Азат хәзрәт Шәрипов укыды.

Аннан соң мөэмин-мөселманнар хәерләр өләште һәм мәчет ишегалдына чыкты. Анда берничә машинада Алабуга районы фермер-хуҗалыкларыннан корбанлык сарыклар китерелгән иде (бәясе хайванның авырлыгына карап 3 мең сумнан алып 8 меңгә кадәр). Биредә йөздән артык сарык корбан ителде.

Алдагы көннәрдә дә бәйрәм чаралары дәвам итәчәк. Бәйрәм барышында корбан чалулар да, туган-тумачаларны аш мәҗлесенә чакырулар да була.

Якшәмбе иртәнге сәгать унда "Җәмигъ" мәчетендә Корбан бәйрәме уңаеннан сый-хөрмәтләр белән бәйрәм өстәле әзерләнәчәк.

Рузилә ГАЛИМОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев