Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Татарстанның баш мөфтие Илдус Фәизов – Алабугада

Дүшәмбе көнне Алабуга хакимиятенең кече залындаТатарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте рәисе Илдус Фәизов шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов һәм дин әһелләре белән очрашты.

Очрашу дини кануннарга туры китереп, Коръән укудан башланды.

Барыбызга билгеле булганча, хәзер мәүлид ае бара. Мәүлид - Пәйгамбәребез саллаәллаһу галәйһи вә сәллам туган көн. Мөселманнар аны зурлап, кадерләп үткәрә. Алар мөбарәк кичәләрдә көндезен ураза тотса, кичләрен мәчетләрдә яки башка урыннарда җыелышып вәгазь тыңлый, әңгәмә кора, Коръән укый, нәфилә яки казага калган намаз кыла, кунакка йөрешә, бүләкләр бирешә.

Илдус Фәизов әйтүенчә, Алабугага килүнең сәбәбе дә шул. Мәүлид укылган җирдә тынычлык, иминлек урнаша, авыру-хасталар терелә, мохтаҗлар ризык, ялгызлар парларын таба.

Илдус Фәизовның вәгазендә бүгенге дини тормышыбыздагы вәзгыятькә бәя бирелде, Коръәни Кәримгә нигезләнеп, ата-бабаларыбыздан сакланып килгән йола һәм гореф-гадәтләрне үтәү зарурлыгы әйтелде. Инде белгәнебезчә, Татарстан Диния Нәзарәте 2012 елны Коръәни Кәрим елы дип игълан итте. "Җиребездә ислам дине кабул ителгәннән башлап, ата-бабаларыбыз Коръәннән аерылмады. Халкыбыз сабыр, итагатьле булды һәм шуның әҗере буларак, бүген без мул тормышта яшибез. Бүгенгенең кадерен белеп, киләчәккә дөрес юл сайлап яши алсак иде",- диде И.Фәизов.

Алабуга районы мөхтәсибе Әҗмәл Саматовка эшчәнлек алып бару хокукы турындагы таныкнамә тапшырылды, ә авыл җирлекләрендәге дин әһелләренә ул Казанда тапшырылачак.

Очрашуда район башлыгы Геннадий Емельянов чыгыш ясады һәм бергә-бергә эшләгәндә генә уңышка ирешеп булачагын ассызыклады.

В.Винер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250