Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Ураза тоту – җәннәт терәге

24 апрельдә мөселманнар өчен иң изге ай – Рамазан ае башланды. Ураза 23 майга кадәр дәвам итәчәк.

Гөлфинур Гыйльфанова: “Уразаны гаилә белән тотабыз”

Уразаны инде аны шыпырт кына, “Мин ураза тотам” дип әйтмичә генә тотарга кушылган. Аны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип тотарга, бу хакта кычкырып йөрмәскә кирәк. Сез сораганга гына җавап бирәм инде, уразаны ел саен бөтен гаилә белән тотабыз. Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын, Раббым! Үзем дә (даруларны авыз ачканда һәм сәхәрдә эчеп куям да), 90 яшьлек әни дә (гомер буе тоткан уразам бит ул минем дия-дия), улым да (елга бер килә торган изге ай бит дип), кызларым да (Чебоксарда табиб булырга укыйлар) чит милләтләр арасында булып, тулай торакта яшәсәләр дә, уразаны беркайчан калдырмыйлар. Ә быел менә яныбызда дистанцион рәвештә укыйлар, бик рәхәтләнеп тоталар, Аллаһка Шөкер. Быелгы вәзгыятькә бәйле рәвештә, ифтарлар үткәрелми. “Әл Кадыйр” мәчетеннән безгә күп итеп күчтәнәчләр китерделәр. Рәхмәт аларга.

Әти белән әни без белә-белгәннән бирле дин юлында булдылар. Совет чорында, мәчетләр булмаган чакларда, авыл бабайлары Рамазан ае намазларын безнең өйгә җыелып укыйлар иде. Ул вакытта ук, үзләре бик яшь булуларына карамастан, әти-әниебезнең күңелләре изгелектә булган. Без дә аларга ияреп ураза тотарга, догалар укырга өйрәнеп үстек. Балаларыбыз да, ак яулыклы әби белән ак түбәтәйле бабалары янына барып, шифалы сүзләр ишетеп, догалар тыңлап үсте. Ураза тоту өчен иң мөһиме теләк кирәк. Бер елны хәтерлим, ураза июль аена туры килгән иде. Кояш кыздыра...Кызларым белән бакчада эшлибез. Бик эссе булса да, без чишмә янына төшеп, яулыкларыбызны чылатып, күлмәк өстеннән тагын бер кат чылатылган рубашка киеп, эшләребезне эшләп бетердек. Ничек булса да, Аллаһы Тәгалә сабырлык бирә һәм ярдәм итә.

Рузалия Төхбәтуллина: “Сау-сәламәт булсаң, ураза тотуның бернинди авырлыгы да юк”

Намазны мин 45 яшемнән укый башладым, 58 яшемдә мәчеткә бардым, анда биш ел укыдым. Хәзер миңа 67 яшь. Уразаны кечкенәдән үк тота идем, мәктәптә укыганда ук. Әнигә әти ул вакытта тәмле әйберләр алып кайта иде, һәм һәрвакыт менә шулай дип әйткәне истә: “Менә кызым, кем ураза тота, шул тәмле әйбер ашый”. Мин мәктәпкә сәхәр ашап китеп, кайткач авыз ача торган идем. Кечкенәдән үк өйрәндем. Әгәр дә сау-сәламәт булсаң, ураза тотуның бернинди авырлыгы да юк.

Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов мәчеткә карата мәхәббәт хисләре уятты, тәравих намазларына шатланышып йөри идек, кызганыч, килеп туган хәл аркасында быел барып булмый. Җәмигъ мәчетендә шундый матур мәҗлесләр үткәрелә иде. Ураза тотсак та, тәравих намазын шул мәчеткә йөри башлагач өйрәндек, шунда укый башладык. Намаз укыган кеше сау-сәламәт була, Аллаһы Тәгалә андый кешегә әҗер савапларын бирә.

Гүзәл Фатыйхова: “Быел уразага беренче тапкыр кердем”

Быел мин беренче тапкыр уразага кердем, ай дәвамында тотарга ниятлим. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын. Авыр түгел, Аллаһка Шөкер. Өйдә булгач, җиңел үтә. Рамазан ае мөселман халкы өчен рәхмәт ае, аны күбебез көтеп ала.

Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын, Аллаһы Тәгалә һәр барчабызга исәнлек-саулык бирсен иде.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев