Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Рамазан 2024: сәхәр һәм ифтар вакытлары

Алабуга районы өчен Рамазан аена сәхәр һәм ифтар вакытларын тәкъдим итәбез.

Алабуга районы өчен Рамазан аена сәхәр һәм ифтар вакытларын тәкъдим итәбез. Шулай бу мәгълүмат белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте порталында танышырга мөмкин.

Сәхәр ашаганнан соң, уразага ниятләү догасы:

«Нәвәйтү ән әсумә саумә шәһри Рамадаанә минәлфәҗри иләл-мәгъриби хаалисән лилләһи тәгалә».

Тәрҗемәсе: Аллаһы Тәгалә өчен чын күңелдән ният кылдым ошбу көннең фарыз уразасын тотарга, таң атканнан алып кояш баеганчыга тикле.

Авыз ачкач укыла торган дога:

«Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Аллаһүммә ләкә сумтү, үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәлә ризкыйкә әфтартү, фәгъфир лии йәә Гаффәәрү мәә каддәмтү үә мәә әххартү. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин. Әмин».

Тәрҗемәсе: Әй, Аллаһым! Ошбу уразамны синең өчен генә тоттым һәм Сиңа гына иман китердем, вә Сиңа тәвәккәл кылдым; вә синең ризыгың белән авыз ачамын. Әй, гөнаһларны ярлыкаучы Раббым! Минем моңа кадәр кылган гөнаһларымны да, соңгыларын да ярлыкасаң иде. Әмин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев