Алабуга нуры

Ураза гаете вәгазе

Тәннәребезне чистартып, чиста матур киемнәр киеп, Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешер өчен Ураза гаете Гайдел-фитыр намазына җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезне динебезнең иң күркәм сәламе белән сәламлим: әссәләәму галәйкүм вә pәxмәтүЛлahи вә бәрәкәтүтү. Барчаларыбызга Аллаһы Субхәәнәһү вә Тагаләнең сәламнәре, бәрәкәтләре һәм рәхмәтләре булса иде.

Газиз дин кардәшләрем, мәчетебезне олуглап килгән хөрмәтле кунаклар! Бүген - бәйрәм, мөселманнарның ай буе ураза тотып, көтеп алган сөенечле көн, - Изге рамазан гаете. Һәркайсыгызны шушы бөек бәйрәм, Гайдел-фитыр көне белән ихлас куңелдән тәбрик итәм. Хөрмәтле бәйрәмебез барчаларыбызга мөбарәк булсын. Шушы көннең вәгазе, хөтбәсе, бергә җыелып намаз укуыбыз иманыбызның ныгуына, дуслыгыбызның көчәюенә, бер-беребезгә булган мәхәббәтебезнең артуына, Аллаһка якынаюыбызга, Аның сөекле коллары булуыбызга һәм дә ике дөньяның да бөек дәрәҗәләренә ирешүебезгә сәбәп булса иде.

Ураза бәйрәме - бик шатлыклы, сөенечле көн. Ни өчен сөенечле соң? Әлбәттә, ниһаять, көндез ашый һәм эчә алабыз дип бәйрәм итмибез! Ә Аллага шөкер, Аллаһның кушканнарын үтәдек, нәфесләребезне тыя алдык, изге Рамазан аенда ураза тоттык, дип шатланабыз, сөенәбез һәм изге гамәлләребезнең кабул булуына өметләнәбез. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабуллардан кылса иде.

Рамазан аеның дәрәҗәсе турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлләЛлаһу галәйһи вәсәлләм болай дигән: "Рамазан ае - айларның хуҗасыдыр" ("Бәйһәкый").

Рамазан аенда ураза тоту ислам дине нигезләренең берсе булып тора. Шуңа күрә, изге рамазан ае - барлык айларның солтаны. Ра­мазан аеның башка айлардан өстенлегенең берничә сәбәбе бар:

1) Бу айда аять-аять булып, аерым сүрәләр булып җир йөзенә Көръән иңә башлаган.

2) Бу айда Кадер кичәсе бар. Ул кичәне Аллаһы Тәгалә: "Мең айдан да хәерлерәк", - ди.

3) Иң төп сәбәбе - Аллаһы Тәгалә Үзенең мәрхәмәте белән елның бер аен ахирәттә мәңгелек бәхеткә ирешү өчен билгеле бер вакыт итеп кылды. Үзләренә бирелгән мөмкинлекне дөрес аклаган мөселманнар, бу айда тормышларын Көръәнгә һәм Пәйгамбәребезнең сөннәтенә генә таянып алып барырга тырыша һәм шул рәвешчә Рамазан гаетенең иртәсенә кадәр олуг әҗер-савапларга һәм гөнаһларының кичерелүенә ирешә.

Барлык айларның хуҗасы булган Рамазан ае үтеп тә китте. Бу ай - бик бәрәкәтле булган гыйбадәт ае. Бу айда күк капкалары ачылып, бөтен галәмгә Аллаһның рәхмәте тарала. Бу айда кылынган гыйбадәтләргә әҗер-савап башка айларга караганда күбрәк бирелә һәм адәм баласының гөнаһлары кичерелә. Шуңа күрә без бу айда, җир йөзендә яшәүче миллионлаган дин кардәшләребез кебек үк ураза тоттык, тәравих намазлары укыдык, изге гамәлләрне күбрәк кылырга тырыштык, күңелләребезне тынычландырдык, иманнарыбызны ныгыттык.

Аллаһу Тәгалә Көръәни-Кәримдә болай ди: "Әй иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, бәлки, тәкъвалылардан булырсыз", - ди.

Аллаһы Тәгалә үзенең колларына битараф түгел. Ул ай буе ураза тотуны йөкли һәм ураза тотуны безгә җиңеләйтә.

Ураза тотучыга җиңеллек булсын өчен аны котыртып торучы шайтаннар богаулана, аның өчен җәннәт ишеклҗре ачыла һәм җәһәннәм ишекләре ябыла. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлләллаһу галәйһи вәсәлләм болай дигән: "Рамазан ае башланса, җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла һәм шайтаннар чылбырлар белән богаулана" (Бохари).

Уразаны Аллаһы Тәгалә Үзе өчен кылына торган гамәл дип атый, адәм баласына ураза турында махсус мөрәҗәгать итә һәм аны ураза тотучылар өчен генә бирелә торган махсус әҗер-саваплар белән сөендерә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлләллаһу галәйһи вәсәлләм әйткән: "Ураза тотучыга ике шатлык: берсе - ифтарда (ягъни авыз ачканда), икенчесе - үзенең Раббысы белән очрашканда" (Муснәд, Әхмәд).

Ай буе ураза тотып, беренче шатлыкка ирештек, Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләр белән авыз ачтык. Уразаларыбызны кабуллардан кылып, Аллаһы Тәгалә икенче шатлыкка да ирешүбезне - ягъни Раббыбыз белән очрашуыбызны һәм дә вәгъдә ителгән әр-Раян ишекләреннән җәннәтләргә керүебезне дә насыйп кылса иде.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә омтылган мөселман Рамазан аенда үзе турында гына түгел, башкалар турында да, дине турында да кайгырта, булган малыннан зәкятен чыгара, гади сәдакалар биреп мохтаҗларның, ятимнәрнең күңелен күрә, ислам дине күтәрелүгә үзенең өлешен кертә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлләллаһу галәйһи вәсәлләмнән: "Нинди сәдака өстенрәк?"- дип сораганнар. Ул: "Рамазан аенда бирелә торган сәдака", - дигән (Тирмизи).

Сәдака - динебезнең аерылмас бер өлеше. Ул бирүчене нәфесеннән сакланырга мәҗбүр итә, алучының күңеленә өмет кертә, тормышына ямь бирә, җәмгыятьнең тигез, тыныч үсешен тәэмин итә. Шуңа күрә Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлләллаһу галәйһи вәсәлләм булган малын сәдака итеп таратып бетерергә тырышкан һәм башкаларны да шуңа өнди торган булган. Аның үрнәгендә сахабәләр дә шулай эшли торган була.

Сәдака бирү - башкару өчен иң җиңеле, ә шайтан аны иң авыры итеп күрсәтә. Шуның өчен дә сәдака кешенең исламга карашын билгели торган бер күрсәткеч булып тора. Ягъни, кеше сәдака бирсә, мохтаҗларгa, ятимнәргә, авыр хәлдә калучыларга булышса, димәк, ул мөселман һәм ислам диненә ярдәм итүче, әгәр мөмкинлеге була торып та ярдәмен күрсәтмәсә - ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлләллаһу галәйһи вәсәлләмнең сөннәтеннән читләшүче.

Бер хәдис-шәрифтә әйтелгән: "Кешедә булырга мөмкин булган иң начар нәрсә - кирәгеннән артык саранлык һәм куркаклык" (Әбу Дауд).

Саран кеше башкаларның догасыннан һәм мәхәббәтеннән мәхрүм була. Әгәр андый кешеләр күбәйсә - ул җәмгыятьтә төрле бәла-казалар барлыкка килә. Хәдис: "Зәкят түләмәгән халык, һичшиксез, яңгырдан мәхрүм булачак". Без моны табигатьнең кибүендә, коруында күрәбез.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Һиҗри исәп буенча быелгы -1435 нче елның изге Рамазан ае тәмамланды. Әмма: "Рамазан ае бетте", - дип, адәм баласы Раббыбыз Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәтен һәм итәгатен ташларга тиеш түгел. Аллаһы Тәгаләгә әйтә: "Үлем килгәнгә кадәр Раббыңа гыйбадәт кыл!" ("Хиҗер"сүрәсе, 9).

Рамазан аенда гына гыйбадәт кылып, изге ай тәмамлангач гыйбадәтләрне калдыру, мәчеттән һәм җәмәгатьтән ерагаю - зур хата һәм адәм баласы өчен куркыныч нәрсә. Чөнки мөселман булу бер Рамазан ае белән генә бәйле түгел. Кеше үлемнән, кайчан киләсен белми, ул үлемгә һәм үлемнән соң киләчәк мәңгелек тормышка һәрвакыт әзер булырга тиеш.

Хәдис: "Акыллы кеше - үзен хисапка тартып, үлемнән соң булачак нәрсәләр өчен хәзерләнгән кеше. Акылсыз, ахмак кеше - нәфесенә һәм теләкләренә ияреп, Aллaһтaн була алмаячак нәрсәләрне көткән кеше" (Тирмизи, Рияд ас-Салихин).

Җәннәт белән җәһәннәм турында ишетеп кенә булса да белмәгән кеше хәзер сирәктер. Җәннәт тә мәңгелек, җәһәннәм дә мәңгелек һәм алар икесе дә кешеләр белән тулган булачак. Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлләллаһу галәйһи вәсәлләм әйткән: "Аллаһ белән ант итәм, әгәр мин күргәнне күргән булсагыз, аз көләр һәм күп елар идегез", - дигән. Аннан: "Әй, Аллаһның илчесе, син нәрсә күрдең соң?" - дип сораганнар. Ул: "Җәннәтне һәм җәһәннәмне", - дип җавап биргән" (Муснәд Әхмәд).

Беркем дә мәңгелек җәһәннәмгә керергә теләми, бөтен кешенең дә җәннәткә ирешәсе килә. Әмма җәннәткә - Аллаһның чиксез рәхмәтенә - бары мөселманнар гына ирешәчәк. Шулай булгач, өстебезгә йөкләтелгән гамәл-гыйбадәтләребезне үтәп калырга тырышыйк. Динебезне өйрәник, балаларыбызга дини тәрбия бирик, якыннарыбызны дингә өндик. Бөтен җәмгыятебез белән диндә булганда гына төрле афәтләрдән, хәвеф-хәтәрләрдән имин булырбыз, иншә Аллаһ.

Хөрмәтле җәмәгать! Бу дөньяда вакытлыча яшәп барыбыз да сыналабыз, үлем җитү белән киләсе дөньяга күчәбез. Hи кызганыч, адәм баласы күп вакытта үз Раббысын онытып, Аллаһка шөкер кылуны кичектерә, дөнья hәм ахирәт бәхетеннән үзен мәхрүм итә.

Аллаһы Тәгалә Көръәни-Кәримдә болай дип әйтә: "Исегездәме, Раббыгыз сезгә: шөкер итсәгез, әлбәттә, сезгә нигъмәтләремне арттырачакмын, әгәр дә көферлек кылсагыз, һичшиксез, бирәчәк җәзам бик тә көчледер", - ди. ("Ибраһим" сүрәсе, 7).

Димәк, нигъмәтләребез күп булсын, үзебез дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булыйк дисәк, иң элек барына да канәгать булырга һәм шөкер кылырга кирәк. Безнең игелекле гамәлләребезгә Аллаһы Тәгалә мохтаҗ түгел. Иң беренче үзебез өчен, камиллегебез өчен шөкер кылырга тиешбез.

Шөкер кылуның иң беренче билгесе - бөтен галәмнәрнең хуҗасы булган Аллаһны тану, Аңа иман китерү. Барлык галәмнәрнең Раббысын танымау - иң зур көферлек. Аллаһны танымаучы кеше бу дөньяда Аның нигъмәтләрен башкалар белән тигез файдалана алса да, Аллаһның ахирәттә әзерләнгән барча нигъмәтләреннән мәхрүм кала. Ул бәндәгә җәһәннәм газабыннан башка берни дә юк һәм аның хәлен беркем дә, бу дөньяда тупланган бернинди байлыгы да үзгәртә алмый. Андый кеше Аллаһның бу дөньядагы бер өлеш байлыгына алданып, Аның туксан тугыз өлешеннән мәхрүм кала.

Шөкрана кылуның икенче билгесе - Аллаһ кушканнарны үтәп, Аның тыйганнарыннан тыелып яшәү. Аллаһны танып та, Ул кушканча яшәмәгән кеше, көферлеккә төшмәсә дә, зур гөнаһлы була. Бу бәндә Аллаһның олы нигъмәте бул­ган җәннәтенә җәһәннәм газабы аркылы гына ирешә ала.

Аллаһны танып, Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүчеләрнең калебләре чис­та, йөзләрендә иман нуры балкып тора. Алар үз тормышларыннан канәгать була беләләр, шул сәбәпле Аллаһы Тәгалә аларның күңелләренә тынычлык бирә. Андый кешеләр мөлаем йөзле, күркәм сүзле булалар һәм беркайчан да зарланмыйлар. Алар турында Аллаһ Раббыбыз Көръәни-Кәримдә тубәндәгеләрне җиткерә ("Фуссыйләт", 30-32):

"Дөреслектә, иман китергән кешеләр әйтерләр: безнең тәрбиячебез - Аллаһ диярләр, соңыннан тормышта Аллаһ кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәрләр, үлгән вакытларында аларга рәхмәт фәрештәләре иңәр, сез хак мөэминнәр, үлемнән вә ахирәттән курыкмагыз hәм дөньяда калган якыннарыгыз өчен дә борчылмагыз, бәлки үзегезгә вәгъдә ителгән җәннәт белән шатланыгыз, диярләр. Сезнең белән дөньяда һәм ахирәттә дусларбыз, сезне адашып һәлак булуыгыздан сакларбыз, үзегезгә хәзерләнгән җәннәттә күңелләрегез ни теләсә, шулар булыр, ягъни анда ни сорасагыз, шул бирелер. Бөтен гөнаһларыгыз ярлыканган хәлдә Аллаһның җәннәтләренә керерсез", - диярләр.

Мөхтәрәм җәмәгать! Уй­лап карыйк әле: Аллаһы Тәгалә Үзенең Китабында безгә нинди эшләрне кылырга hәм нәрсәләрдән тыелырга куша соң? Көръәни-Кәрим аятьләренең берсенә күз салыйк: "Раббың бары тик Үзенә генә гыйбадәт кылырга кушты" ("Исра" сүрәсе, 23).

Бу аятьтә әйтелгәнчә, мөселман булуның төп шарты - Аллаһның барлыгына hәм берлегенә ышанып, Аңа гыйбадәт кылу. Әгәр адәм баласы чын күңеленнән Аллаһка hәм Кыямәт көненә (үлгәннән соң терелүгә һәм Аллаһ каршында хисап бирәчәгенә) ышанса, ул һәрвакыт яхшы булырга, кешеләр күргәндә дә, күрмәгәндә дә аларны рәнҗетүдән, малларын урлаудан, барлык начарлыклардан сакланырга тырышачак. "Чын мөселман нин­ди була?" - дигән сорауга сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлләллаһу галәйһи вәсәлләм: "Чын мөсел­ман шундый була: башка кешеләр аның кулыннан да, теленнән дә, каннары, маллары хакында да имин булырлар", - дигән.

Хәдистән күренгәнчә, иманлы адәм һичбер вакытта, һичкемгә дә теле яки кулы белән зарар китермәс hәм һичкемнең малына яисә канына зыян салмас.

Хөрмәтле җәмәгать! Күпләр өчен ислам диненә керешү ураза тотудан башланды. Кеше ураза тотып, иң беренче үзенең ризыкка булган нәфесен җиңә. Аның үзенә булган ышанычы арта, динсезлеккә каршы иммунитеты барлыкка килә. Ул үзенең Аллаһның колы булуын аклый, Раббысына итәгать итә (буйсына) башлый, аның холкы тәрбияләнә, башкаларга мөнәсәбәте яхшыра. Аңа башкалар да иярә, җәмгыять сәламәтләнә, гаиләләр ныклы була, хатыннарыбыз бала таба башлый, ирләребез айнып, эшли башлый.

Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изгелекләребезне, биргән сәдакаларыбызны кабуллардан кылсын, хата-кимчелекләребезне гафу итсен, күңелләребездә нинди изге теләкләребез, изге уй-ниятләребез булса - шуларга ирешергә, дингә яңа килүчелергә иманнарын куәтләргә, гыйлем өстәүчеләргә хәерле, файдалы гыйлемнәр алырга насыйп әйләсен, балаларыбызга, изге ният белән гамәл кылып, киләчәктә хәерле бәндәләр булуларын насыйп кылсын, үзебезгә сабырлыкны, күркәм холыкны, ихтирамны, күркәм мөгамәләне юлдаш кылсын. Изге бәйрәмебез барчаларыбызга мөбарәк hәм хәерле булсын!

Хәлим хәзрәт ШӘМСЕТДИНОВ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: