Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Рамазан ае мөбарәк булсын!

Бүген — Изге Рамазан аеның беренче көне. Ул 1 майга кадәр дәвам итәчәк. 

Рамазан аенда Ураза тоту — динебезнең бер нигезе. Ул мөселманнарның иң күркәм ае. Бу вакытта һәр мөселман ураза тотып, догалар укып һәм игелекле гамәлләр кылып, Аллаһының ризалыгын алырга омтыла.
Рамазан аеның башлану һәм тәмамлану вакыты, фитыр сәдакасының күләме һәм башкалар турында без Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов белән сөйләштек.
Быел 2 апрель — уразаның беренче көне, 1 апрельдә, кояш баегач, беренче тәравих намазы укылачак. 1 майда — уразаның соңгы көне, 2 майда барлык мөэмин-мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк.
— Рамазан аенда түләнә торган фитыр сәдакасы бар. Бу — сөннәт гамәл. Фитыр сәдакасының күләме 150 сум күләмендә билгеләнгән. Ул һәр гаилә әһеленнән бирелә. Өлкән кешеме, кечкенә баламы — аермасы юк. Фитыр сәдакасын мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә, ялгызларга бирергә мөмкин. Елдагыча ул мәчеттә җыела. Шулай ук аны күрше-тирәдәге мохтаҗларга да тапшырырга була. Фитыр сәдакасын акчалата да, шул акчага ризык сатып алып бирергә дә рөхсәт ителә, — дип сөйләде Хәлим хәзрәт.
Рамазан аена керү өчен төп ният — Аллаһы ризалыгы өчен фарыз гамәлне үтәү — ураза тоту булырга тиеш. Үзен мөселман дип санаган һәм сәламәтлеге рөхсәт иткән һәр балигъ кешегә ураза тоту — фарыз.
Әлбәттә, сәламәтлекләре начар булган кешеләргә ураза тоту мәҗбүри түгел. Бу очракта сүз, гомумән, ураза тота алмаячак кешеләр турында бара, мәсәлән, бик карт яки җитди авыруы булган кешеләр. Рамазан аенда авырып, берникадәр вакыттан соң сәламәтләнсә, бу кеше уразаны барыбер тотарга тиеш.
— Авыру кеше уразасын савыккач каза кыла, әгәр инде авыруы башка вакытта да ураза тотарга мөмкинлек бирмәсә, бу очракта һәр тотмаган көне өчен фидия сәдакасы (1 мохтаҗны ашату күләмендә акча) түләргә тиеш була. Быел фидия сәдакасының күләме — һәр калдырылган көнгә 300 сум күләмендә билгеләнгән. Бу сумманы хәер итеп, күрше-тирәдәге мохтаҗ кешегә, күп балалы гаиләгә, ялгызларга яки мәчеткә бирергә дә мөмкин. Мәчеткә бирелгән очракта, без аны мохтаҗларга тапшырабыз. Бу акча мескен фәкыйрьләрне ашату өчен тотылырга тиеш. Шулай ук аны кеше акчалата да, ризыклата да бирә ала. Бу эшне Рамазан аеның соңгы көненә калдырмаска, алданрак хәстәрен күрергә киңәш итәм, ди Алабуга имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.
Изге Рамазан аенда Аллаһ Тәгалә барыбызга сабырлыгын, куәтен, чыдамлыгын бирсен. Ураза Гаетенә җитеп, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә һәм бергәләшеп бәйрәм шатлыгын тоярга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев