Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Ураза гаетен алабугалылар бәйрәм намазы һәм гаилә бәйрәме белән билгеләп үтәчәк

Гаилә бәйрәме Гуляй практа оештырыла.

10 апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк.

Әлеге мөбарәк бәйрәм Алабуга шәһәре мәчетләрендә 7.00 сәгатьтә бәйрәм вәгазе белән башлана. Гает намазы 7 сәгать 30 минутта укыла. Авыл җирлекләрендә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә.

Шул ук көнне, 10 апрельдә, 13.00 сәгатьтә Алабуга мөхтәсибәте алабугалыларны Гуляй-паркта Гаилә бәйрәменә чакыра. Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов сүзләренчә, монда балалар өчен уеннар һәм конкурслар үткәреләчәк, сату-алу, мастер-класслар оештырылачак, аниматорлар, батут булачак. Бүләкләр дә каралган.

0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев