Алабуга нуры

Мөселманнар савап алды

Ураза һәм ифтарлар ничек үтте? Шул сорау белән без Алабуга шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдиновка мөрәҗәгать иттек.

– Ураза аеның күп өлеше үтте. Шул Рамазан аенда Аллаһы тәгалә безгә иң беренче ураза тотарга фарыз кылды. Әлбәттә, Рамазан аеның иң зур гыйбәдәте – ул ураза, аны һәр мөселман тотарга тиеш. Бу динебезнең бер өлеше булып тора, шуңа күрә һәрбер мөселманның көтеп алган ае һәм һәр  мөселман шушы айда изге гамәлләр кылырга тырыша. Ураза тотып, Рамазан аенда гына кылына торган тагын аерым гамәлләр һәм гыйбәдәтләр бар. Шулардан тәравих намазларын атап китә алабыз. Бу һәркөн Рамазан ае буена ястү намазыннан соң укыла торган өстәмә намаз булып тора. Бу сөннәт намазны ирләр дә, хатын-кызлар да укырга тиеш. Аны изге ай дәвамында мәчеттә бергәләшеп җыелып укыйбыз. Рамазан аеның тагын бер күркәм мизгеле – ифтар мәҗлесләре. Ягъни, иртән уразага кереп, ниятләп, көн буе ураза тотканнан соң, ашамыйча-эчмичә, үзеңне төрле гөнаһлардан тыеп, кич белән кояш батканнан соң авыз ачабыз һәм авыз ачу мәҗлесләрен хәзер безнең мәчетләребездә үткәрү  матур гадәткә кереп китте. Шәһәребезнең биш мәчетебездә дә һәр көнне ифтар мәҗлесләре үтә. Бу мәҗлесләргә көн саен, Җәмигъ мәчетен алсак, 250-300ләп кеше йөрде. Монда ир-атлар да, хатын-кызлар да, балалар да килә, аларга аерым бүлмәләр каралган. Һәр көнне ифтар мәҗлесләре өчен өстәл әзерләүчеләр, үзләренең өлешләрен кертүчеләр табылып торды. Ураза тотучыларны ашату – изге гамәл, саваплы эш. Аларны ифтар кылдыру зур савапка ия. Кем ураза тотучыны авыз ачтырса, шушы авыз ачтыручыга ураза тоткан кешегә язылган хәтле әҗер-савап языла һәм ураза тотучының әҗер-савабы киметелми, ягъни, ураза тотучыны ашатсаң, аның әҗер-сәвабы ашатучыга да языла. Башка мәчетләрдә дә 50-100 кеше көн саен ифтар мәҗлесләрендә катнашты. Ифтар мәҗлесләре гүя бәйрәм кебек, мәчетләргә килеп, гаиләләр белән күмәкләшеп, мәҗлесләрдә катнашу – үзе бер бәйрәм. Ураза тотуның ике шатлыгы бар: беренчесе – авыз ачканда булса, икенчесе – кыямәт көнендә, Алланың каршына килгәч. Ягъни, авыз ачу үзе бер сөенеч. Әҗмәл мәчетендә бу атнада гына ифтар мәҗлесе узды. Берничә ел кем хаҗга барган, быел барырга җыенучыларның ифтар мәҗлесе үтте. Алар җыелышып, үзләренең хисләре белән бүлеште. Быел республикакүләм VII тапкыр ифтар уздырылды. Без Алабуга делегациясе белән берлектә катнаштык. Анда барлыгы унбиш мең кеше катнашты. Казанның иң зур стадионы – Казан аренада үтте. Бу чара безгә бик тә ошады. 15 мең кеше бер җирдә намаз укып, ифтар кылып, бу вакыйга бөтен Татарстанның һәм чит төбәктән килгән мөселманнарын берләштерде.

Авылларда авыз ачулар оештырыламы?

– Авылларыбызда да шундый мәҗлесләр үткәрелде. Без чакыру буенча Илмәт авылына бардык. Анда хатын-кызлар өчен аерым бер ифтар булды. Безнең апалар да барды, катнашып, вәгазьләр сөйләп кайттылар. Дөм-Дөм авылында авыл күләмендә ифтар мәҗлесләре мәчеттә үтте. Анда бик күркәм итеп вәгазьләр сөйләнде. Авыл халкын җыйганнарын Аллаһ кабул итсен. Башка авылларда да мондый эшләр бара. Халык ифтар мәҗлесләрен мәчетләрдә үткәрүнең бер нәтиҗәсе – кеше әкрен генә мәчеткә ияләшә, чөнки күпчелек кеше бүген мәчеткә барырга курка: анда ни эшләрмен дип, ә туганнары, авыз ачтырган кешеләре дусларын чакыра һәм шулай кеше беренче тапкыр Рамазан аенда мәчеткә килә.

–  Ураза тоткан вакытта да укулар дәвам итәме?

– Рамазан аенда бездә шулай ук дәресләр бара. Болар: Корьән уку, хәтем кылу, Корьәнне укып чыгу дәресләре. Җәмигъ мәчетендә һәр көнне өйлә намазы алдыннан утыздан бер өлешен укыйбыз һәм Рамазан аеның ахырына тулысынча Корьәнне укып чыгабыз. Моннан кала, балалар өчен дә шундый ук дәресләр үтә. Балалар белән кул эшләре эшләп, Рамазан турында сөйләү дәресләре көн саен алып барыла. Рамазан аенда динебезне өйрәнү, изге гамәлләр эшләү тукталмый.

– Рамазан аеның тагын нинди гыйбадәтләре бар?

Бу айда изге гамәлләребез артырга да тиеш, чөнки бер изгелекнең әҗер-савабы уннан алып җиде йөзгә хәтле арта. Бер изге гамәл кылып, без җиде йөз изгелек эшләгән кебек әҗер-савап алырга мөмкинбез. Шул рәвешле, Рамазан аенда зиратларыбызда өмә дә булды. Аны мөселманнар шәһәр хакимияте белән бергә оештырды. Рамазан аеның бер гыйбәдәте – фитыр садакасы. Һәр мөселман кешесе, ураза тоту-тотмавына, кечкенәме, яшьме булуына карамастан, гаиләнең һәр кеше саныннан фитыр сәдакасы түләнергә тиеш. Фитыр сәдакасының күләме 100 сумнан алып 600 сумга кадәр. 100 сум урта хәлле кешеләр өчен, ә 600 сум инде зәкәт түли ала торган кешеләр өчен. Хәллерәк кешеләр 200, 300, 400, 500 сум бирергә мөмкин. Әлеге сәдака мохтаҗларга түләнә. Мәсәлән, авыр хәлдәге ялгыз картларга, акчалары җитмәгән инвалидларга. Фитыр сәдакасы ризык белән дә, акчалата да тапшырылырга мөмкин. Аның максаты – мохтаҗларны Ураза гаете көнне сөендерү, алар шушы бирелгән ризык белән, яисә бирелгән акчага табын өчен тәм-том алып, Рамазан ае беткәч, Ураза гаетендә өстәл әзерли. Икенче максаты: фитыр сәдакасы ураза аенда кылган хаталарны төзәтү өчен тапшырыла. Фитыр сәдакасын якын тирәдә моҗтаҗ дип белгән кешеләргә тапшыру хәерлерәк, мохтаҗларга тапшыра алмаган очракта, мәчеткә китерергә була, монда махсус тартма бар. Тартманы гает көненә кадәр ачып, җыелган акчалар мохтаҗларга тапшырыла, шуңа күрә мәчеткә сәдака китергән очракта, моны бер атна алдан эшләү яхшырак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: