Алабуга нуры

Ураза бәйрәме гөрләп узды

Бер ай буена Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен дип ураза тотканнан соң, мөселманнар өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Ураза бәйрәме җитте, быел ул 4 нче июньгә туры килде.

Алабуга районы буенча гает намазына 1700, ә аерым әйткәндә, Җәмигъ мәчетенә 700ләп мөселман җыелды.

Бәйрәмгә Алабуга райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Хәйруллин килгән иде.

Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов бәйрәм намазына җыелган кунакларны, шәһәрдәшләребезне Ураза гаете белән котлады. Бәйрәм Хәлим хәзрәтнең сәлам сүзләре һәм вәгазе белән башланып китте.

– Рамазан ае – мөселманнар өчен ураза вакытында үзләрен камилләштерү, хәйриячелек белән шөгыльләнү мөмкинлеге. Кеше табигате белән ләззәткә омтыла, әмма шуны истә тотарга кирәк: бу дөньяда тормыш кыска һәм аны баш ию өчен кулланырга кирәк, – диде ул үзенең чыгышында һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Ураза бәйрәме белән котлау сүзләрен укыды.

– Рамазан ае дини яктан ныгырга ярдәм итте, Без Аллаһы Тәгалә белән якынайдык, туганнарыбызның һәм якыннарыбызның ярдәмен тагын да күбрәк тойдык. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән без тормышта күп нәрсәгә ирешә алдык. Сезгә барлык хыялларыгызны тормышка ашырырга, сезгә һәм якыннарыгызның өчен ниләр яхшырак икәнен аңлавыгызны телим. Ураза бәйрәме һәр йортка җылылык, иминлек, бәхет алып килсен. Ураза бәйрәме мөбарәк булсын, – диде Ринат Хәйруллин.

– Бүгенге бәйрәм минем өчен дә, гаиләм өчен дә бик якын, чөнки әнием намаз укып, барлык мөселман йолаларын тота иде. Үзем уразаны тотмасам да, мәчеткә йөрергә тырышам. Бәйрәм намазларын калдырмыйм. Мөселман кардәшләрне Ураза гаете белән котлыйм. Барчагызга исәнлек-саулык, иминлек бирсен. Ураза тотканнарга тоткан уразаларын, укыган сүрәләрен, бөтен изге теләкләрен Аллаһы Тәгалә кабул кылсын, – диде алабугалы Муланур Газизов.

Шул ук көнне өйлә намазыннан соң, шәһәрнең Җәмигъ мәчете янәшәсендә Ураза бәйрәме уңаеннан гаилә бәйрәме башланып китте. Әлеге  бәйрәм елдагыча Алабуга мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган иде. Килгән кунаклар өчен уеннар һәм бәйгеләр үткәрелде. Анда катнашучыларга бүләкләр һәм күчтәнәчләр бирелде. Бәйрәмгә килгән һәркемгә дә сый-хөрмәт күрсәтелде.

Эльвира ВӘЛИЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: