Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Олуг бәйрәм бар җиһанда

11 августта бөтен мөселманнар Ислам диненең изге бәйрәмнәренең берсен – Корбан гаетен билгеләп үтте. Алабуганың Җәмигъ мәчетендә дә бәйрәм гыйбадәте узды. Бәйрәм вәгазе 4 сәгать 30 минутта башланды, аннары намаз укылды.

Гадәттәгечә, Җәмигъ мәчетенә кеше бик күп җыелды. Алар арасында ир-атлар, хатын-кызлар, балалар да бар иде. Алабуга муниципаль районының имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов әйтүенчә, якынча 600-700 кеше килгән, корбан чалучылар исемлегендә 150 кеше исәпләнә.

Корбан гаетенең килеп чыгу тарихы белән таныштырып, Хәлим хәзрәт әлеге бәйрәмнең асылы – Аллаһы Тәгаләгә якынаю икәнен искәртеп үтте.

Корбан чалу тарихы Ибраһим галәйһи үә сәлләм заманына барып тоташа. Аллаһы Тәгалә аңа сынау җибәрә: үзенең Аллаһы Тәгаләгә тугрылыгын раслар өчен, улын Исмәгыйльне корбан итеп чалырга куша. Ибраһим Раббысының бу әмерен үтәргә карар кыла, тик соңгы мизгелдә, Аллаһ корбан итеп чалырга сарык бирә. Менә шул вакытлардан бирле, корбан чалу йоласы яшәп килә. Бу көнне мөмкинлеге булган һәркем корбан чалырга тиеш. Корбан чалып, без Аллаһы Тәгалә каршында булган бурычыбызны үтибез, шушы изге гамәлебез белән аңа якынаябыз.

Хәлим хәзрәт безгә, корбан чалганда Аллаһы Тәгаләгә корбанның ите дә, каны да кирәк түгеллеген, аңа безнең тәкъвалыгыбыз гына ирешүе турында сөйләп үтте. Аллаһның рәхмәтенә ирешү өчен, Корбан гаете көнне генә түгел, һәрдаим начар гамәлләрдән тыелып яшәргә, ул кушканнарны үтәргә чакырды.

– Бүген Аллаһы Тәгалә бездән нәрсә таләп итә соң? Иман китергәннән соң һәр мөселман намаз укырга, ураза тотарга, зәкәт түләргә һәм хаҗ кылырга тиеш. Аллаһы Тәгалә менә шушы 4 гамәлне иман шарты итеп билгеләде. Акылга зәгыйф кеше намазын да укымый, уразасын да тотмый, зәкәтен дә түләми, хаҗга да бармый, чөнки ул авыру кеше. Ярлы кешегә дә зәкәт бирү, хаҗга бару мәҗбүри түгел. Аллаһы Тәгалә моны фарыз итеп куймый. Раббыбыз без үти алмаслык әйберне бездән таләп итми. Илләребез тыныч, өйләребез җылы, ашарга ризык бар, мәчетләребездә гыйлем алырга мөмкинлек бар. Ни өчен соң без өстенлекле булган фарыз гамәлләрне дә үтәргә, аларны кылырга ашыкмыйбыз, авырсынабыз? Чөнки иманыбыз зәгыйфь. – Иман – ул күңел белән ышану. Аллаһ безгә әйтә: зина кылма, урлашма, алдашма, әти-әниеңне рәнҗетмә һәм башкалар. Аллаһыга ышансаң, ул күңелеңдә, йөрәгеңдә генә калмый, ул башкарган эшеңдә, гамәлләреңдә күренә, – дип аңлатты Хәлим хәзрәт.

Шулай ук ахирәткә ничек әзерләнергә кирәклеге турында да искәртелде:

 – Үлемнән соң безне ахирәт тормыш көтә. Бу дөнья – чын дөнья түгел, бары төш кенә. Бервакыт безне үлем уятачак һәм ахирәт дигән чын тормыш башланачак. Һәр сулаган сулышыбыз саен ахирәткә якынайганыбызны онытмыйк!

“Жәмигъ” мәчетенең имам-хатыйбы әйткәнчә, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына табигать күренешләре дә дәлил булып тора. Карасак, ел фасылларының алмашынуы да безгә үзебезнең гомеребезне һәм ахирәтебезне аңлата. Яз – кечкенә, үсмер чагыбыз. Җәй – буйга җитеп, балалар үстергән вакыт. Ә көз исә картлык, кыш – үлем. Мәсәлән, көз табигатьтә агач яфраклары саргайган, җимешләр өлгергән чак. Тормышта да шулай ук: балаларыбыз үсеп җитә һәм без тәрбия җимешләрен татып карыйбыз. Әлбәттә, кемнекедер ачы, ә башка берәүнеке – татлы. Ә монысы инде үзебезнең нинди тәрбия бирүебездән тора. Шуңа күрә, Хәлим хәзрәт балаларыбызга иман орлыклары чәчәргә өндәде, чөнки бернәрсә дә чәчмичә, аны үстереп булмый.

Бәйрәмгә Алабуга шәһәренең райбашкарма комитеты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Ленар Нургаянов та килгән иде. Ул бөтен мөселманнарны Корбан гаете белән котлады, теләкләрен җиткерде:

– Хөрмәтле мөселман һәм дин кардәшләребез. Рөхсәт итегез сезне изге бәйрәмебез – Корбан гаете белән котлап китәргә. Ихлас күңелдән саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, йортларыбызга иминлек телим. Шушы бәйрәм көннәрендә чалынган корбаннарыбыз кабул булсын.

Вәгазь укыганнан соң, мөселманнар гает намазын укыды һәм бәйрәм тәкъбирләрен әйтте. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен сорап, дога кылды. Тәкъбир әйтелгәч, мөселманнар корбан чалырга ашыкты. Мәчет территориясендә моның өчен  барлык шартлар, уңайлыклар тудырылган иде. Корбанны өч көн дәвамында чалырга мөмкин, әмма кояш батканчы чалып өлгертергә кирәк.

– Ел саен бу олуг бәйрәмне көтеп алабыз. Ә өйдә тәмле сый-нигъмәтләр әзерләп, хатыннарыбыз, әниләребез көтә. Туганнар белән бергә зур табында җыелышып, бер-беребезгә бүләкләр бирәбез, – дип сөенечләрен уртаклашты абыйлы-энеле Илшат һәм Ринат Шәяхмәтовлар.

Нурия Шәрипова корбан чалдырырга килгән. Корбан итен өчкә бүлеп, туганнар белән түгәрәк өстәл артында җыелышырга ниятли.

– Корбанны инде 20 ел дәвамында чалдырам. Итне өчкә бүлеп бирергә ниятлибез. Кемгә булса да, иң мөһиме – чын йөрәктән бирелсен, – ди Фәрит Фоат улы Садыйков.

Шул ук көнне мәчет янындагы мәйданда балалар һәм өлкәннәр өчен көндезге сәгать икедә Корбан гаетенә багышланган гаилә бәйрәме оештырылды. Бәйрәмгә килгән алабугалылар ярышларда, уеннарда катнашты. Төрле конкурслар үткәрелде, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Балалар күңел ачты. Аннары гадәттәгечә, корбан итеннән пылау пешереп, килгән барлык кунакларны да сыйладылар.

Быел да Корбан бәйрәме күркәм үтте. Изге бәйрәм көнендә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман нуры, мәрхәмәт иңсен. Чалган корбаннар, гает иртәләрендә кылган догалар кабуллардан булсын, илләр имин, дөньялар тыныч торсын дип телисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев