Морт авылында яшәүче Фәния апа Галиева хаҗ сәфәрендә булып кайтты (фото)
Газетабызның үткән саннарының берсендә райондашларыбызның Корбан бәйрәме алдыннан Согуд Гарәбстанына бер айга хаҗга барырга җыенулары турында язган идек. Бер ай вакыт үтеп тә китте. Шушы көннәрдә хаҗилар, туган илләренә исән-имин кайттылар. Ерак сәфәргә баручылар арасыннан районыбызның Морт авылыннан Фәния ханым Галиева да бар иде. Безнең хәбәрчебезгә сәфәрче белән очрашып сөйләшергә...
- Фәния ханым, хаҗ кылырга ничек барып кайттыгыз?
- Хаҗга баруны Татарстан Диния нәзарәте оештырды. Шәхсән миңа Яр Чаллы төркеме белән барырга насыйп булды. Татарстаннан 21 кешедән торган 7 төркем барды. Барлыгы 1200 кеше идек. Иң беренче Казан шәһәренә автобусларда алып бардылар. Аннан очкычларга утырып 5-6 сәгать чамасы Гарәп Әмирлеге башкаласы Дубайга очтык. Биредә барыбыз да шушында ук бирелгән ихрам киемнәрен киендек һәм Согуд Гарәбстанында урнашкан Җитдә шәһәренә очтык. Аэропортка төшкәннән соң автобусларда Мәккә шәһәренә алып киттеләр һәм кунакханәләргә урнаштырдылар. Ял итеп алганнан соң иң зур Әль-Хәрам мәчетенә алып киттеләр. Аның матурлыгын сөйләп кенә бетерерлек түгел. Бер миллион кеше сыйдырышлы мәчеттә Ибраһим (г.с.) улы Исмәгыйль белән төзегән Кәгъбәтулла таш тора. Шунда ук Ибраһим (г.с.) аяк эзе дә бар. Шул таш буенча сәгать теленә капма-каршы юнәлештә дүрт почмак саен дога укып җиде тапкыр әйләнеп чыктык. Бу тәвах кылу дип атала. Аннан ерак түгел генә Марва белән Сафа таулары бар. Монда Һаҗәр анабыз улы Исмәгыйльне бәбиләгән. Зур мәчетләр янында әлеге таулар калкулык кебек кенә калган һәм ул бар яктан да уратып алынган. Яшел төсләр белән Хаҗәр ана үткән юлларны билгеләп куйганнар. Монда ул үткән юлларны үтәсең. Бу сәгый кылу була. Әлеге эшләрне башкарып бетергәннән соң Гөмрә хаҗына алып китәләр. Бу Аллаһы Тәгалә белән элемтәдә була торган җир. Биредә көн буе тордык. Намаз, дога укып, теләкләр теләдек. Биш тапкыр намаз укыганнан соң каза намазларын укыдык. Монда укыган бер намаз җиде мең намазга тиң. Намаз укучылар бик күп идек. Хатын-кызлар бер рәткә, ир-атлар бер рәткә тезелеп бастык. Аннан иң зур хаҗ урыны Мәккәдән җиде чакрым булган Мина белән Гарәфә үзәнлеге, икенче төрле ул урынны Рәхмәт тавы дип йөртәләр, шунда бардык. Әлеге үзәнлек 10 гектар җирне биләп тора. Бу - Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтеп, дога кылып, теләк тели торган урын. Гомумән, хаҗ кылу бер ай дәвам итсә дә, бер генә минут та тик тормыйсың - гел хәрәкәттә. Һәр урында дога, теләк, намаз укып йөрисең. Баруыбызның максаты да шул бит. Кунакханәләрдә дә хаҗга алып барган хәзрәтләребез вәгазьләр сөйләде.
- Согуд Гарәбстанында безнең Татарстаннан аермалы буларак нинди үзгәлекләр бар?
- Шунысы күренеп тора, мәчетләрдә азан әйтә башласалар, барлык сәүдә үзәкләрендә сатучылар кибетләрен дә бикләми намаз укуга күчә. Урлашып йөрүчеләр дә юк. Урлашкан кешенең кулынкултык астыннан аз гына түбәнрәк урыннан кисәләр. Кулы киселгән кешеләрне күрдек. Алар хәер сорашып йөриләр. Ләкин бик сирәк. Мәдинә шәһәрендә һава торышы да, кешеләре дә йомшак табигатьле. Мәккә шәһәрендә исә ташлардан торган таулар, һава торышы нык коры булганга бер үсемлек тә үсми, кырыс һава һәм кешеләре дә кырыс икәне күренеп тора.
- Хаҗ кылырга Татарстан мөселманнарыннан тыш, Россиядә яшәүче мөселманнарның кайсылары килгән?
- Бездән башка Дагыстан, Кавказ, Черкесия, Ингушетия һәм башка яклардан килүчеләр бар иде. Иң күбе Дагыстаннан килүчеләр. Хаҗ кылырга барлыгы җиде миллион кеше килә, үз халкы җиде миллион ярым. Әле безнең Россиядән хаҗ кылырга бару четерекле мәсьәлә түгел. Мәсәлән: Төркиядән хаҗ кылырга бару өчен кешеләр биш ел чират көтәләр, чөнки ул илдән ел саен барлыгы 38 мең кеше бара икән. Ә менә Индонезия мөселманнары 15 ел чират көтә. Димәк якташларыбызның барырга теләге һәм мөмкинлеге булса, иртәгесе көнгә калдырмаска киңәш итәр идем. Хаҗ кылу бар мөселман өчен дә фарыз гамәл һәм анда бар кеше дә бер-берсенә карата яхшы мөгаләмәдә. Этеш-төртеш, кычкырышлар юк. Барысы да тыныч кына үз эше белән мәшьгул, оештыручылар һәрвакыт аңлатып, ярдәм итеп торалар. Бигрәк тә Рамазан хәзрәткә, Малик хәзрәткә, озак еллар Татарстанның 23 мәктәбендә дин дәресләре алып баруны оештыручы Җәлил Фәзлиевка һәм Габдулла хәзрәткә аеруча рәхмәтемне белдерәсем килә.
- Сер булмаса, нинди теләкләр теләдегез?
- Беренче чирата илебезнең, торган урыннарыбызның иминлеген теләдек. Ил җитәкчеләренә, туганнарыбызга, баларыбызга шәфкатьлелек теләдем. Тәрбияләп үстергән балаларыбызның, тырышып тапкан малларыбызның бәрәкәтен сорадым.
Гөлназ Рәхимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев