Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Ураза гаете-2024: Алабугада бәйрәм намазы кайчан узачак

10 апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк.

Әлеге мөбарәк бәйрәм Алабуга шәһәре мәчетләрендә 7.00 сәгатьтә бәйрәм вәгазе белән башлана. Гает намазы 7 сәгать 30 минутта укыла. Авыл җирлекләрендә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә.

Шул ук көнне, 10 апрельдә, 13.00 сәгатьтә Алабуга мөхтәсибәте алабугалыларны Гуляй-паркта Гаилә бәйрәменә чакыра. Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов сүзләренчә, монда балалар өчен уеннар һәм конкурслар үткәреләчәк, сату-алу, мастер-класслар оештырылачак, аниматорлар, батут булачак. Бүләкләр дә каралган.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда «Хозур ТВ» телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, Гаетнең интернеттагы трансляциясен «Хозур ТВ» YouTuBe-каналында күзәтеп булачак.

0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев