Алабуга нуры

Мөселманнар Аллаһка якыная

Тиздән изге бәйрәм – Корбан гаете җитә. Бу уңайдан халыкны борчыган кайбер сораулар белән без Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдиновка мөрәҗәгать иттек.

Корбан гаете – хаҗ тәмамлануын билгеләгән мөбарәк Ислам бәйрәме.

Корбан бәйрәме зөлхиҗҗә аеның унынчы кәнендә үткәрелә.

Корбан чалу хикмәте һәм файдасы нидә?

– “Корбан” сүзе гарәпчәдән “якынаю” дип тәрҗемә ителә. Бу очракта корбан чалу Аллаһның әмерен үтәп, Аллаһка якынайта һәм аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә. Раббыбыз корбанга мохтаҗ түгел. Ул моның белән безнең Үзенә якынлык дәрәҗәсен тикшерә. Моны башкарып, без Аллаһы Тәгалә каршында булган бурычыбызны үтибез. Бу – өстебездәге бурычны үтәү. Бусы бер яктан булса, икенче яктан, корбан чалгач, бик күркәм гамәл булып тора – ул аны өчкә бүлеп, бер өлешен үзеңә калдыру, икенчесен – якын-туганнарга өләшү, өченчесен – мохтаҗларга өләшү. Корбан чалучылар әле мохтаҗларга ярдәм дә  итә. Бу хәер-садака була, ләкин бу мәҗбүри түгел. Корбан чалучы кеше барлык итне үзенә дә калдырып, үз гаиләсен туендыра ала.

Кемнәр корбан чалырга тиеш?

– Ислам диненең биш нигезе бар. Шул биш нигезнең берсе – кеше үз гомерендә бер тапкыр булса да изге Мәккә шәһәренә хаҗ кылырга тиеш. Сәламләтлеге, мөмкинлеге, юллары имин буган мөселманнарга бу фарыз була һәм алар хаҗ кылырга тиеш. Хаҗ корбан гаете алдыннан кылына торган гамәл булып санала. Хаҗ гамәлләренең бетүе Корбан гаете көне белән билгеләнелә. Ул Корбан гаетенә 3-4 көн кала башлана һәм аның бетүен Корбан гаете билгели. Шул көнне хаҗилар корбан чалалар һәм хаҗ гамәлләрен тәмамлыйлар. Ә инде хаҗга бара алмаган кешеләр туган авылларда, шәһәрләрдә менә шушы Корбан гаете көнне, мөмкинлек булган кеше корбан чалырга тиеш. Бу нисап күләме булган кешеләр турында сүз бара. Нисап күләме – ул акча күләме. Ул Корбан гаетенә бурычларыннан, төрле ихтыяҗларыннан кала, әгәр аның 18,5 мең акчасы бар икән, бу кеше корбан чалырга тиеш.

Әйтергә кирәк, корбан чалу – ул кешенең мөмкинлеге булса, һәр елны үтәлегә тиеш булган гыйбәдәт.

Корбан чалуга нинди хайваннар ярый?

– Корбанга сарык, кәҗә, сыер һәм дөя чалалар. Сарык, кәҗә – бер кеше исеменнән чалынса, сыер һәм дөя – 7 кешегә хәтле бүленергә мөмкин. Корбанга чалына торган малның җенесе нинди булса да ярый, ә менә яшенә килгәндә, бер яшьлек мал булса, яхшырак. Әгәр дә гәүдә зурлыгы белән бер еллык малга охшаган икән, ярты яшьтән алып бер яшь аралыгындагы мал булса да ярый. Билгеле, корбан итеп чалынасы мал сау-сәламәт булырга тиеш. Бер яисә ике күзе дә күрмәгән, йөри алмаслык аксак, бер яки ике колагы тулысынча киселгән, койрыгы яртылаш яисә тулысынча киселгән, җелеге кибәрлек ябык булган, тумыштан койрыгы йә колагы булмаган һәм буаз хайваннарны корбан итәргә ярамый, бөтен органнары сау булырга тиеш. Әлеге малны хәләл азык, ягъни химиясез ризык ашатып үстерергә кирәк.

Корбанга чалына торган мал ничә сумга төшәчәк?

– Быел корбанга чалынган хайван (сарык мисалында) 6 мең сумнан алып бәяләнә, ләкин бәя малның зурлыгына карап үзгәрергә дә мөмкин.

Алабуга Җәмигъ мәчетендә ел да корбан чалу гамәлләре оештырыла. Быел да ул ниятләнелгән. Ул бер-ике ай алдан корбан чалуга язылудан башлана. Язылу Корбан бәйрәме көненә кадәр дәвам итә.

Елдагыча районыбыз мәчетләрендә иртәнге биштә, ә шәһәр мәчетләрендә иртәнге алтыда бәйрәм намазлары башланачак. Ул тәмам булгач, мөселманнар корбан чала башлый.

Корбан бу бəйрəмнең беренче, икенче һəм өченче көннəрендə чалына.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: