Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Татарстанда "Азан" мөселман тариф планы, радиосы һәм телевидениесе эшли башлаячак

Интернет ул Аллаһы Тәгалә биргән әйбер, динне таратуда аны файдалану кирәк", - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Кәрәзле элемтә өчен махсус "Азан" дип исемләнгән мөселман тариф планы, мөселман радиосы һәм телевидениясе тәкъдим ителде. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте бинасында "Медиапроектларын тормышка ашыру" темасына уздырылган матбугат очрашуында игълан ителде.

Биредә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин, "Хозур" нәрияты җитәкчесе Ришат Әхтәм улы Хәмидуллин һәм "Таттелеком" җәмгыятенең маркетинг буенча җитәкчесе Александр Михаил улы Смирнов катнаша.

Пресс-конференция кысаларында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды.

"Әгәр яшьләр Интернетка кереп киткән икән, без дә алардан калышмаска тиеш. Интернет ул Аллаһы Тәгалә биргән әйбер, динне таратуда аны файдалану кирәк", - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

"Летай" операторының кәрәзле элемтә өчен "Азан" тариф планы аеруча кызыксыну уятты. Бу проект Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан оештырыла.

Проектларны гамәлгә кертү буенча партнер булып "Таттелеком" Ачык акционерлык җәмгыяте тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев