Мөселманнар Яңа елны бәйрәм итәме?
Дөньяга Яңа ел бәйрәме килә. Һәркемнең аны каршыларга җыенып мәш килеп йөргән мәле.
Кемдер бүләкләр эзли, кемнәрдер инде өстәлгә куярга тәм-том сатып алу мәшәкатен дә башлаган. Ә мөселманнар бу бәйрәмне каршыларга ничек әзерләнергә тиеш соң, гомумән, аны каршылау рөхсәт ителәме? Без бу хакта Алабуга Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Азат хәзрәт Шәрипов белән әңгәмә кордык:
-Азат хәзрәт, мөселман дөньясында Яңа ел бәйрәмен каршыларга әзерләнәләрме?
-Мөселманнар өчен Яңа ел дигән бәйрәм юк. Безнең өчен Корбан, Ураза гаете, изге җомга көннәре зур бәйрәм. Бу көнне ислам дине кануннары буенча яшәүче чын мөселман кардәшләребез бер-берләренең хәлен белешә, сөенә, бүләкләр бирешә. Яңа ел ул дини бәйрәм түгел. Шуңа да аны ислам дине кануннары буенча яшәүчеләр дә, христиан дине вәкилләре дә бәйрәм итми. Әлеге бәйрәмнең асылы мәҗүсилек заманнарына барып тоташа. Монда Кыш бабайга салкын китерүче образ буларак ышаналар.
-Бар кеше бәйрәм иткәндә мөселман үзе генә читтә аерылып кала алмаса, бу очракта ни эшләргә?
-Без дөньяви дәүләттә яшибез. Шуңа да төрле хәлләр була. Әлбәттә, әле яңа гына ислам дине кануннары буенча яши башлаганнар бу бәйрәмне билгеләп үтүдән кинәт кенә читләшә алмас. Шуңа да мөмкин кадәр хәмердән, ислам дине кануннары белән тыелганнардан читләшергә кирәк. Туганнарны, дусларны якын һәм хөрмәт итү ул - бергәләп хәмер эчә торган табын артына җыелып утыру дигән сүз түгел, ә аларның хәлен белү, кирәк чакта аларга булышу. Яңа ел төнендә күп хәмер эчелә, бик күп ашала. Медицина хезмәткәрләре сүзләренчә дә, ашыгыч ярдәм чакыручыларның саны арта.
-Мөселманнар бу көнне ничек уздыра?
-Алар бу көнне гадәти көннәр кебек уздыра. Аерым гыйбадәт тә кылмыйлар, шатланып, куанып йөрмиләр. Аларны күршеләре, дуслары бәйрәм белән котласа, әлбәттә җавапсыз калмый, "Яңа ел белән", дип котламый, ә бары яхшы теләкләр тели.
-Балаларга да Кыш бабай бүләге әзерләргә ярамыймыни?
-Балаларны сөендерү һәрчак хуплана. Аларга бүләкләрне мөселман бәйрәмнәрендә бирү дөрес булыр. Шул чакта алар өчен мөселман бәйрәмнәреннән дә кадерлерәк башка көннәр булмас. Яңа елны гадәти итеп кабул итсен өчен яшьтән үк дини бәйрәмнәребезне хөрмәтләргә өйрәтү мөһим.
-Соңгы сүз итеп мөселман кардәшләребезгә ни әйтерсез?
- Кешеләр Аллаһтан хәленнән килгән кадәр куркырга, мөмкин кадәр азрак гөнаһ кылырга тырышып яшәргә тиеш. Шуңа да, Яңа елны каршылаудан баш тарта алмаган кардәшләребез бу көнне хәмер эчмичә, Аллаһы Тәгалә тыйганнардан мөмкин кадәр тыелып, хәләл ризыклар куелган өстәл артында гына уздырса, гөнаһы азрак булыр.
Л.Зиннәтова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 май 2022 - 10:42Үткәннәргә карап, үрнәк алыйк, киләчәкне уйлап, алга барыйкБүген - Татарстан матбугаты көне.5400
-
18 май 2022 - 16:42«Кешеләр салоннан очып чыкты». Яшь гаилә коточкыч авариягә очраган Пермь — Екатеринбург трассасында авариядә нәни бала имгәнгән, аның әтисе һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.14900
-
17 май 2022 - 13:27Алабуга укытучыларына ноутбуклар тапшырдылар Яңа техниканы шәһәр һәм районның төрле мәктәпләреннән ун укытучы алды.14400
-
17 май 2022 - 12:06«Алабугада җәйге кичләр»нең кайчан узачагы билгеле Быел ул дүртенче мәртәбә үткәреләчәк.11300
-
17 май 2022 - 08:30Алабуга спортчысы авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышларында катнашты Шәһәр һәм республика данын «Яшьлек» спорт мәктәбе спортчысы яклады.11100
-
17 май 2022 - 14:19Рөстәм Нуриев муниципаль конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләде Алабуга районы башлыгы «Җиңүне каршылап» һәм «Тыл фронтка» конкурсларында җиңүчеләргә бүләк тапшырды.11100
-
17 май 2022 - 16:35Алабугалыларны иртәнге рейд турында кисәтәләр Иртәгә Алабуга-Гари-Абалач юлында дәүләт инспекторлары тикшерү үткәрәчәк.11000
-
18 май 2022 - 09:35Алабугада музейлар көне уза Халыкара музейлар көне — ел саен 18 майда билгеләп үтелә торган бәйрәм.10600
-
17 май 2022 - 10:43Алабугада атна эчендә 16 гаилә низагы чыккан Бу турыда полиция бүлегендә хәбәр итәләр.10400
-
18 май 2022 - 10:28Представители АО «Транснефть — Прикамье» провели профориентационные мероприятия в г. Ижевске Специалисты АО «Транснефть — Прикамье» провели серию мероприятий по привлечению перспективных кадров из числа студентов Ижевского промышленно-экономического колледжа и Ижевского индустриального техникума им. Е.Ф. Драгунова.9700
-
17 май 2022 - 15:40Соңгы кыңгырау бәйрәмен һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрү көннәре билгеләнде Быел аларны элеккечә үткәрергә тәкъдим ителә.9300
-
18 май 2022 - 15:35Каты кортны ничек бетерергә Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс Хәлилов җавап бирә.9200
-
17 май 2022 - 09:14Команда АО «Транснефть — Прикамье» приняла участие в Казанском марафоне Команда АО «Транснефть — Прикамье» приняла участие в ежегодном Казанском марафоне.9000
-
18 май 2022 - 07:15Сирень чәчәге белән дәваланабыз Сирень чәчәге күп кенә авырулардан котылырга булыша.8900
-
18 май 2022 - 12:14КФУның иң яхшы «Автомен» һәм «Автоледи» лары КФУның Алабуга институты студентлары арасында иң яхшы машина йөртүчеләрнең исемнәре билгеле булды.8900
-
17 май 2022 - 07:22Бавырның сәламәтлеген кайгыртыйк Моның өчен ниләр ашарга кирәклеген сөйлибез.8700
-
18 май 2022 - 16:22Рөстәм Миңнеханов ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмәне ачты Тантанада Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин да катнашты.8400
-
18 май 2022 - 09:11Рөстәм Нуриев: «Яшьләрнең ил тарихы белән күбрәк кызыксына башлавы, аның бөек үткәненә ихтирамы сөендерә» Алабуга районы башлыгы музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.8200
-
18 май 2022 - 16:05Алабуганың 2нче мәктәбенә янгын сүндерүчеләр килде Бинадан 2 кешене коткардылар.8000
-
18 май 2022 - 13:34Алабугада иртәнге рейд вакытында 9 хокук бозучы ачыкланды Аларга административ беркетмәләр төзелде.7700
-
19 май 2022 - 10:36Алабуга районы башлыгы Татарстан матбугаты көне белән котлады «Бу үзенчәлекле өлкә ветераннарына, шулай ук яңа гына эш башлаучыларга, шушы катлаулы чорда иҗади илһам, дөреслекне һәм уңай фикерләүне саклый белү телим», — диелә котлауда.5800
-
19 май 2022 - 10:42Үткәннәргә карап, үрнәк алыйк, киләчәкне уйлап, алга барыйк Бүген - Татарстан матбугаты көне.5400
-
19 май 2022 - 07:29Яман шештән саклый торган ризыклар Белгечләр парда пешкән ризыкларга өстенлек бирергә куша.5100
-
19 май 2022 - 13:36Татарстанда электрон рецептлар бирә башлаячаклар Сервис тиздән эшли башларга тиеш.5000
-
19 май 2022 - 14:33Ни өчен суганга тозлы су сибәләр? Тозлы су кешеләр өчен куркыныч түгел, аллергияле кешеләргә дә зыян китерми.5000
-
19 май 2022 - 11:59Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны Татарстан матбугаты көне белән котлады «Сезнең кулыгызда куәтле идеологик корал, аның ярдәмендә юнәлешләр билгеләнә, дөньяга караш булдырыла, үсеп килүче буыныбызга идеаллар һәм кыйммәтләр тапшырыла», — диелә аның котлавында.4900
-
19 май 2022 - 10:03АО «Транснефть — Прикамье» подготовило флот к навигации АО «Транснефть — Прикамье» завершило подготовку флота к навигационному периоду.4700
-
19 май 2022 - 11:04Алабугалының банк картасыннан акча урлаганнар Бу хакта полиция бүлегендә хәбәр иттеләр.4600
-
19 май 2022 - 16:46Даруларга бәяләр ни сәбәпле арта? Даруларга бәяләр азык-төлекнеке кебек үк, көн саен үсә. Аеруча да соңгы арада.4500
-
18 май 2022 - 08:28Алабугада яңа тротуарлар төзелә Төзелеш эшләрен 1 июньгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.4400
-
19 май 2022 - 15:21Алабуга районы авылларына чәчәк үсентеләрен тапшырачаклар Барлыгы 15-20 мең тирәсе үсенте утыртылачак.4400
-
19 май 2022 - 08:26Татарстанда «Изге Болгар җыены» бәйрәме узачак Татарстанлыларны зур бәйрәм программасы көтә.4300
-
19 май 2022 - 09:03Алабугада район газеталарына язылу дәвам итә Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.4100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика