Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
КЫЙБЛА

Алабугада яңа мәдрәсә булачак

Алабуга шәһәренең “Шатлык” мәчете янында төзелеш эшләре бара. Биредә төзеләчәк күпфункцияле үзәк үз эченә мәдрәсә, ашханә һәм спорт залын алачак.

– Безнең иң беренче максат – шушы мәдрәсәдә Алабуга районы мөселман балаларына дини тәрбия бирү һәм аларны укыту. Бу бинада ун зур сыйныф, 100 кешегә кафе-ашханә һәм спорт залы урнашачак. Биредә дөньяви фәннәр дә укытылачак. Мәсәлән, бала нинди дә булса мәктәптә беркетелеп, анда имтиханнар бирә ала. Закон буенча шулай рөхсәт ителә. Шундый гаиләләр бар, алар шушы мәктәптә балаларын укыта алачак. Дин укытуга  килгәндә, балалар яше чикләнмәгән, димәк, балалар бакчасына йөрүче балалар белән дә шөгыльләнәбез, алар әти-әниләре белән килә. Монда ислам дине, әхлак дәресләре, гарәп теле, Коръән уку дәресләре, пәйгамбәрләр тарихы, дин тарихы, татар халкының тарихы, татар зыялыларының мирасларын өйрәнү күздә тотыла, – ди “Шатлык” мәчете имам-хатыйбы Фәннур Кәримов.

Балалар өчен факультатив: пешерү, кул эше, агач эше, умартачылык дәресләре дә бар. Гомумән, бу дәресләр аерым-аерым кайбер мәчетләрдә үткәрелә. Мәсәлән, “Шатлык” мәчетендә бүген, ким дигәндә, 15 бала белем ала. Белгәнебезчә, дини тәрбия, дини белем түләүсез. Төзелеш бетеп, яңа бина ачылгач, бу дәресләр барысы бер урында укытыла башлар.  

Спорт залы балалар өчен генә түгел, кичләрен бирегә теләге булган яшьләр дә йөри алыр дип көтелә. Ә ашханәдә, мисал өчен, мәҗлесләр: ислам дине таләп иткәнчә никах, исем кушу, искә алу уздырырга мөмкин булачак.

 – Бу төзелеш турында администрация җитәкчелеге дә хәбәрдар, Татарстан республикасы диния назәрәте дә безгә ярдәм итә, шулай ук безнең Алабуга районы мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов бу төзелештә зур көч куя, – ди Фәннур Фәнил улы.

Аның сүзләренчә, бу бина бары тик хәер-сәдакага гына төзелә, ягъни иганәчеләр, оешмалар, мөселман кардәшләребез мәдрәсә төзелешенә дип сәдака бирәләр. Кемдер акчалата, кемдер үзләре җитештергән материал, мәсәлән кирпеч, җылыткычлар белән ярдәм итә.

– Интернет челтәрендә medrese-rt.ru сайтына кереп, төзелешнең онлайн трансляциясен, ниләр башкарылган һәм нәрсәләр эшләргә кирәк, нинди күләмдә акча кирәклеген карарга мөмкин. Шулай ук монда төзелешкә онлайн ярдәм итеп була. Мөрәҗәгатебез: зур төзелешкә башка мөселман кардәшләрнең дә ярдәм итүләрен сорыйбыз. Гомумән, ислам күзлегеннән карасак, бу безнең киләчәгебез, балаларыбызның тәрбиясе өчен кирәкле эш дип саныйбыз. Шул эштә ярдәм иткән кешеләр монда йөрүче балаларның алган гыйлемнәре өчен бетми торган әҗер-саваплы булалар. Әлеге бина булсын дип, төзелсен дип йөрүче кеше – Юныс Сөләймәнов. Ул бу төзелеш белән шөгыльләнә, – ди Фәннур хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев