Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Мөселманнар өчен изге булган Бәраәт кичәсе

Киләчәк бер ел эчендә бөтен мәхлукатның, бөтен барлыкның ризыклары, байлык вә ярлылык xәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, яңа туачак вә ул ел эчендә вафат булачак кешеләр - барысы да бу кичне билгеләнер

Мөселманнар өчен изге булган Бәраәт кичәсе якынлаша. Мөбәрак өч айның берсе булган Шәгъбан аеның унбишенче кичәсен - (14еннән 15енә каршы кичә) ел саен мөселманнар рухи күтәренкелек белән каршы алалар. Быел Бәраәт кичәсе 15 нче шәгъбәнгә, ягъни 4 июльдән 5 июльгә каршы төнгә туры килә.

Ислам галимнәре раслаганча, Кадер кичәсеннөн соң иң изге кичә - Бәраәт кичәседер. Чөнки Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөнья сәмасына (күгенә) иңдерелгән, вә Кадер кичәсендә Пәйгамбәребезгә төшерелә башлаган.

Бу кичәнең фазыйләте, изгелеге турында шактый күп нәрсә сөйләп була.

Ислам галимнәре аны «мөбәрак» дип сыйфатлый, чөнки ул - бәрәкәтле, тирән мәгьнәле бер кичәдер. Бу кичәдә Хак Тәгалә бәндәләренә гөнаһлардан арыну, рухи яктан пакьләнү мөмкинлеге бирә.

Бәраәт кичәсендә киләчәк бер ел эчендә бөтен мәхлукатның, бөтен барлыкның ризыклары, байлык вә ярлылык xәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, яңа туачак вә ул ел эчендә вафат булачак кешеләр - барысы да бу кичне билгеләнер.

Бу мөбарәк кичәдә Җәбраил фәрештә галәйһис-сәлләм Рәсүл Әкрам салләлаһү галәйһис-сәлләм янына килеп, болай дигән: "Йә, Аллаһының Рәсүле! Аллаһы Тәгалә бу кичәдә шактый күп кешене кичерер, шактыен гафу итмичә калдырыр. Шул гафу ителмәүчеләр - мөэминнәр илә талашучылар, мөселманнарны кимсетүчеләр, туганлык хисен, араларын кисүчеләр, тәкәбберләр, ата-анасын рәнҗетүчеләр, гомерләрен сәрхүшлектә үткәрүчеләр..."

Бәраәт бурычтан вә җәзадан котылу, димәктер. Бәраәт кичәсе гөнаһлардан котылу, димәктер. Бәраәт сүзе бер бурычны яисә салымны түләгәнне раслаган кәгазь (квитанция) мәгънәсенә дә туры килә. Шуңа күрә Бәраәт кичәсе, гөнаһлардан котылуны раслап, безгә таныклык тапшыру кичәсе, димәктер.

Гата ибне Ясәр разыйаллаһу гәнһе, бу кичәдә ике Бәраәт кичәсе арасында вафат булачакларның исемнәре Газраил галәйһис-сәлләм сәхифәләренә теркәлер, ди. Кадер кичәсеннән башка бу кичәгә бүтәне якын килмәс, ди.

Бу кичәдә Пәйгамбәребез галәйһис-сәлләм агасы хәзрәте Габбас разыйаллаһу гәнһене тәсбих намазын укырга өндәде. Бәраәт кичәсенең үз намазы да бар. Бу намазда "Әлхәм" сүрәсеннән соң "Аятел-Көрси" белән "Иннә-әңзәлләһ" сүрәләрен уку күркәм гадәт булыр.

Бу кичәдә өч мәртәбә "Йәсин" сүрәсе укылыр. Беренче мәртәбә "Йәсин" сүрәсен укыганда укучының нияте Аллаһы Тәгаләдән озын гомер сораудан гыйбарәт булыр, икенче мәртәбә "Йәсин" укыганда мөселман Аллаһы Тәгаләдән бәла-казалардан иминлек сорар. Өченче мәртәбә бәрәкәт артсын дип укыр. Бу хакта "Татар мөселман календаре" хәбәр итә.

Ислам әдәбиятында Бәраәт кичәсенең биш хикмәте турында менә нәрсәлөр язылган. Бу кичәдә хикмәтле рәвештә башкарылачак эшләрнең иң әһәмиятлеләре сайланып билгеләнә. Бу кичәдә кылынган гыйбадәт (укылган намаз, ураза, Коръән, хәтем итү, дога, зикер, тәүбә), аеруча фазыйләтле һәм саваплы була. Бу кичә илаһи ихсан һәм бәрәкәт белән туп-тулыдыр. Бу кичә - мәгъфирәт (ягъни ярлыкау) кичәседер. Бу кичәдә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) тулы шәфәгать бирелгән. Шәгъбан аеның унөченче кичәсендө Расүл Әкрәм өммәте өчен Аллаһ Тәгаләдән шәфәгать (яклау, химая) теләгән. Һәм аның өчтән бере бирелгән. Ундүртенче кичәсендә кабат сораган. Тагын өчтән бере бирелгән. Унбишенче кичәсендә янә сораган һәм бу юлы тулы шәфәгать бирелгән.

Шәгьбанның унбишенче кичәсе белән бәйле хәдис тә бар. Пәйгамбәребез анда болай ди: «Шәгьбан аеның унбишенче кичәсе кердеме, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз. Чөнки Аллаһ Тәгалә ул кичне кояш баеган вакытта дөнья сәмасында (күгендә) тәҗәлли итә (беленә, күренә) һәм: «Тәүбә вә истигьфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризыклы булырга теләгән булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?» - дип, таң атканчыга кадәр сорап торыр. 3-5 июль көннәрендә ураза тоту саваплы санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев