Рамазан аеның фазыйләтләре
Бүгенге вәгазебез изге рамазан ае турында булачак. Изге Рамазан җитәрәк Аллаһның илчесе кешеләрне шушы ай килү белән шатландырып әйтә торган булган. Хәдис: "Килде сезгә Рамазан, ул бәрәкәт ае. Бу айда Аллаһ сезләрне Үз рәхмәте белән колачлый, кимчелек-хаталарны кичерә, кылган догаларны кабул итә. Ул айда Аллаһ сезнең изгелек кылуда үзара ярышуларыгызга...
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә болай дип әйткән: "Бер адәм рамазан аен шатланып каршы алса һәм рамазан аеның үтеп китүенә күңеле белән "яхшы ай үтте" дип кайгырса, ул адәмгә мәңгелек сәгадәт, рәхәт йорты булган җәннәт ваҗиб (тиешле) булыр".
Рамазан - барлык гөнаһлардан пакьләну, күңелләрне сафландыру, аны күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае. Рамазан фазыйләтенә багышланган бер хәдистә Расүлуллаһ галәйһиссәлам болай дип әйткән: "Өммәтем гади айда кылган бер яхшы гамәл өчен бер савап ала, әмма рамазанда исә Аллаһ, бер яхшы гамәл өчен, җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә. Фарыз гыйбадәтләренең берсе өчен башка айларда кылган җитмеш фарызның савабын, нәфелләре өчен исә башка айларда кылган фарызның савабын бирә".
Мөхтәрәм җәмәгать! Рамазан аеның өстенлекләре, фазыйләтләре Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең өммәте өчен махсус бирелгән, шуңа күрә Пәйгамбәребез галәйһиссәлам бер хәдистә: "Рамазан - өмметемнең ае", - дип әйткән.
Бервакыт Муса галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләдән: "Йә Раббым, Сиңа миннән дә якынрак бәндәләрең бармы?" - дип сораган. Аллыһы Тәгалә: "Әйе, алар хәбибем Мөхәммәд галәйһиссәлам өммәтедер", - дигән. Шунда Муса галәйһиссәлам: "Мин Синең белән Тур тавында сөйләштем, ә алар Сиңа ничек якын булды соң?" - дигән. Аллаһы Тәгалә әйткән: "Әй Муса, син Минем белән Тур тавында сөйләшкәндә арабызда пәрдә бар иде. Мөхәммәд галәйһиссәламнең өммәте уразада иреннәре кибеп, ифтар вакытында кулларын догага күтәргәндә күк белән җир арасындагы пәрдә күтәрелә. Догаларын кабул итәм, чөнки алар бу мизгелдә Минем белән пәрдәсез сөйләшә", - дигән. Шунда Муса галәйһиссәлам: "Йә Раббым, шул рамазан шәриф уразасын минем өммәтемә дә бирче", - дигән соравына җавап итеп, Аллаһы Тәгалә: "Бу ураза хәбибем Мөхәммәд галәйһиссәлам өммәтенә генә хастыр", - дип әйткән.
Уразаның мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт соң? Ураза сүзе "тыелу" дигәнне аңлата. Ураза тотучы кеше таң атканнан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып торырга тиеш. Әмма ураза камил булсын өчен, без шулай ук ялган, гайбәт, начар сүзләр сөйләү кебек кимчелекләрдән үзебезне сакларга тиеш. Бу турыда сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: "Кем уразалы була торып та ялган-гайбәттән тукталмаса (тыелмаса), аның ач йөрүеннән бернинди файда юк", - дигән (Ибне Мәҗә), ягъни үзен мөселман дип таныган кеше уразаны сәламәтләнергә яисә ябыгырга дип түгел, рухый яктан камилләшү өчен тотарга тиеш. Без бу айда күркәм холыкка, гүзәл әхлакка омтылырга тиеш. Аллаһы Тәгалә Үзенең Китабында әйтә:
وَسَارِعُوا إِلَى مَغْفِرَةٍ مِنْ رَبِّكُمْ وَجَنَّةٍ عَرْضُهَا السَّمَاوَاتُ وَالْأَرْضُ أُعِدَّتْ لِلْمُتَّقِينَ
"Яхшылык эшләргә ашыгыгыз, тәүбә кылырга ашыгыгыз, җәннәткә ашыгучылардан булырсыз. Ул җәннәтнең киңлеге җир һәм күкләр кадәрдер. Ул җәннәтләр тәкъвалар өчен әзерләнде", - дигән ("Әли Гыймран",133). Шушы ук сүрәнең 133 нче аятендә Аллаһ Раббыбыз болай ди:
وَالْكَاظِمِينَ الْغَيْظَ وَالْعَافِينَ عَنْ النَّاسِ وَاللَّهُ يُحِبُّ الْمُحْسِنِينَ
"Ачуыгызны эчкә алыгыз, дошманнарыгызны гафу итегез, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә игелек кылганнарны сөядер". ("Әли Гыймран", 134). Без шушы айда яхшылык эшләргә ашыгырга тиеш. Үз калебләребезне чистарту, күркәм сүзләр сөйләү, гайбәткә кермәү, кешене гаепләмәү, ялганламаска тырышу тиешле.
Хәләл ризыклардан, эчемлекләрдән тыелып, телләребезне гайбәттән саклап, күңелләребезгә пакь уйлар салып йөрсәк, Аллаһның рәхмәте булып, ел буена күңел сафлыгына ирешербез. Рәсүл әкрам галәйһиссәлам әйткән: "Кем бу айда уразаның фарызлыгына ышанган hәм Аллаһ ризалыгын теләгән хәлдә ураза тотса, аның гөнаһлары кичерелер" (Бохари, Мөслим).
Хөрмәтле мөселманнар! Аллаһы Тәгалә кодси хәдисендә: "Ураза - Минем өчен хас гыйбадәттер. Аның әҗерен Үзем бирермен", - дигән (Бохари, Мөслим). Намаз, зәкят һәм хаҗ гыйбадәтләре дә Аллаһ өчендер, ләкин уразаның үзенчәлеге - Аллаһ белән мөэмин арасында сер булуда, шуның өчен дә аның әҗере олы. Ни өчен уразаны Aллаһы Тәгалә белән мөэмин арасындагы яшерен гыйбадәт дип әйтәбез соң? Намаз укысак, зәкят бирсәк, хаҗга барсак, моннан кешеләр хәбәрдар була, әмма ураза тотканыбызны фәкать үзебез һәм Аллаһы Тәгалә генә белә. Аят:
يَاأَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُتِبَ عَلَيْكُمْ الصِّيَامُ كَمَا كُتِبَ عَلَى الَّذِينَ مِنْ قَبْلِكُمْ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ
"Әй иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаят тәкъвалардан булырсыз", - дип вәгъдә биргән Аллаһның шушы рәхмәтеннән файдаланырга кирәк. Аллаһы Тәгалә хәерле сәламәтлекләр насыйп итсә иде, чөнки акылыбызның зәкяте намаз булса, сәламәтлегебезнең зәкяте - ураза.
Инде быел Аллаһы Тәгалә сау-сәламәт килеш Рамазан уразасын каршыларга насыйп иткән икән, без аны Аллаһы Тәгалә кушканча үткәрергә тиешбез. Әле берәү моңа кадәр икмәк белән судан тыелып тора алмаган икән, ул да бер батырлык эшләсен. Кем әле моңарчы хәрамнарга кул салган икән, хәрам ризыклар ашаган икән, быел гына булса да шушы хәрам ризыклардан тыелсын. Рамазан аен зурларга үзендә көч тапсын. Аллаһның рәхмәте булыр, башка елларда да шулай дәвам итәр.
Мөхтәрәм җәмәгать! Халкыбыз изге Рамазан рухын мең елдан артык саклап килгән. Газиз әби һәм бабаларыбыз барлы-юклы сәхәрләре белән җәйге челләләрдә урак өстендә дә уразаларын калдырмаган. Сусаудан авыз-иреннәре ярылган, эссегә түзә алмый кар базларына төшеп суына торган булганнар. Бу аларның ни дәрәҗәдә иманнарына тугры, никадәр сабыр булуларын күрсәтә. Бүген безне кулыбызга урак тоттырып көненә яртышар гектар уңыш җыярга басуга кумыйлар. Күпләр суыткычлы өйләрдә яши, суыткычлы атларда йөри. Шөкер, сәхәренә-ифтарына да ризыгы мулдан. Әби-бабаларыбыз саклап килгән әманәтне без дә саклыйк һәм киләсе буынга тапшырыйк.
Раббыбыз Аллаһ, безгә исән-сау изге Рамазанны кабул итәргә, көндезләрен руза тотып, кичләрен намазларда булырга насыйб итсен! Амин!
Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев